Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әниләр барысын да кичерә белә

Әниләр көне уңаеннан районыбыздагы йөз әнине яшьләрнең ял итү үзәгенә чакырып кунак иттеләр. Аларның 22се быел юбилейларын билгеләп үткән. Нәкъ бүген, 25 ноябрьдә, үзәк китапханәләр челтәре китапханәчесе Елена Кабановага - 60, Девичья Поляна мәдәният йорты мөдире Людмила Мартышкинага 45 яшь тулды. Муниципаль район башлыгы Нурхамәт Хәмидуллин юбилярларны тәбрик итеп, аларга...

Әниләр көне уңаеннан районыбыздагы йөз әнине яшьләрнең ял итү үзәгенә чакырып кунак иттеләр. Аларның 22се быел юбилейларын билгеләп үткән.


Нәкъ бүген, 25 ноябрьдә, үзәк китапханәләр челтәре китапханәчесе Елена Кабановага - 60, Девичья Поляна мәдәният йорты мөдире Людмила Мартышкинага 45 яшь тулды.

Муниципаль район башлыгы Нурхамәт Хәмидуллин юбилярларны тәбрик итеп, аларга чәчәк бәйләмнәре бүләк итте. Бу айда үзенең 55 яшьлек юбилеен билгеләп үткән, "Чирмешән агрохезмәтләре"нең "Туймәт" бүлекчәсендә ясалма орлыкландыручы булып эшләүче Вәсилә Гарифуллина район башлыгының Мактау грамотасы иясе үк булды.

- Ана - һәркем өчен иң кадерле кеше, тормышыбыз бизәге. Әниләр гомерләрен балаларга багышлый, алар безне гомер буе җитәкләп бара. Зур рәхмәт сезгә, исән-сау булыгыз! - диде үзенең чыгышында район җитәкчесе.

Бәркәтә авылыннан кунак булып килгән Гөлшат Нургатина да быел 55 яшен тутырган, 29 яшендә тол калып ялгызы өч баласын аякка бастырган, гомере буе фермада бозаулар караган, лаеклы ялга чыкса да, әле дә яраткан эшен ташларга уйламый.

Юбилейларын билгеләп үтүче әниләргә бәйрәм барышында җирле артистларыбыз музыкаль котлауларын җиткерде, кунакларга тәмле сүзләрен жәлләмәделәр. Ә үзәк ашханә пешекчеләре тәмле ризыклар белән сыйладылар.

Әниләребезне күпме генә хөрмәтләсәк тә, без аларга бурычыбызны түләп бетерә алмыйбыз. Коръәндә дә: "Җәннәт әниләрнең аяк астында", дигән сүзләр бар. Ана йөрәге баласын иң яхшы аңлаучы һәм ул барын да кичерә белә.

Кара чишмәдән Мәдеһия Сәхәбиева 4 ул һәм 1 кыз үстерә. "Сигез ел солдат көттем, дүрт улым да ил алдындагы бурычын үтәде, берсе Әфганстанда хезмәт итте. Ходайга шөкер, исән-имин әйләнеп кайттылар"- ди ул. Түбән Кәминкәдән 70 яшен тутыручы Хәтимә Хәсәншинаның, кызганыч, бер баласы мәрхүм, бүген, шөкер, дүрт баласы исән, якташыбыз улы, килене тәрбиясендә яши.

Дөрестән дә, ана йөрәгенә барысы да сыя. Яңа Элмәле авыл җирлегеннән кунак булып килгән Надежда Никифорова 8 бала тәрбияләп үстерә. Ире үлгәндә иң бәләкәенә бер яшь тә җиде ай гына булган. Сигез баланы тәрбияләп үстереп, аякка бастырырга күпме көч, сабырлык кирәген ана үзе генә белгәндер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Әниләр көне уңаеннан

2
X