Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Лашманда “электр көтүче” яллыйлар

Фазыл һәм Рәмилә Миңнекәевлар Киров өлкәсеннән берсе-берсе 80шәр мең сум торучы нәселле ике сыер кайтармакчылар. Әлегә алар дүрт баш сыер асрый. Быел бу гаиләнең көтүчегә китә торган акчалары янда калырга тиеш: ниятләгәнчә барып чыкса, Лашманда терлекләрне "электр көтүче" саклаячак. -"Киров сыерлары" тәүлегенә 25-30 литр сөт бирә, диләр. Аларга бер ай...

Фазыл һәм Рәмилә Миңнекәевлар Киров өлкәсеннән берсе-берсе 80шәр мең сум торучы нәселле ике сыер кайтармакчылар. Әлегә алар дүрт баш сыер асрый. Быел бу гаиләнең көтүчегә китә торган акчалары янда калырга тиеш: ниятләгәнчә барып чыкса, Лашманда терлекләрне "электр көтүче" саклаячак.


-"Киров сыерлары" тәүлегенә 25-30 литр сөт бирә, диләр. Аларга бер ай элек заказ биргән идек, менә хәзер китергәннәрен көтәбез, - ди Рәмилә.

Узган март аенда Миңнекәевлар 900 килограмм сөт тапшырган. Кышкы айларда аның литрын 21 сум 50 тиеннән җыйганнар.

-Ничек булыр, бәя 20 сумга кала икән дип ишеткән идек. Язга таба бәя төшә шул, аннан кызыгы бетә. Кибеттә яз, кыш дип тормыйлар бит, анда сөтнең бәясе нишләптер бер дә арзанаймый, - ди хуҗабикә. - Баерлык булмаса да, сөттән кергән күмәртә акча ярап куя үзе. Аны без алган кредит бурычыбызны капларга тоттык. Бушлай сыер саву аппараты бирделәр, әле менә быел "электр көтүче" дә була икән. Анысы яхшы, әлбәттә.

- Бүген безнең җирлектә 135 баш сыер исәпләнә: 112 се - Лашманада, 23е - Әмирдә. Әйе, быел Лашманда "электр көтүчесе" дигән җиһаз эшләтеп карамакчыбыз. Гади генә әйткәндә, ул көчәнеш астындагы озын электр чыбыгы. Аккумулятордан эшли, кеше, терлек өчен куркыныч түгел. 80-100 гектарга исәпләнгән җиһаз 39 мең сумга төште. Аның ничек эшләвен әүвәл Мамадыш районына барып карап кайткан идек, анда күп авылларда шундый җиһаз кулланалар, - ди Лашман авыл җирлеге башлыгы Рәфхать Фәттахов. - Былтыр Лашманда көтүче бер баш малга аена 1000 сум алган иде, быел бер сезонга бер мең сум билгеләдек, чөнки "электропастух"ны җыю, баганаларын утырту чыгымнары бар, аны карап, көйләп торырга да кирәк бит әле. Һәрхәлдә, бу - сыер асраучыларга берникадәр ярдәм булачак. Башта бу яңалыкны Лашманда сынап караячакбыз, уңышлы булса, бераз кечерәк мәйданга исәпләнгәнне киләсе елга Әмиргә дә алачакбыз.

Гомумән, Лашман авыл җирлегендә бүген җиде мини-ферма исәпләнә, алтысы - Лашманда, берсе - Әмирдә. Тагын ике кеше сигез баш сыерга мини-ферма төзү өчен 200 мең, дүрт кеше биш терлеккә исәпләнгән микро-фермага 120 мең сум күләмендә субсидияләр алырга язулар ясатканнар. Мини-фермалар күбәйгәч, сыер саны да ишәергә тиеш, тик җирлек башлыгы әйтүенчә, узган ел белән чагыштырганда, монда сыерлар өч башка гына арткан. Сәбәбе шул - олыгайган, ялгыз яшәүче апалар, абыйлар малларын "бетерә" бара.

Узган ун көндә районда иң күп сөтне Түбән Кәминкә авыл җирлегендәге шәхси хуҗалыклар тапшырган. Бу яктан Лашман - икенче, Чирмешән авыл җирлеге өченче урында. Түбән Кармалка, Күтәмә, Шешминка авыл җирлекләрендә сыер асраучылар аз.

Бүген шәхси хуҗалыклардан көненә уртача ун тонналап сөт җыела, 10 көнгә исәпләп алсак, 90 тоннадан артык. Былтыргы шушы чорның ун көне белән чагыштырганда, күрсәткечләр 17 тоннага күбрәк.

Районыбызның шәхси хуҗалыкларында барлыгы 1843 баш сыер исәпләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined