Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Район бюджетына салымнар кайдан керә?

Агымдагы елның җиде аенда Чирмешән муниципальара районы консолидацияле бюджетына 87 миллион 787 мең сум салым керемнәре алынган, бу үткән елның шушы чорындагыга караганда 11 миллион 472 мең сумга күбрәк. -Бюджетка кергән акчаларның иң күбесе - физик затлардан җыелган салым, ул 72 миллион сум тәшкил итте, үткән елга карата үсеш 107...

Агымдагы елның җиде аенда Чирмешән муниципальара районы консолидацияле бюджетына 87 миллион 787 мең сум салым керемнәре алынган, бу үткән елның шушы чорындагыга караганда 11 миллион 472 мең сумга күбрәк.


-Бюджетка кергән акчаларның иң күбесе - физик затлардан җыелган салым, ул 72 миллион сум тәшкил итте, үткән елга карата үсеш 107 процент, - ди район финанс-бюджет палатасы рәисе Шәүкәт Гатин. Бүгенге вәзгыятьне анализлаудан түбәндәге нәтиҗәне ясарга мөмкин. 2014 елда район бюджеты салымнар һәм керемнәр буенча тулы күләмдә үтәләчәк.

Икенче яртыеллыкта физик затларның милкенә салымнардан (план 3 миллион 208 мең сум), шулай ук җир салымыннан кергән акчалар исәбенә керемнәрнең артуы көтелә. Әйтергә кирәк, җир салымын юридик затлар квартал саен, физик затлар елның икенче яртысында түлиләр. Физик затлардан җыелган җир салымының бюджеттагы өлеше - 4 миллион 393 мең сум, бу юридик затларныкына караганда ике тапкыр диярлек күбрәк.

Җиде айда муниципаль район бюджетына республикадан дотацияләр, субвенцияләр һәм субсидияләр рәвешендә 380 миллион 950 мең сум керүен дә әйтергә кирәк, бу 2013 елның шул чоры белән чагыштырганда 25 миллион 589 мең сумга күбрәк.

Консолидацияле бюджетның үтәлешенә килгәндә, 1 августка ул 356 миллион сумнан артык тәшкил итте. Иң күп средстволар мәгариф өлкәсенә (218 миллион 600 мең сум), санитар-экологик иминлек һәм сәламәтлек саклауга (62 миллион сум), мәдәниятка (34 миллион 887 мең сум), торак-коммуналә хуҗалыкка (22 миллион 365 мең сум), физкультура һәм спортка ( 14 миллион 568 мең сум) тотылган. Кыскасы, салым- цивилизацияле җәмгыятьтә яшәү өчен без түләгән бәя ул, дип юкка гына әйтмиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined