Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Күңелләрне пакьләндереп тору кирәк

Ульяновка авылында православие чиркәве комплексы йортында урнаштырылган зур ташка орынып, Аллаһыдан сорагач, күпләр үзләренә дәва ала ди. Хәтта балага узалмаган хатын-кызларга да, имештер, аның файдасы тигән. Бирегә литургия (гыйбадәт) үткәрергә килгән Казан һәм Татарстан митрополиты Анастасий әлеге ташны изгеләндерү йоласын да башкарды. - Без тамагыбызны табын артында туйдырсак, рухи азыкны...

Ульяновка авылында православие чиркәве комплексы йортында урнаштырылган зур ташка орынып, Аллаһыдан сорагач, күпләр үзләренә дәва ала ди. Хәтта балага узалмаган хатын-кызларга да, имештер, аның файдасы тигән.

Бирегә литургия (гыйбадәт) үткәрергә килгән Казан һәм Татарстан митрополиты Анастасий әлеге ташны изгеләндерү йоласын да башкарды.
- Без тамагыбызны табын артында туйдырсак, рухи азыкны дин йортында алабыз. Бүгенге бәйрәмгә Чирмешәннән зур автобус белән күбәү килдек, оныгым Ксения дә биредә,- ди Валентина Булычева.
Казан Изге Ана иконасы хөрмәтенә үткәрелгән Илаһи литургиягә, ульяновкалылардан тыш, районыбызның башка авылларыннан да байтак христиан якташларыбыз җыелган. Сүз уңаеннан әйтик, 2002нче елда эшли башлаган чиркәүдә уздырылучы дини чараларга күрше районнардан да килүчеләр бар икән.
Ике сәгатьләп барган службадан соң, митрополит Анастасий, алда телгә алган ташны изгеләндерде.
- Бу - безгә осетин дусларыбызның Русьны чукындыруның 1020 еллыгына бүләге. Ташны 5 ел элек Осетия белән Грузия чиге тирәсеннән алып кайтып бирделәр,- ди Ульяновка чиркәвен төзеткән эшмәкәр Геннадий Давыдов. - Аның авырлыгы егерме тонналап, кран да көчкә күтәреп куйды. Искиткеч - вакыт-вакыт төсен үзгәртүче таш, ниндидер могҗиза тудыручы көчкә ия дип саныйбыз: ул рухи һәм физик көч, дәва бирә. Хәтта балага уза алмаган хатын-кызларга аның файдасы тиде. Иң мөһиме - күңелең чиста булсын һәм Аллаһыга ихластан ышанырга гына кирәк.
Бүген Ульяновка чиркәвендә эшләүче якшәмбе мәктәбендә егермеләп бала шөгыльләнә. Мәктәп бинасына берничә көн элек кенә Казан Изге Ана иконасын беркеткәннәр. Анастасий аны да изгеләндерде.
- Яшьләребезне дингә тарту бик әйбәт. Алардан башка киләчәгебез юк. Көндәлек мәшәкатьләр белән генә яшәп, Аллаһыбыз, күңелләребезне пакьләндерү
хакында да онытмыйк. Тормыш мәгънәсе турында да уйланыйк,- диде рухани.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Дин һәм тормыш

2
X