Шешминка авыл җирлегендә чираттагы референдумга әзерләнәләр
Инде илле еллык Шешминка авыл мәдәният йортын электр ярдәмендә җылытуга былтыр 363 мең сум акча тотылган. Казаннар газ ягып эшләтелсә, бу чыгымнар бермә-бер кимиячәк тә бит. Әлегә кадәр моңа һаман средство табылмаган.
Быел, ниһаять, бина эчендәге җылыту торбаларын яңартачаклар. Челтәр газы исә котельныйга китерелгән дә. Район җитәкчесе Фердинат Дәүләтшин бу...