Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Күтәмә турында яңа китаптан укып була

Александр Семайкин Күтәмәнең 310 еллыгы уңаеннан зур бүләк ясады - туган авылы турында китап чыгарды. -Авыл турында китап язу уе 70нче елларда, институтны тәмәмлап, диплом эше өчен материаллар туплаганда ук туды, - ди Александр Петрович. - Әмма бу эшкә җитди итеп дүрт ел элек кенә тотына алдым. Материалларны район, республика,...

Александр Семайкин Күтәмәнең 310 еллыгы уңаеннан зур бүләк ясады - туган авылы турында китап чыгарды.


-Авыл турында китап язу уе 70нче елларда, институтны тәмәмлап, диплом эше өчен материаллар туплаганда ук туды, - ди Александр Петрович. - Әмма бу эшкә җитди итеп дүрт ел элек кенә тотына алдым. Материалларны район, республика, хәтта федераль архивлардан эзләдем. Сугыш һәм хезмәт ветераннары, укытучылар, авылдашлар истәлекләрен дә күп кулландым. Минемчә, бу китап аеруча яшьләр өчен мөһим. Алар авылның тарихын, гореф-гадәтләрен, йолаларын белеп, туган җир белән горурланып яшәргә тиешләр.

Китап авторы Александр Семайкин читтән торып Мәскәү халык сәнгать университетының музыкаль факультетын һәм Казан университетының тарих-филология факультетын тәмамлый. Төрле елларда төрле җаваплы урыннарда хезмәт куя: озак еллар клуб директоры вазыйфаларын башкара, колхоз рәисе булып та эшли, авылны газлаштыруга да үз өлешен кертә.

-Мин бу китапны кулъязма хәлендә укыган идем, - ди мәктәп директоры Александр Миронов. - Минемчә, әлеге хезмәт искиткеч зур әһәмияткә ия. Шушы бер чыганак буенча авылның тарихын өйрәнеп була. Без аны дәресләрдә дә, мәктәптән тыш чараларда да актив кулланачакбыз.

Китап 12 бүлектән тора. Беренчесендә Күтәмә авылының барлыкка килү тарихы турында язылган. "Күтәмә" исеменең килеп чыгуы хакында берничә версия бар икән. Иң киң таралганы - авыл исеме елга исеменнән, ә ул үз чиратында "кутема" балыгы исеменнән алынган.

Күтәмәдә 1908 елда - 2911, 1949 елда - 1157, 1989 елда 701 кеше яшәгән. Бүген авылда 560 кеше гомер итә.

Китапта, гомумән, кызыклы фактлар, мәгълүматлар бик күп. Әйтик, фоторәсемнәр саны гына да800гә якын. Монда авылда яшәүче һәр кеше диярлек искә алынгандыр, дип билгеләделәр авыл мәдәният йортында китапны тәкъдим итү кичәсендә. Күтәмәлеләр генә түгел, авыл тарихында, язмышында эз калдырган, читтә яшәүче кешеләр турында да бу басмада мәгълүмат бар.

Иван Аркаев бу чарага Әлмәт шәһәреннән кайткан.

-Минем әти-әни 1959нчы елны ук авылдан күчеп киткәннәр, - ди ул. - Әмма без авыл белән элемтәне өзмибез. Елына бер булса да кайтып китәбез. Ә бүген китапны тәкъдим итү кичәсенә махсус кайттык. Мин авылымның тарихы белән гел кызыксынып яшәдем, күбрәк беләсем килде. Чын күңелдән китап авторына рәхмәтемне җиткерәм.

Сугыш һәм хезмәт ветераны Михаил Новиков Күтәмәдә туып үскән, Лениногорскийда яши. Олы яшенә карамастан, бүген ул да туган авылына кайтырга мөмкинлек тапкан.

-Бу уникаль китап - энциклопедия дип тә була, - диде үз чыгышында Михаил Алексеевич. - Аның әһәмиятен бүген әле аңлап та бетерә алмыйбыз. Александр Петрович, шундый күләмле хезмәтең өчен бик зур рәхмәт!

Сүз уңаенда, китапта Михаил Новиков турында да язылган.

Бу басма форматы һәм дизайны- бизәлеше буенча башкалардан нык аерылып тора. Яхшы кәгазьдә, сыйфатлы итеп эшләнгән.

Александр Петрович китапны язганда, нәшер иткәндә ярдәм кулы сузган һәр кешегә рәхмәтен белдерде, шул исәптән нәшрият йорты хуҗасы Владимир Кожевниковка да.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Тарихыбызны барлыйбыз