Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Районның маркасын төшермик

    Бүген иң тәмле ризыклар пешереп аларны сыйладылар, иң матур җырларны аларга багышладылар, мактау сүзләрен, бүләкләрне дә кызганмадылар. Районның авыл хуҗалыгы алдынгылары слеты истә калырлык, купшы узды. Быелгы бу зур бәйрәмгә иң тырышлар чакырылган, кунаклар арасында ветераннар да аз түгел, механизаторлыкка укучы, әмма кызу чорда кыр эшләрендә чирканчык алган яшь курсантларны...

    Бүген иң тәмле ризыклар пешереп аларны сыйладылар, иң матур җырларны аларга багышладылар, мактау сүзләрен, бүләкләрне дә кызганмадылар. Районның авыл хуҗалыгы алдынгылары слеты истә калырлык, купшы узды.


    Быелгы бу зур бәйрәмгә иң тырышлар чакырылган, кунаклар арасында ветераннар да аз түгел, механизаторлыкка укучы, әмма кызу чорда кыр эшләрендә чирканчык алган яшь курсантларны да дәшкәннәр. Районның күмәк уңышларына һәркайсының өлеше кергән. Билгеле, егетлек ахыргы нәтиҗә буенча бәяләнә. "Табигать шартларына бәйле рәвештә килеп туган кыенлыкларга карамастан, уңышларыбыз бар. Алар тыйнак, әмма тир түгел яуланган,- диде районыбыз җитәкчесе Нурхамәт Хәмидуллин. - Хәзер хуҗалыкларда техника күп түгел, мондый хәлдә аерым механизаторларның роле тагын да үсә. Киләчәге - без - яшьләрдә, шуңа күрә аларны өйрәтергә, тәрбияләргә кирәк".

    Узган, 2012нче елда кемнәр яхшырак эшләгән соң? Үсемлекчелектә - "Күтәмә-АГРОфирмасы" җәмгыяте, ә шикәр чөгендере игүдә һәм сатуда "Чирмешән- АГРО" - беренчеләр. Җитәкчеләре Фәнүзә Гобәйдуллина һәм Илшат Гозәеров - иң яхшы җитәкчеләр. Николай Борин ("Күтәмә- АГРОфирмасы") һәм Фәрһат Минхәеров ("Чирмешән-АГРО") - иң яхшы агрономнар, Сәлихҗан Җиһаншин ("Күтәмә-АГРОфирмасы") һәм Нәкыйп Мөктәсимов ("Чирмешән-АГРО) - иң яхшы инженерлар.

    "Кади" җәмгыяте үсем-лекчелектә дә, шикәр чөгендере игү буенча да алдынгылар рәтендә. Хуҗалык җитәкчесе Рәдис Камаловка, баш белгечләргә кочак-кочак бүләкләр бирүләре аңлашыла. "Кади" терлекчелектә дә лидерларның берсе. "Чирмешән-АГРО" бу тармакта шулай ук күпләргә җитди көндәшкә әверелде.

    Бүгенге бәйрәмдә аерым хөрмәткә лаек булганнарны да белик.

    Алар - үз һөнәрләре буенча иң булдыклылар - горурлыгыбыз, таянычыбыз. Күбесе - тәҗрибәле, стажлы, гаиләләрендә дә үрнәк әтиләр һәм әниләр.

    Рафик Харисов ("Чирмешән-АГРО") - тракторчылардан, Алексей Мироненко ("Кади") - комбайнчылардан, Алик Краснов ("Чирмешәнагрохимсервис") - машина йөртүчеләр арасында беренчеләр.Наталья Васюткина ("Сөлчә") - сыер савучылардан, Рәмис Мөслихов ("Кади") - мөгезле эре терлек симертүчеләрдән - иң алдынгылар. Юлия Плотникова ("Чирмешән-АГРО") - иң яхшы орлыкландыручы, Константин Ермишов ("Үтәмеш") - иң яхшы сарык караучы, Хамит Гатауллин ("Кади") - иң яхшы ат караучы. "Күтәмә- АГРОфирмасы" җәмгыятенең дуңгызчылык фермасы мөдире Елена Арзютова, "Сөлчә"нең товарлыклы -сөтчелек фермасы мөдире Геннадий Кузнецов, "Үтәмеш"нең сарыкчылык фермасы мөдире Әсхәт Мингалиев - иң яхшы мөдирләр.

    Ивашкинодан Сергей Кудряшовның төп эше яшелчәчелек белән бәйле, ул сугарулы җирләрдә күбрәк кәбестә, үстерә. Бу эштә тәҗрибәсе зур. Аны да бүләкләделәр, әле күкрәгенә "Иң яхшы яшелчәче" дигән язулы лента да тактылар.

    "Чирмешәнагрохимсервис"та озак еллар эшләүче Фәрит Гайнетдиновка да мактау сүзләрен кызганмадылар. "Теләсә нинди детальне ясый белүче оста белгеч",- диде аның турында район башлыгы.

    Марат Әгълүковның (Кара Чишмә) - шәхси ярдәмче хуҗалыгы, Розалия камалованың (Иске Кади) крестьян-фермер хуҗалыгы да үз тиңнәре арасында районда иң яхшылар.

    ... Сәхнәгә дистәләгән кеше күтәрелде. Бу язмада аларның һәммәсен исемләп язу мөмкин түгел. Уңганнарның барысына да бүләкләр хәстәрләгәннәр. Кеше алдында мактау-дәрәҗә, хезмәтеңә - бәя.

    Район мәдәният йортында оештырылган бәйрәмгә районның элеккеге кайбер җитәкчеләре дә кайткан. Слетта катнашкан күпләр белән озак еллар хезмәт куйган Әксән Заһитов, Мисәгыйт Шакиров, Михаил Виноградов, Минвәли Насыйровның да бүгенге уңышларда күпмедер өлешләре бар дип саныйбыз. Алар район белән элемтәләрен өзмиләр, казанышларыбызга сөенеп, узган елларны сагынып яшиләр.

    Яңа елның тәүге зур бәйрәменә килгән кунаклар алдында бар осталыгын күрсәткән үзешчән артистларга, район мәдәният йорты файесында күргәзмә оештыручыларга, аш-су әзерләүчеләргә, игенче һәм терлекче хезмәтен олылаучыларга рәхмәт.

    Бүген инде, җитәкчеләребез белдергәнчә, яңа уңышларга нигез салырга, язгы кыр эшләренә әзерләнә башларга кирәк.

    Терлекләрне исән-сау кышлатасы иде. Безгә районның маркасын төшермәс өчен бердәмлек, эшне яратып, сыйфатлы, вакытында башкару сорала. Авыл хуҗалыгына кайдандыр кемдер һәм нык булышыр дияргә өмет юк. Бүгенге слетта да әйтелгәнчә, районның кайбер хуҗалыкларының икътисади хәле кризиска якын. Фермасы буш, кырларында шайтан таягы үсеп утыручы авылларның язмышына күз салыйк та, гыйбрәт алыйк. Бер егылсаң, тору авыр. Бәйрәмдә әйтелгән бу фикерләрне дә игътибарсыз калдырмыйк. Алдынгы колхозның барысы да алдынгы була - җитәкчесе, белгече, механизаторы, хәтта җырчы һәм биючесе дә.

    Гөлсирә Шәрифуллина фотолары.

    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: