Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Картаямыни соң йөрәк

Яшьләрнең ял итү үзәгендә ветераннар өчен Чыршы бәйрәме узды. Әлеге чарада район үзәгеннән һәм авыллардан 100гә якын кеше катнашты. Тамашаны муниципаль район башлыгы Нурхамәт Хәмидуллин ачып җибәрде һәм килгән кунакларны Яңа ел белән котлады. - Сез гомерегезне хезмәткә багышладыгыз. Бүген бай хезмәт тәҗрибәгез, белемегез яшь буынны тәрбияләүгә хезмәт итә,- диде...

Яшьләрнең ял итү үзәгендә ветераннар өчен Чыршы бәйрәме узды. Әлеге чарада район үзәгеннән һәм авыллардан 100гә якын кеше катнашты.


Тамашаны муниципаль район башлыгы Нурхамәт Хәмидуллин ачып җибәрде һәм килгән кунакларны Яңа ел белән котлады.

- Сез гомерегезне хезмәткә багышладыгыз. Бүген бай хезмәт тәҗрибәгез, белемегез яшь буынны тәрбияләүгә хезмәт итә,- диде Нурхамәт Нурулла улы.

Хәзер, кызганычка каршы, өлкәннәр өчен чаралар сирәк үткәрелә. Нигездә, аларга Өлкәннәр көнендә генә котлаулар, җылы сүзләр юллыйбыз. Шуңадырмы, бүгенге бәйрәмгә җыелган пенсионерлар, ветераннар чын күңелдән ял иттеләр.

Кайберәүләр, хәтта кызыклы тамашага да игътибар итмичә, күптән күрмәгән элеккеге хезмәттәшләре, дуслары белән рәхәтләнеп сөйләшеп утырдылар.

Район мәдәният йорты артистлары да тырышканнар, өлкәннәр өчен эчтәлекле концерт программасы әзерләгәннәр. Кыш бабай белән Кар кызы да кунакларның кәефләрен күтәреп җибәрделәр. Район мәдәният йорты каршында оешкан "Ветеран" ансамбле артистлары да алып баручылар тәкъдим иткән уеннарда аеруча актив катнаштылар, җырладылар, биеделәр.

- Мин район Советына, башкарма комитетына, район ветераннар Советына, аның рәисе Мәсхүт Шәфыйковка, үзәк ашханә коллективына, район мәдәният йорты артистларына безне бергә җыеп, шундый бәйрәм бүләк иткәннәре өчен зур рәхмәт белдерәм,- диде Лашман авылыннан килгән ветеран Тәлгать Исхаков. Мондыйрак мактау сүзләрен башкалар да белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Бәйрәмнәр