Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Прокуратурага ышаныч арта

Узган елда район прокуратурасына мөрәҗәгатьләр, 2015нче елдагы белән чагыштырганда, сизелерлек күбрәк булган. Аларның байтагы хезмәт хакы бирүне тоткарлаулар белән бәйле. Муниципаль район Советының чираттагы егерменче утырышында район прокуроры Фаил Хәйруллин 2016нчы елда Чирмешән муниципаль районында законлылык һәм хокук тәртибе турында чыгышында - мәгълүматында шулай диде. Бу факт гражданнарның прокуратурага ышанычы...

Узган елда район прокуратурасына мөрәҗәгатьләр, 2015нче елдагы белән чагыштырганда, сизелерлек күбрәк булган. Аларның байтагы хезмәт хакы бирүне тоткарлаулар белән бәйле.


Муниципаль район Советының чираттагы егерменче утырышында район прокуроры Фаил Хәйруллин 2016нчы елда Чирмешән муниципаль районында законлылык һәм хокук тәртибе турында чыгышында - мәгълүматында шулай диде. Бу факт гражданнарның прокуратурага ышанычы арту турында сөйли.

Былтыр районда 178 җинаять кылынган (2015тәгедән 16,8 процентка кимрәк), аларның 69 проценты ачылган, гаеплеләр җавапка тартылган. Прокуратура төрле юнәлешләр буенча эш алып бара: законнар үтәлешенә контрольлек итә, гражданнарның хокукларын яклый, хезмәтне саклауның торышын күзәтә, ришвәтчелеккә каршы аяусыз көрәштән дә читтә калмый, экстремизмны, наркоманияне, алкоголизмны кисәтү буенча конкрет чаралар күрә. Гражданнарга хокукый, консультатив ярдәм дә күрсәтелә, бу эшкә игътибар көчәя, мәгълүмат чараларында язмалар бастырыла.

Утырышта тикшерелгән әлеге мәсьәлә уңаеннан карар кабул иттеләр.

Район башлыгы, Совет рәисе Фердинат Дәүләтшин алып барган утырышта районның контроль-хисап палатасы отчеты да тыңланды, аның буенча да карар чыгарылды.

Көн тәртибендәге тагын бер мәсьәлә дә депутатлар тарафыннан хупланды, "Чирмешән муниципаль районының 2017 елга һәм 2018-2019 еллар план чорына бюджеты турында" 2016 елның 19 декабрендә кабул ителгән 68нче карарына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертелде. Бу юлы район бюджетының чыгымнар өлешен 33 миллион 157 мең сумга арттырдылар. Әлеге акчалар мәгариф, торак-коммуналь тармакларга, юл фондын үстерүгә, җиһазлар алуга һәм башка максатларга юнәлдерелә. Район финанс-бюджет палатасы рәисе Шәүкәт Гатин болар хакында тәфсилләп аңлатты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined хокук тәртибе Утырышта