Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Машинага утырдыңмы – җаваплы була бел

Узган елда исерек килеш руль артына утыручылар гаебе белән районыбыз юлларында биш кеше үлгән. Юл-транспорт һәлакәтләрендә балалар да зыян күрә. Торак пунктларда юл билгеләре җитешми икән. Мәктәп укучыларын йөртүче автобуслар өчен юлларны тиешле таләпләргә туры китерәсе иде. Чирмешәндә автомашиналар кую өчен урыннар юк... Район газетасы редакциясендә юл куркынычсызлыгына кагылышлы "Түгәрәк...

Узган елда исерек килеш руль артына утыручылар гаебе белән районыбыз юлларында биш кеше үлгән. Юл-транспорт һәлакәтләрендә балалар да зыян күрә. Торак пунктларда юл билгеләре җитешми икән.
Мәктәп укучыларын йөртүче автобуслар өчен юлларны тиешле таләпләргә туры китерәсе иде. Чирмешәндә автомашиналар кую өчен урыннар юк...


Район газетасы редакциясендә юл куркынычсызлыгына кагылышлы "Түгәрәк өстәл" янындагы сөйләшүдә шуңа охшаш темалар, проблемалар кузгатылды. Әңгәмәдә районның ЮХИДИ бүлекчәсе, мәгариф бүлеге, Чирмешән авыл җирлеге Советы вәкилләре, юлчылар, журналистлар катнашты.

Бу сөйләшүдә түбәндәге фикерләр яңгырады:

Кадыйр Гомәров, район газетасының баш редакторы: - бүгенге темабыз юл хәрәкәте иминлегенә багышлана. Бу хакта еш сөйлибез, күп язабыз. Әмма һәлакәтләр саны кимеми, иң аянычы - юлларда ел саен дистәләрчә кеше имгәнә, кемнәрнеңдер гомерләре өзелә, гаиләләргә, якыннарга хәсрәт килә. Димәк, иминлек, җаваплылык, юлда йөрү культурасы турында гел кабатлап тору кирәк.

Самат Хәйруллин, районның ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе: - Әүвәл кайбер саннарны атап үтәсем килә. 2012нче елда район территориясендәге 20 юл-транспорт һәлакәтендә 8 кешенең гомере өзелде һәм 28 кешенең сәламәтлегенә зыян килде.

Юлларда автомашиналар санының ел саен арта баруын һәрберебез күреп тора. Чагыштыру өчен: 2004нче елда районда 3800 транспорт чарасы теркәлгән булса, бүген аларның саны 6 меңнән артып китте. Соңгы ел эчендә генә дә бездә транспорт чаралары 449га күбәйгән. Районда һәр мең кешегә уртача 295 транспорт чарасы туры килә (республикада -291).

Исерек килеш руль артына утыручыларга карата җәзалар кырысланды, аек булмаганнар гаебе белән килеп чыккан аяныч хәлләр хакында даими сөйләп, аңлатып торабыз. Тик юлларда әле һаман салган баштан машина йөртүчеләр еш очрый.

Җәй көне Ульяновка, Ивашкино авыллары янында булган хәлләрне күпләр хәтерлидер. Ике авариядә биш кеше үлде.

Барысы да яшьләр. Әти-әниләргә, якыннарга күпме хәсрәт!..

Самарадан чаллыга баручылар белән булган вакыйганы искә төшерик. Алар беренче бураннарда зур юлга җәйге резина белән чыкканнар. Машина алырга дип юл тоткан ике ир-атның гомере һәлакәт урынында ук өзелде. Болар барысы да машина йөртүчеләргә сабак булырга тиеш кебек тә бит. Әмма кагыйдәләрне санга сукмаучылар күп шул: балаларны махсус креслоларга утыртмыйбыз, кызу йөрибез, куркынычсызлык каешын эләктерүне зур мәшәкатькә саныйбыз... Әле узган атнада район үзәгендә Яңа Чишмәдән чакыртылган экипаж эшләде. Инспектор егетләр бер көн эчендә кагыйдә бозучыларга карата 44 беркетмә төзегән, шуларның 30лабы- каеш эләктермәгән өчен. Шәхсән мин үзем машинада иминлек каешын эләктермичә йөрмим.

Машинага утырдыңмы - иң беренче эшләп куй инде син аны, каеш эләктерү гадәткә керергә тиеш.

Светлана Ганиева, Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе: - Халкыбызның юллардагы куркынычсызлыгы өчен акча чыгымнарын кызганмыйсы иде.

Быел җәяүлеләр хәрәкәтен җиңеләйтү максатында район үзәгендә автостанция ягыннан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе уңаена тротуар җәяргә ниятлибез. Чирмешән лицее янында да бу юнәлештә берникадәр эш башкарачакбыз. Юл чатларында, юл аша җәяүле кичүләре алдыннан кисәтүче светофорларны әле тагын урнаштырабыз.

Таһир Рәхимҗанов, район мәгариф бүлеге методисты: - Светофорлар кую бик әйбәт, бигрәк тә балалар учреждениеләре янында. Кызганыч, бу эш әлегә район үзәгендә генә бара. Кайбер авыл мәктәпләре янында әле дә кисәтүче юл билгеләре юк. Аннан җәяүлеләр юлының, халык телендәге "Зебра"ларның, буяулары тиз уңа, озакка җитми.

Самат Хәйруллин: - Юл билгеләрен кую буенча авыл җирлекләре җитәкчелеге активрак эшләргә тиеш. Бу яктан Иске Кади, Ульяновка, Чирмешән авыл җирлекләрендә күп хезмәт куелды. Бәркәтәдә дә "боз кузгалды". Ивашкино, Югары Чегодай, Иске Үтәмеш авыллары аша зур юллар үтә. Шушы куркыныч участокларда светофорлар урнаштырырга кирәк.

Баганаларда утлар да булырга тиеш.

Светлана Ганиева:- Проблемаларны кузгаткач, район үзәгендә автомашиналар кую өчен урыннар җитмәве хакында да әйтәсем килә. Кайбер кибетләр, учреждениеләр янында транспортыңны калдыру җайсыз. Урын булмау сәбәпле, машина йөртүчеләр газоннарны таптата.

Исхак Әбүнәгыймов, "Татнефтедор" җәмгыятенең Чирмешән юллар идарәсе прорабы: - Безнең оешма район үзәге урамнарын кардан чистарта. Әлеге эшне башкару өчен анда-монда калдырылган автомашиналар безгә дә комачаулый.

Самат Хәйруллин: - Район мәдәният йортына, район Советына, музейга, сәнгать мәктәбенә килүчеләр дә автомашиналарын калдырырга урын таба алмый. Бу - зур проблема. Соңгы арада район үзәк больницасы каршындагы юл көне-көне белән үтә алмаслыкка әйләнә. "Тукталыш тыела" дигән билге куелса да, кайберәүләр транспорт чараларын юлда калдыра. Югыйсә, больница терри-ториясенең башка ягында да машина калдыру урыннары бар.

Таһир Рәхимҗанов:- Мәгариф бүлеге вәкиле буларак, мине балалар йөртүче автобуслар өчен юлларның тиешле таләпләргә туры килмәве борчый. Бигрәк тә, Кызыл Чишмә авылы юлы язгы, көзге чорда куркыныч.

Аннан, әти-әниләр арасында, машина йөртү хокукы булмаган балаларына техника биреп чыгаручылар бар. Аларны җәзага тартырга кирәк.

Самат Хәйруллин: - Андыйлар белән без элегрәк күп "чиләндек". Бигрәк тә кайбер җитәкчеләр балаларын шулай иркәләде. Үзебезнең адреска нинди генә сүзләр ишетмәдек ул вакытта.

Сезнең фикер белән килешәм, андый ата-аналарга карата кырыс булу кирәк.

Җитәкчеләр дигәннән, тагын бер нәрсәне әйтергә кирәк. Алар арасында кагыйдәләрне санга сукмыйча, машина утларын кабызып йөрмәүчеләр бар. Каешларын эләктермиләр, "кирпеч" астына керәләр, теләсә кайда машина калдыручылары байтак. Югыйсә, алар башкаларга үрнәк күрсәтергә тиеш. Кагыйдәләр барысы өчен дә бер.

Анатолий Петров, "Татавтодор" җәмгыя-тенең райондагы юл төзү-ремонтлау участогы җитәкчесе урынбасары: - Юллар хакында әйтермен дигән идем. Машина йөртүчеләрнең теңкәсенә тигән, чокыр-чакырлы, Ишлинка белән Шешминка арасындагы 5 километрдан күбрәк озынлыктагы юлга быел реконструкция ясалачак. Моның өчен 39 миллион сум бүлеп бирелә. Андреевка авылына керү юлындагы күпер куркыныч хәлдә иде. Аны да быел ясатырга 10 миллион сум каралган.

Самат Хәйруллин:- Ничек кенә дисәк тә, юллар яхшы хәзер, тиз йөрешле автомашиналар күп. Кагыйдәләрне бозып, кызу йөрүчеләрне контрольдә тотарга видеофиксаторлар да булыша. Аларны куркынычрак дип саналган юл участокларына, һәлакәтләр еш була торган Иске Котыш, Саминовка, Күтәмә авыллары янындагы юлларга куябыз.

Күптән түгел район үзәгенә юлчылар ягыннан керү юлына урнаштырылган шушы җиһазның берсе бер сәгать эчендә тизлек арттыручы 96 шоферны "эләктергән". Машина йөртүчеләр артык кумасыннар иде. Кагыйдә бозучы үзен генә түгел, башкаларны да куркыныч астына куя. Машинага утырдыңмы - җаваплы була бел.

Редакциядән. Бер әңгәмә барышында гына юл йөрү куркынычсызлыгына кагылышлы сорауларга җавап табу, проблемаларны чишү мөмкин эш түгел. Машина йөртүчеләр, гомумән, юл йөрү кагыйдәләренә битараф булмаганнар газета аша үз фикерләрен, тәкъдимнәрен җиткерсеннәр иде. Шалтыратыгыз, языгыз. Көтәбез!

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined юл хәрәкәте