Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Район ветераннарын Чирмешәндә хөрмәтләделәр

Бөек Ватан сугышында фашистларны тез чүктергән көнгә 69 ел тулу бәйрәмен Чирмешәндә быел да зурлап билгеләп үттеләр. Алдагы көнне ветераннарны, тыл хезмәтчәннәрен олыладылар. Авыллар җитәкчеләре, сугыш чоры әби-бабайлары, билгеле, аягында йөри алучы ветераннар да 9 май көнне район үзәгендәге митингка килеп дәрәҗә өстәделәр. Митингта катнашучыларны район җитәкчесе Наил Зарипов сәламләде,...

Бөек Ватан сугышында фашистларны тез чүктергән көнгә 69 ел тулу бәйрәмен Чирмешәндә быел да зурлап билгеләп үттеләр. Алдагы көнне ветераннарны, тыл хезмәтчәннәрен олыладылар. Авыллар җитәкчеләре, сугыш чоры әби-бабайлары, билгеле, аягында йөри алучы ветераннар да 9 май көнне район үзәгендәге митингка килеп дәрәҗә өстәделәр.


Митингта катнашучыларны район җитәкчесе Наил Зарипов сәламләде, чирмешәнлеләргә, аеруча ветераннарга, рәхмәт сүзләре ирештерде, җиңүнең олы бәһасе турында әйтте.Татарстан Республикасының тарифлар буенча комитеты рәисе Марат Зарипов Бөек Җиңү уңаеннан Татарстан Президентының һәм Хөкүмәтнең котлауларын ирештерде.

Бүген алар һәм башкалар да кыска, конкрет чыгыш ясадылар, әмма 69 ел элек төгәлләнгән рәхимсез, амбразураларны каплап, дистә миллионнарча корбаннар хакына яуланган Җиңүнең әһәмияте хакында фикерләрен төгәл белдерә алдылар.
Район үзәгендәге бәйрәмгә Лашманнан Габдулла Мөхәммәтшин да килгән. Бүген күкрәге орден-медальләр белән тулы ветеран сугышны Германиядә төгәлләгән, аннан соң биш ел буе Австриядә хәрби хезмәттә булган.
-Кичә Казанда, Президент белән очрашуда булдык, бик хөрмәтләделәр,- ди Габдулла абый. - Гомумән, без - кадерле кешеләр. Тормыштан зарланмыйбыз, Аллага шөкер.
Киләсе елда 90 яшен тутырачак каһарман Габдулла Мөхәммәтшин сугышта, тыныч тормышта күргәннәре хакында китап авторы да. Ул басма киләсе айда басылып та чыгачак.
Бәйрәм чарасына килгән оешмалар исеменнән Ватан сакчысы һәм Геройлар Аллеясы, хәрби техника түренә веноклар һәм чәчәк бәйләмнәре салынды. Мәрхүм-мәрхүмәләрнең рухлары сөенсен!
Автоматтан залп биреп, митинг төгәлләнгәч тә халык таралырга ашыкмады. Бүген башта Җиңү паркында, аннары Яшьләр мәйданында бәйрәм концерты оештырылды. Район һәм авыллар үзешчәннәре ветераннарга һәм кунакларга хәрби-патриотик һәм заманча җырлар бүләк иттеләр.
Әфган һәм чечен сугышларында катнашкан якташларыбыз - яшь ветераннар Бөек Ватан сугышы ветераннарын истәлек бүләкләре белән сөендерделәр, район җитәкчеләре аларны ресторанда табын көйләп сыйлады.
Инде берничә атна төз, дөрес итеп марш атларга өйрәнгән егетләр һәм кызлар бүген Совет урамы буйлап уздылар. Командада эшли, үзләрен чын солдатларча күрсәтә беләләр. Киемнәре - костюмнары килешеп, тәннәренә ятып тора.
Чирмешән кадет интернат-мәктәбе укучысы Михаил Кузьмин да "парадта" атлады. Беренче тапкыр.
-Минем дә бабам сугышта катнашкан,- ди курсант егет. - Марш атларга берничә көн өйрәндек.
... Көн иртәдән кояшлы бүген. Митингка халык гадәттәгедән дә күбрәк килде. Бәйрәм купшы, матур үтте. Кабат алдагы сүз: ветераннар исән булсын, сугышлар кабатланмасын!
Митингтан фоторепортаж ФОТОЛАР ГАЛЕРЕЯСЫ бүлегендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан