Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Сез безнең хәтердә

Хезмәт вазифаларын башкарганда һәлак булган эчке эшләр органнары хезмәткәрләре Мирсәет Кәбиров, Николай Якунин, Фәнүс Мөбәракшин истәлегенә Чирмешәндә, полиция бүлеге бинасы каршында мемориаль плитә ачылды. Милиция лейтенанты Николай Якунин 1967 елны Күтәмә авылында туа. Ул Яңа Чишмә эчке эшләр бүлегендә участок инспекторы булып хезмәт итә. 1994нче елның 23 сентябрендә Николай Яковлевичның...

Хезмәт вазифаларын башкарганда һәлак булган эчке эшләр органнары хезмәткәрләре Мирсәет Кәбиров, Николай Якунин, Фәнүс Мөбәракшин истәлегенә Чирмешәндә, полиция бүлеге бинасы каршында мемориаль плитә ачылды.


Милиция лейтенанты Николай Якунин 1967 елны Күтәмә авылында туа. Ул Яңа Чишмә эчке эшләр бүлегендә участок инспекторы булып хезмәт итә. 1994нче елның 23 сентябрендә Николай Яковлевичның җинаятьче кулыннан гомере чикләнә. Нәкъ бер атна алдан Якуниннарның туе була... Якташыбыз үлгәннән соң, Батырлык ордены белән бүләкләнгән.

Милиция өлкән лейтенанты Фәнүс Мөбәракшин Яңа Чишмә районының Никитино авылында туып үсә. 2003нче елның 18 маенда 35 яшьлек Фәнүс Валентинович эштән кайтканда, төзек булмаган, караңгыда фарларын кабызмыйча баручы К-700 тракторына килеп бәрелә. Алган җәрәхәтләрдән милиционер вафат була. Бүген аның тормыш иптәше Чулпан Җәүдәт кызы Россия эчке эшләр министрлыгының "Чирмешән" муниципальара бүлегендә эшли.

Милиция майоры Мирсәет Кәбировның да гомере 40 яшендә кораллы җинаятьчене тоткарлаганда өзелә. Ул Кызыл Яр поселогыннан. 15 ел эчке эшләр бүлегендә хезмәт иткән.

...Мемориаль плитә ачу уңаеннан узган тантанага, һәлак булган милиционерларның әти-әниләре, туганнары, якыннары, хезмәттәшләре килгән иде. "Чирмешән" муниципальара бүлеге бинасы каршындагы мәйданда дистәләгән кеше җыелды.

Чарада Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе начальнигы, полиция полковнигы Рәфкать Миңнеханов та катнашты.

"Мин эчке эшләр министры исеменнән, шәхсән үз исемемнән дә, һәлак булган хезмәттәшләребезнең әти-әниләренең, туганнарының тирән кайгысын уртаклашам,- диде үз чыгышында республиканың баш инспекторы. - Кызганычка каршы, тыныч вакытта да без хезмәткәрләребезне югалтабыз. Аларны онытырга хакыбыз юк".

Чирмешән районы башлыгы Нурхамәт Хәмидуллин, Яңа Чишмә районы башлыгы Вячеслав Козлов, РЭЭМның"Чирмешән" муниципальара бүлеге начальнигы Фаяс Минһаҗев та полиция хезмәткәрләренең авыр хезмәтләре, вакыт белән санашмыйча эшләүләре турында әйттеләр, һәлак булган якташларыбызның гаиләләренә исәнлек, бәхет, иминлек теләделәр.

...Мемориаль плитәдә герой милиционерларның - мәңге яшь булып калган тәртип сакчыларының йөзләре сурәтләнгән. Аларны беләбез, онытмыйбыз. Хәтер мәңгелек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined мемориаль плитә