Милли мәсьәлә – нечкә урын
Безнең районда 20 мең чамасы кеше яши, 29 дини оешма бар. Шөкер, халкыбыз тату, ярдәмләшеп, аңлашып гомер итә. Ниндидер радикаль группалар, кискен экстремистик фикерлеләр юк. Әмма бу тынычланырга ярый дигән сүз түгел, низагларны, кирәкмәгән гамәлләрне кисәтә белергә кирәк. Муниципаль район Советының чираттагы, кырык тугызынчы утырышында депутатлар конфессияара һәм милләтара мөнәсәбәтләрнең...
Безнең районда 20 мең чамасы кеше яши, 29 дини оешма бар. Шөкер, халкыбыз тату, ярдәмләшеп, аңлашып гомер итә. Ниндидер радикаль группалар, кискен экстремистик фикерлеләр юк.
Әмма бу тынычланырга ярый дигән сүз түгел, низагларны, кирәкмәгән гамәлләрне кисәтә белергә кирәк.
Муниципаль район Советының чираттагы, кырык тугызынчы утырышында депутатлар конфессияара һәм милләтара мөнәсәбәтләрнең хәле һәм районда җәмәгать куркынычсызлыгы турында сөйләшеп, бу уңайдан карар кабул иттеләр, Россиянең 2025нче елга кадәр чорга дәүләт милли сәясәте стратегиясе буенча чаралар планын да расладылар.
Милли мәсьәлә бар, моны кире кагып булмй, - диде муниципаль район башлыгы, Совет рәисе Наил Зарипов. - Безгә читтән килгәннәргә кимсетебрәк, салкын карау - начар гамәл. Мигрантлар яхшы тормыштан килми бит. Алар авыр эш башкарып, акча эшләп, аның бер өлешен ерактагы гаиләсенә, якыннарына да җибәрәләр, булышлык күрсәтәләр.
Былтыр районга нигездә Үзбәкстан, Таҗикстан, Әзербайҗан, Әрмәнстан илләренннән 147 кеше килгән, ел дәвамында күпмедер мигрант киткән дә. Утырышта әйтелгәнчә, килүчеләр бездә ниндидер җинаять кылмаганнар, законнарга буйсынып яшәргә тырышалар. Дөрес, аларга теркәлеп яшәү, документлары тәртиптә булу таләбе көчәя бара.
Утырышта Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең райондагы җәмәгать ярдәмчесе Флера Рәхимҗанова да чыгыш ясады, бу өлкәдә 2013нче елдагы эш турында мәгълүмат җиткерде. Татарстан Республикасында яшәүчеләр арасында да үз хокуклары бозылганнар бар әле. Кемгәдер хезмәт хакы түләү тоткарлана, сыйфатлы беренчел медицина ярдәме күрсәтелми, эштә имгәнүчеләр булгалый. Кайберләре бездә дә юк димәссең. Күтәмәдә һәм тагын берничә авылда, мәсәлән, нефтьчеләр һавага күкертле водород җибәреп, кешеләрне агулый. Моңа ирек куймаска кирәк.
Депутатлар 2013нче елда район бюджетының үтәлеше турында да карар чыгардылар. Былтыр бюджетның керем һәм чыгымнарында зур аерма юк. Керемнәр дә, чыгымнар да планлаган күрсәткечләрдән узган, бюджеттагылар финанс ягыннан кытлык сизмәгән. Казнадагы акчаның 66 процентын алган мәгариф тармагына ярдәм гел бар. Узган елда мәгариф учреждениеләрен капиталь һәм агымдагы ремонтлау эшләренә генә дә 45 миллион сум акча юнәлдерелгән. Спорт мәйданчыклары төзү, җиһазлар алу, җылылык, су, электр челтәрләрен яңартуга миллионнарча сум акча тотканнар. Укытучыларның һәм тәрбиячеләрнең хезмәт хаклары сизелерлек күтәрелде. Әйтик, укытучыларның айлык хакы уртача 24 мең сумга җиткән.
Авыл хуҗалыгына да бюджеттан байтак өлеш чыгарыла, Быел да язгы кыр эшләрен үткәрүгә, республика ярдәме белән, дистәләрчә миллион сум акча җибәрелде.
Район башлыгы, кайбер чыгыш ясаучылар чыгышында әйтелгәнчә, бюджетны тулыландыруга өлеш кертергә ашыкмаучы оешмалар да бар. Физик затлар кеременә салым өлешен дә күбәйтеп булыр иде, тик кайберәүләр бу салымны вакытында түләмиләр. Ә бит НДФЛ җирле бюджетта иң зур - 80 процент күләмлесе. Аны җыюга контрольне көчәйтү мөһим.
Районның төп документы - Чирмешән муниципаль районы Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертеп, аны яңа редакциядә кабул итү процедурасы ахырына якынлаша. Бүген бу мәсьәлә буенча кабул ителгән карардан соң, Уставны теркәргә мөмкинлек туды.
Тагын бер карар райондагы муниципаль унитар предприятиеләргә алынган табышларыннан бер өлешне җирле бюджетка күчерү тәртибе турында Положениене раслау белән бәйле.
Муниципаль район Советының бу утырышында районда кайбер эшчәнлек өчен керемгә бердәм салым системасын кулланышка кертү буенча да карар кабул ителде. Районда муниципаль дәрәжәдеге промышленность мәйданчыклары булдыру тәкъдимен дә депутатлар бердәм хупладылар, шул хакта һәм муниципаль хезмәттәгеләр реестры, аңа үзгәрешләр турында карарлар чыгардылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев