Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Комбайннар төнлә дә сүнми

"Чирмешән АГРО" җәмгыятеннән Зәйгә һәр көнне 30-40 "КамАЗ" шикәр чөгендере озаталар. Комбайнчылар 700 гектарда чәчелгән татлы тамырны 430 гектар мәйданнан казып алган да. Килешү нигезендә, Зәй шикәр заводы чөгендерне үз машиналары белән килеп ала. Алар 8 мең тоннадан күбрәк чималны ташыган да. Ә комбайнчылар Айрат Хөсәенов, Александр Беззубов, Ринат Вәгыйзов,...

"Чирмешән АГРО" җәмгыятеннән Зәйгә һәр көнне 30-40 "КамАЗ" шикәр чөгендере озаталар. Комбайнчылар 700 гектарда чәчелгән татлы тамырны 430 гектар мәйданнан казып алган да.

Килешү нигезендә, Зәй шикәр заводы чөгендерне үз машиналары белән килеп ала. Алар 8 мең тоннадан күбрәк чималны ташыган да.
Ә комбайнчылар Айрат Хөсәенов, Александр Беззубов, Ринат Вәгыйзов, Андрей Макаров ике сменада техникаларын тәүлек буе эшләтә. Егетләр тәүлегенә уртача 28-30 гектардан чөгендер чыгара. "Татлы тамыр"ны Дамир Мөсәлимов төяп тора.
Сүз уңаеннан, быел районда шикәр чималын бары "Чирмешән АГРО" җәмгыятендә генә үстерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан