Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Начар гамәл кылырга җирлек калдырмыйк

Санкт-Петербург метрополитенында күптән түгел булган шартлауда бер гаепсез кешеләрнең гомерләре өзелде, дистәләгәне җәрәхәтләр алды. Мондый хәлләр барыбызны да уяулыкка чакыра. Террорчылыкка каршы район комиссиясенең киңәйтелгән утырышында бу хакта, экстремизм һәм терроризмны кисәтү хакында җитди сөйләшү булды. Халык аеруча күп җыела торган урыннарда төрле бәйрәмнәр, ярышлар үткәргәндә, мәктәпләрдә, мәдәният йортларында саклык...

Санкт-Петербург метрополитенында күптән түгел булган шартлауда бер гаепсез кешеләрнең гомерләре өзелде, дистәләгәне җәрәхәтләр алды. Мондый хәлләр барыбызны да уяулыкка чакыра.


Террорчылыкка каршы район комиссиясенең киңәйтелгән утырышында бу хакта, экстремизм һәм терроризмны кисәтү хакында җитди сөйләшү булды. Халык аеруча күп җыела торган урыннарда төрле бәйрәмнәр, ярышлар үткәргәндә, мәктәпләрдә, мәдәният йортларында саклык чараларын көчәйтү зарур. Биналарга керүче-чыгучыларны исәпкә алырга, видеокүзәтү системаларын активрак кулланырга, җаваплылар белән даими инструктаж үткәрергә кирәк. Шикле кешеләр күрсәк, хокук саклау органнарга ашыгыч хәбәр җибәрү дә көтелмәгән гамәлләрне вакытында кисәтергә ярдәм итәр.

Халык арасында аңлату эшләре алып бару да нәтиҗәле булачак. Авыллардагы буш, хуҗасыз йортлар начар гамәл эшләргә ният кылучы явыз бәндәләр өчен сыену урыны итеп сайланырга мөмкин. Шуңа күрә андый йортларны сүтеп алу хәерле, ә хуҗалылары үз йортларын тәртиптә, чиста тотарга бурычлы.

Җитәкчеләр мәчетләр һәм чиркәүләр эшчәнлеген, читтән килүче-китүчеләрне дә даими контрольдә тотсыннар иде. Бу яктан авыл җирлекләре башлыкларына зур җаваплылык йөкләнә.

-Беркайда да, бернәрсә дә болай гына килеп чыкмый. Барыннан да бигрәк, экстремизмны, террорчылык гамәлләрен алдан ук кисәтү турында кайгыртыйк, - диде комиссия рәисе, район башлыгы Фердинат Дәүләтшин бүгенге сөйләшүнең мөһимлеген белдереп.

Район прокуроры Фаил Хәйруллин, Россия ЭЭМның Чирмешән районы буенча бүлекчәсе начальнигы Илгиз Алмакаев, Ульяновка авыл җирлеге башлыгы Самат Шәмсетдинов һәм башкалар да тикшерелгән мәсьәлә уңаеннан фикерләрен, тәкъдимнәрен җиткерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined