Лашман АГРОфирмасы пайчыларга бөртек биргән
Җитәкчеләр, гражданнар катнашында, Лашман җирлегендә узган җыенда күтәрелгән проблемаларның күбесе буенча шунда ук җавап бирделәр. Әйтик, Лашманда тирә-якка бик тәмле ипи, он эшләнмәләре пешереп танылган, әмма соңгы вакытта ишекләре ябык пекарняны ремонтлап, кабат ачарга килешенде, ә Әмирдә яңа мәктәп төзергә җыеналар. Әмир мәктәбендә ФАПка, балалар бакчасына да урын җитәргә тиеш....
Җитәкчеләр, гражданнар катнашында, Лашман җирлегендә узган җыенда күтәрелгән проблемаларның күбесе буенча шунда ук җавап бирделәр.
Әйтик, Лашманда тирә-якка бик тәмле ипи, он эшләнмәләре пешереп танылган, әмма соңгы вакытта ишекләре ябык пекарняны ремонтлап, кабат ачарга килешенде, ә Әмирдә яңа мәктәп төзергә җыеналар.
Әмир мәктәбендә ФАПка, балалар бакчасына да урын җитәргә тиеш. Шундыйрак бинаның проектын эзлиләр.
Билгеле, фатиха булса да, бу мөһим эшләрне башлыйсы, ремонт һәм төзелеш эшләрен конкрет планлыйсы, документлаштырасы бар. Кәсебенә керешсәң, бер тотынсаң Ходай ярдәм бирә инде ул.
Лашманда да, Әмирдә дә халык бердәм, тырыш. Авыл җирлеге башлыгы Рәвхать Фәттахов әйтүенчә, кайбер эшләрне күмәкләшеп, өмә белән башкаралар. Әйтик, былтыр Лашманда үз транспорты булганнар ярдәме белән авылга алып керүче юлның бер өлешен нык шомарта алганнар.
Халыкның сораулары күп җыелган. Элеккеге катнашазык заводы ягындагы асфальт юл нык таушалган, капиталь ремонтланган буа суы, күтәрелгәч, бакчаларга кергән, ФАПта ике генә белгеч, аның да берсе ярты ставкада, авыруларга медицина хезмәте күрсәтеп өлгерә алмый. Күмәк хуҗалыкның техникалары искереп тузган. Мәктәп янында заманча хоккей мәйданчыгы бастырасы иде. Үзәк больницадан участок врачы график буенча, хет берничә атнага бер, олы яшьтәгеләрнең исәнлеген килеп тикшерсен иде. Бакча сөрдерү кыйммәт, терлек азыгы хәзерләүдә проблемалар бар. Әмирдә буа тирәсен актардылар да, төзекләндерергә "оныттылар".
Бу сорауларга район башлыгы Наил Зарипов, Лашман авыл җирлеге хуҗасы Рәфхать Фәттахов та, җыенга килгән район оешмалары җитәкчеләре дә җавап бирде.
Фельдшер-акушерлык пунктында тагын бер штат булдыру мәсьәләсе өйрәнеләчәк, юлны язын төзәтмәкчеләр, буаның эшермәсен сызык кына ачып калдырганнар, су кимиячәк; техниканы лизинг буенча алырга, больницадан врачлар килүне җайга салырга, юл кырыйларында агач үсентеләре утыртырга да килештеләр.
Лашманда һәм Әмирдә, мөмкинлектән чыгып, пай җирләре өчен бөртек биргәннәр, бу мәсьәлә буенча артык зар белдерүче булмады.
Бүгенге җыенда яшьләр белән эшне җанландыру бурычын да куйдылар.
-Мәдәният хезмәткәрләренең конкрет планы булырга, бу тармакта төпле, актив кешеләр эшләргә тиеш. Баланың энергиясен чыгарырга кирәк,- диде Наил Зарипов. -Кызганыч, мәдәният учаклары яшьләрнең ялын тиешле дәрәҗәдә оештырмыйлар, һәр авылда диярлек шулай.
Лашманда да төп сүз халыкның мәшгульлеге хакында барды. Яңа эш урыннары булдыру мөһим. Быел сигез гаилә яшь бозаулар алмакчы, Лашманда сыерлар, таналар санын арттырырга теләүчеләр бар, Әмирдә бер гаилә сарыкларны күпләп үрчетергә исәп тота.
Кош-кортлар санын да арттырмакчылар, авыл җирлеге Советы каз, үрдәк, күркә бәбкәләре, тавык чебиләре алучылар санын барлый башлаган.
Тагын дүрт хуҗалык теплицалар ясарга җыена. Бу өлкәдә Татьяна Хафизуллина инде берничә ел уңышлы эшли, ул кыяр игү остасына әверелде. Әле чәчәк тә үстермәкче.
-Үз эшен башларга теләүчеләргә бөтен ярдәмне күрсәтәчәкбез, шикләнеп тормагыз, кредит алырга уйласагыз, документлар әзерләгәндә, отчет кәгазьләре тутырганда да безнең янга килә аласыз,- диде Рәвхать Фәттахов, җирлек Советының моңа кадәр инде дистәләп гаиләгә конкрет булышканын әйтеп.
Билгеле, һәр эштә осталар кирәк, алар бар, алар күп. Бүгенге җыелышта, элеккеге гадәт буенча, андыйларның берничәсен бүләкләр биреп сөендерделәр. Миндар һәм Саимә Батыршиннар, Якуб һәм Новаль Гариповлар 2013нче елда иң күп сөт тапшыручылар буларак макталсалар, ветеран Наҗия Талипова - сәхнә казанышлары белән, Зәкәрия Талипов иганәчелек буенча танылганнар.
Эшкә үзбәк егетләреннән өйрәнәбез
Былтыр Иске Үтәмеш авыл җирлегендә 14 гаилә җәмгысы 3 миллион сум чамасы ташламалы кредит алган, шуңа кемдер абзар төзегән, икенчеләре мал санын ишәйткән.Алай да кайберәүләр мондый эшкә күнекмәгән, тәвәккәлләргә шикләнә. Ә менә Югары Чегодайга кайтып урнашкан үзбәк егетләре озак уйлап, иренеп торучылардан түгел. Алар, үзләре үк теплицалар төзеп, кыяр, помидор, суган үстереп тә акча эшлиләр (аларның берсе - Рәшит Омаров турында газетабызның чәршәмбе санында язабыз). Башка кемнәндер ярдәм дә, киңәш тә көтмиләр, зарланмыйлар да. Теплицаларын елдан-ел зурайта баралар. Бездәге кайбер ялкау, эшсез ир-атлар әле андыйлардан көнләшкән, андыйларны яманлап торган булалар.
Иске Үтәмештә, Иске Сережкинода, Югары Чегодайда да мал асрап көн күрүчеләр дистәләп анысы. Равил Назыйров гаиләсе, әйтик, эре мал санын дистәдән киметми, диярлек. Хәмит Хәсәнов та маллар асрауга күчмәкче, җирләре бар икән инде, пай җирләре. Сүз уңаеннан, монда да пай җирләре өчен инде күптән беркемгә, бернәрсә бирмиләр, ди. Район җитәкчесе Наил Зарипов, мыскыл ителеп яшәгәнче, ул пай җирләрен үзләренә алып, үзләре эшкәртергә, файдасын күрергә киңәш бирде.
Җитәкчеләр килгәч, халык аларга сораулар да әзерләп куйган. Бу якка маршрут автобусы йөрми икән, график төзеп, атнага бер көн булса да, аның хәрәкәтен яңарту бурычы куелды. Иске Үтәмеш, Иске Сережкино авылларында яшәүчеләр көне-көне белән күкерт водороды-агулы һава сулап интегә. Чирмешән больницасында, бигрәк тә лабораториягә, гел чират. Югары Чегодайда юл ремонты азагына җиткерелмәгән.
Быел бу җирлектә берничә зур эш тә кузгатачаклар: республика һәм район булышлыгы белән Иске Үтәмеш мәктәбе капиталь ремонтланачак, ә Иске Сережкинода клуб төзеләчәк. Иске Үтәмештәге борынгы мәчетнең түбәсен яңартырга, азатлык сугышчысы һәйкәлен төзеп бетерергә план корганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев