Нахакка рәнҗетелгәннәр
Элеккеге Беренче Май, хәзерге Чирмешән районыннан үз заманында 3 мең ярым кеше репрессиягә эләккән. Шуларның 42сенә югары хөкем карары чыгарыла: алар атып үтерелгән. 30 октябрь-репрессия корбаннарын искә алу көнендә мемориаль үзәктә соңгыларының һәрберсен исемләп атап, алар истәлегенә венок куйдылар. Җирле тарихчыларыбыз илебез үткәнендәге әлеге фаҗигале вакыйгалар уңаеннан һәр елны укучылар...
Элеккеге Беренче Май, хәзерге Чирмешән районыннан үз заманында 3 мең ярым кеше репрессиягә эләккән. Шуларның 42сенә югары хөкем карары чыгарыла: алар атып үтерелгән. 30 октябрь-репрессия корбаннарын искә алу көнендә мемориаль үзәктә соңгыларының һәрберсен исемләп атап, алар истәлегенә венок куйдылар.
Җирле тарихчыларыбыз илебез үткәнендәге әлеге фаҗигале вакыйгалар уңаеннан һәр елны укучылар белән очрашулар үткәрә. Быел да мемориаль үзәкнең фәнни хезмәткәре Валентина Захарова кадетлар интернат-мәктәбе егет-кызлары каршында чыгыш ясарга дип, репрессиядән якыннары зыян күргән якташларыбызны дәшкән. Кунаклар тыңлаучыларга гыйбрәт алырлык язмышлар хакында ирештерделәр.
Мария Уздяева (Чирмешән) сөйләгәннәрдән:
-Мин репрессия газапларын үз җилкәсендә татыган Николай Васильевич Тумбинскийның оныгы. Әни сөйләве буенча, бабайны 1914 елда Германия белән сугышка алалар. Ә анда ул әсирлеккә эләгә. Лагерь михнәтләрен кичергән көннәрнең берсендә әсирләр янына бер хәлле немец килеп: "Кайсыгыз сәүдә итә белә?"- дип сорый. Николайның бу яктан бераз тәҗрибәсе була. Шулай итеп бабай берничә ел теге немец белән Германияне аркылыга-буйга йөреп сәүдә итә, алман телен дә ярыйсы гына өйрәнә. Ул да булмый, 1920нче елда әсирләр алмашу башлана. Немец сәүдәгәре уңган ярдәмчесен җибәрәсе дә килмичә: "Бәлки калырсың, Николай!" - дип карый. Әмма бабай биш баласы, хатыны янына кайтырга була. Хуҗасы аңа муенга аса торган алтын чылбыр, бер капчык затлы әйберләр биреп җибәрә.
Шулай итеп туган иленә кайткан бабай Чирмешәндә дә сәүдә белән көн күрә. Товар артыннан Казанга йөри, анда сөт, бәрәңге, кишер, ит, кәбестә алып бара, ә шәһәрдән конфет, прәннек ише ризыклар алып кайта. Товарга Лашман ир-атларын алып йөргән, аларның атлары яхшы иде, дип сөйли торган булган. Бу - НЭП еллары. Бабайлар таза, нык тормышта, барлык белән яшиләр.
Тик бераз соңрак мондый иркенлеккә чик куела. Колхозга кермәгән бабайны өч тапкыр раскулачивать итәләр. Әүвәл кибетен тартып алалар (ул хәзерге үзәктә, фонтан тирәсендәрәк урында булган). Алдан күрүче кеше буларак, хәлне чамалаган сәүдәгәр, тиз арада кызларын кияүгә бирә, булган байлыгын да аларга тараткалый. Бердәнбер көнне бабайның гаиләсе йортсыз (Яурка очында) һәм малларсыз да кала. Аңа Югары Чегодай авылы янында җир участогы бирәләр. Ташлы кырны чистартып, рәткә генә кертә - анысын да тартып алалар. Ә дәүләт салымнарын түләргә кирәк.
Нәтиҗәдә элеккеге сәүдәгәр әүвәл Бөгелмәгә озатыла, аннан Пермь якларына Березники шахталарына сөрелә. Бабай анда эшли. Бераз соңрак алар янына әби, уллары Ваня да китә, тик яшәү шартлары начар булу сәбәпле, алар 1939 елны кире Чирмешәнгә кайталар. Бабай Березникида кала. Аның ярдәме белән, әби элеккеге нигездә кечкенә генә йорт өлгертә. Сугыш алдыннан бабай авырый башлый һәм, Чирмешәнгә кайтып, 1942 елда дөнья куя. Шулай итеп бабайга үзенчә тынычлап яшәргә ирек бирмиләр. Ни гаҗәп, аның улы Петрга хакимият бик бәйләнми. "Халык дошманы"ның улын хәтта бригадир итеп тә билгелиләр. Ә менә бер улы Дмитрий репрессия корбаны була. Бервакыт иптәшләре белән өстәл янында гапләшеп утырганда, бераз кызган килеш, стенадагы Сталин портретына күз төшереп: "Бу канэчкечне ник монда элеп куйдыгыз?" - ди. Нәкъ шул кичне ул югала, язмышы хәзер дә билгесез. Сугышны узган фронтовик Иван абый да гомер буе шикләнеп яшәде. Әнине кимсетүчеләр дә булган.
Еллар узгач, бабамның язмышы белән кызыксынып, мин КГБга хат яздым. Кулак төркеме оештыруда, колхозга каршы агитация алып баруда, провокацион гайбәтләр таратуда гаепләнгән Николай Васильевич Тумбинский 2012нче елда аклана. Бүген минем бер генә теләгем - илебездә мондый хәлләр кабатланмасын иде.
Георгий Шестов (Иске Котыш авылыннан) сөйләгәннәрдән:
-Мин әтием (үги әтием) Иван Ермолаевич Андреев 1921 елны каты ачлык елларында дөньяга килгән.
Еллар узып, Бөек Ватан сугышы башлангач, аны фронтка алалар. Ул Украинаның Белая Церковь шәһәре тирәсендәрәк сугыша. Шундагы хәрби бәрелешләрнең берсендә снаряд кыйпылчыгы иягенә тия. Аңын югалткан яшь солдат әсирлеккә эләгә. Польша, Венгрия, Германиядәге концлагерьларда коточкыч газаплар кичерә. Соңрак Норвегиядә, кешеләр меңләп үлгән тоткынлыкта да исән кала. 1945 елда аларны совет гаскәрләре азат итә. Тик иреккә булган өметләр акланмый. Хәрби әсирләрне үзебезнекеләр үк җәфалый башлый. Бернинди гаепләүсез, әтиләрне Россиянең икенче очына, Магадан лагерьларына озаталар. Бу - әсирлектә булган өчен җәза. Шахталарда эшләтеп, урманнар кистергәннән соң, гафу да үтенмичә, әтине 1955нче елда кайтарып җибәрәләр. Аннан кайткач ул колхозда эшли. Авыру хатыны 10 елдан соң вафат булгач, Иван Ермолаевич минем әнигә өйләнә. Әти, оныкларын да күреп, 2001нче елда дөнья куйды.
Әти шунысы белән сокландыра иде, нахакка рәнҗетелсә дә, ул кешеләргә нәфрәтле булмады. Михнәтләр кичергән зат, күңелендә барыбер үпкә сакламаган, көчле шәхес иде.
Автор фотолары.
Әлеге чарадан фотоларны "Фотогалерея" бүлегендә карарга була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев