Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Мордва Афонькәсендә Евдокия Сотинаны юбилее белән котладылар

Ул дуңгызлар, сарыклар да караган, сыер да сауган. Шенталадан, җилкәгә асып, орлык та ташырга туры килгән алар буынына. -Мал асрадык, ашарга ит булмады, иген үстердек, ипи күрмәдек, - ди 90 яшен тутырган хезмәт ветераны Евдокия Сотина. - Элеккегеләрне искә аласым да килми. Нужаны күп күрдек. Әле соңрак та кемнәрдер бәйрәм...

Ул дуңгызлар, сарыклар да караган, сыер да сауган. Шенталадан, җилкәгә асып, орлык та ташырга туры килгән алар буынына.


-Мал асрадык, ашарга ит булмады, иген үстердек, ипи күрмәдек, - ди 90 яшен тутырган хезмәт ветераны Евдокия Сотина. - Элеккегеләрне искә аласым да килми. Нужаны күп күрдек. Әле соңрак та кемнәрдер бәйрәм итә, ә син эшкә барырга тиеш. Колхоз рәисе килә дә: "Син ышанычыбыз, синнән башка булмый!" - ди. Бәйрәм саен шулай иде.

Хәзер ветеран тормышыннан зарланмый. Газ, су, юл, электр уты бар, пенсияне китереп торалар. Үзенә күп кирәкми дә, авылның хәлсезләнә баруы гына борчый аны. Кибет эшләми, яшьләргә эш юк. Буш йортлар күбәя. Әле кайчан гына бар да гөр килеп торган колхоз да калмады.

-Сез, сугыш чоры кешеләре, батырлар. Элеккегеләр хакында башкаларга да сөйләргә кирәк, - диде район башлыгы Наил Зарипов, Мордва Афонькәсенә, Евдокия Давыдовнаның юбилеее белән котларга килгәч. - Тагын озак, авырмыйча яшәгез.

Район җитәкчесе ветеран әбигә дарулар белән дә булышачакларын әйтте, Евдокия Сотинага Россия Президенты Владимир Путинның котлау хатын, район исеменнән җылы юрган, котлау адресы тапшырды. Аны озакламый, ремонттан соң ачылачак мәдәният йорты ачылышына да чакырып куйды Зарипов.

Бу йортта балалар, оныклар, кардәшләр, тирә-күрше алдагы кичтә бер җыелып алганнар инде. Шашлык кыздырганнар, җырлар җырлап утырганнар. Биюче чакырмаганнар, 90 яшьтәдер димәссең, Евдокия әбине генә биеткәннәр. Гармунчы да үзләренеке, юбилярның олы улы - 68 яшьлек Семен көйләр уйнарга кыстата торганнардан түгел.

Сүз уңаенда, Евдокия Давыдовнаның ике улы - Семен белән Иван гаиләләре белән шул ук Мордва Афонькәсендә яшиләр, әниләренең хәлен белеп торалар.

-Әни безне "кулда нык тотып", яхшы тәрбия биреп үстерде, - ди элеккеге шофер Иван Данилов. - Ач-ялангач булмадык, акчасыз тормадык. Аның әле хәзер дә үз аягында йөрүенә, үз кирәген үзе башкаруына шатланабыз.

... Үз гомерендә Бөгелмәдән ары бармаган, эшләгән дә эшләгән, дистәгә якын медаль белән бүләкләнгән, 4 онык, 7 оныкчык әбисе Евдокия Сотина 91нче яше белән китте. Нужа күреп, алабута, кычыткан ашлары ашап үссә дә, Аллага шөкер, якты дөнья рәхәтендә яши. Ә менә 54 ел шунда яшәгән өе генә җиргә нык иңгән, ишекләре дә утырган, койма һәм капкалары искергән. Ходай язса, якташыбызның алда булачак юбилейларына яңа, матур ишекләрдән керербез. Әнисенең бәйрәменә Семен абзый бәлки яңа көй дә әзерләп куяр.

Элек Евдокия Давыдовналар хәтта кырда да җыр белән юанганнар. - Ис китә инде, үзебез ач, хәл юк, ә җырларга көч таба идек, - ди Мордва Афонькәсендә, Цаплин урамында гомер итүче юбиляр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined