Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кемнең ипие тәмлерәк?

Хәзер райондагы сәүдә нокталарына он эшләнмәләре кайдан гына килми. Чистайдан, Түбән Камадан, Яр Чаллыдан үзләре китерәләр. Сатып алучыларга Чирмешәндәге ипи комбинаты да, авыллардагы пекарьнялар да үз продукцияләрен тәкъдим итә. Ә райондашларыбыз кемнең ипиенә өстенлек бирәләр? Антонина Ромина (Чирмешән): - Без, нигездә, Чистай ипиен сатып алабыз. Ярминкә көннәрендә Исаклыдан бик тәмле...

Хәзер райондагы сәүдә нокталарына он эшләнмәләре кайдан гына килми. Чистайдан, Түбән Камадан, Яр Чаллыдан үзләре китерәләр. Сатып алучыларга Чирмешәндәге ипи комбинаты да, авыллардагы пекарьнялар да үз продукцияләрен тәкъдим итә. Ә райондашларыбыз кемнең ипиенә өстенлек бирәләр?

Антонина Ромина (Чирмешән): - Без, нигездә, Чистай ипиен сатып алабыз. Ярминкә көннәрендә Исаклыдан бик тәмле ипи - булка эшләнмәләре, пироглар алып киләләр.
Нурдидә Исмәгыйлева (Керкәле): - Безнекеләрнең күпчелеге ипине авылдагы шәхси кибеттән сатып ала. Анда Кармыштан да ипи китерәләр. Без күбрәк аны яратабыз. Кармыш ипиен белгән кешедән сатып алабыз дип була.
Елена Шохина (Иске Котыш): Райпо кибетенә Чирмешән ипи заводларында пешерелгән ипи килә. Авылдашлар аны да сатып алалар, шәхси кибетләрдән, күрше Яңа Чишмә районыннан китерелгән продукцияне өстен күрүчеләр дә бар. Үзем Яңа Чишмә ипиен яратам. Чирмешәнгә барсак инде, әрмәннәр салган күмәчне "эләктереп кайтабыз".
Зөһрә Харисова (Иске Үтәмеш): - Һәрвакыт үзебезнең кибеттән Чирмешән ипиен сатып алам. Кемгә ничектер, миңа ул ошый.
Галина Севастьянова (Югары Кармалка): - Авылда райпо кибете генә эшли, анда районда җитештерелгән продукциягә өстенлек бирелә. Без Чирмешән ипиен сатып алабыз. Минем аңа карата дәгъвам юк.
Бүген Чирмешәндәге ипи комбинатында да көндәшлеккә сәләтле продукция җитештерү юлларын эзлиләр. Комбинат директоры Кәлимулла Мәслахов әйтүенчә, монда замана таләпләренә яраклашып эшләргә тырышалар: ассортиментны да баеталар, продукциянең сыйфатын яхшыртуның яңа ысулларын эзлиләр.
-Без 22 төр продукция җитештерәбез,- ди ул.-Көндәшлек көчле. Күреп торасыз, сәүдә нокталарына ризыкларны шәһәрләрдән дә күп кайтаралар. Шулай да без җитештерү күләмен киметмибез.
Район үзәгендә берничә кибеттә булып, аларга ипине кайда пешерүләре белән кызыксындык. Зур сәүдә үзәкләренә ипи-булка эшләнмәләрнең төп өлешен Чистайдан һәм Яр Чаллыдан кайтаралар икән. Кибетләрнең берсендә:" Нишләп Чирмешән ипиен сатмыйсыз?" дип кызыксынгач: "Ул төрелмәгән һәм аның штрих-коды юк",- дип җавап кайтардылар. "Аларның безгә үз продукцияләрен тәкъдим иткәннәре дә булмады",- дип тә өстәделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан