Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Ивашкино кырларында бункерлар тиз тула

"Серендеев Н.И." крестьян-фермер хуҗалыгында (Ивашкино) уракның кызган чагы. 1308 гектарда игелүче бөртеклеләрнең яртысыннан күбрәгеннән уңыш суктырып алынган да. -360 гектарда игелгән көзге культураларны складларга урнаштырдык. Көзге бодайның, алдаусыз-нисез, гектар көче - 21, арышныкы 20 центнер, - ди хуҗалык җитәкчесе Николай Серендеев. - Бүген комбайннар арпа кырында эшли. 438 гектарның 300...

"Серендеев Н.И." крестьян-фермер хуҗалыгында (Ивашкино) уракның кызган чагы. 1308 гектарда игелүче бөртеклеләрнең яртысыннан күбрәгеннән уңыш суктырып алынган да.

-360 гектарда игелгән көзге культураларны складларга урнаштырдык. Көзге бодайның, алдаусыз-нисез, гектар көче - 21, арышныкы 20 центнер, - ди хуҗалык җитәкчесе Николай Серендеев. - Бүген комбайннар арпа кырында эшли. 438 гектарның 300 гектарын җиңдердек тә. Көннәр шулай торып, ватылмыйча гына эшләсәк, әлеге участокта эш бу атнада төгәлләнәчәк. Көзге чәчүгә дә керешәбез. Орлык җитәрлек, ягулык бар, җирләр әзер.
Өч комбайннан бөртекне ындыр табагына өч техника ташып тора. Без барганда комбайннар ерак кырда (Әккәрәй янында) эшли иде, шуңа бөртек ташучы техникаларга тизрәк йөрергә туры килә.
-Көнгә 14-15 бункер тула, уңыш яхшы булгач эшләргә дә кызык, - ди "Енисей" комбайнын егәрләүче Александр Еферов.
Зинаида Долгова көнгә ике тапкыр механизаторларны кайнар аш белән сыйлый. Без барган көнне казанда токмачлы аш кайный иде.
-Комбайнчыларны, тракторчыларны кырга ук илтеп ашатабыз, ә гаражда эшләүчеләр ашханәгә үзләре кереп ашый, - ди инде 6 ел биредә эшләүче Зинаида Васильевна.
Ындыр табагында эш ике сменада оештырылган. Иртәнге 8дән төнге 12гә кадәр эш кайный. Көзге бодай белән арыш инде амбарларга салынса, арпаны әлегә йортка бушаталар. Аны да киптерү агрегаты аша үткәреп саклауга салалар. Кирәксенүчеләргә шуннан ук сатып та җибәрәләр.
-Без һәр елны Ивашкинодан фураж алабыз, бүген 3 тонна арпага акча түләдек, -диләр Ак Бүредән килгән ир белән хатын.
Шунда ук пайчылар белән дә исәп-хисап ясала, бер пайга ике центнер көзге бодай бирелә.
-Бөртек сакларга амбарыбыз җитешми, тагын берне төзергә исәп, шул көннәрдә төзүчеләр килә. Быелгы уңышны салырга өлгертеп булмас инде, исән булсак, киләсе елга да мондый көн килер, - ди хуҗалык җитәкчесе.
Хуҗалыкның чыгымнары да аз түгел, урак вакытында 10 көнгә генә дә 9-10 тонна ягулык кирәк, эш барышында техника да ватылмый тормый. Әлегә иске уңыш хисабына яшиләр. Бераздан быелгы арышны сатарга планлап торалар.
10 ел хуҗалык белән идарә итүче Николай Ильич киләчәккә зур планнар белән яши, техника паркын яңартырга, яңа комбайн сатып алырга да нияте бар. Урып-җыю эшләре беткәч, хезмәтләренә карап, барлык эшчеләренә дә бөртек бирәчәк. Шул көннәрдә июль ае өчен хезмәт хакы түләнәчәк, ведомость ясала. Хуҗалыкның кемгәдер, кайсыдыр оешмаларга, фондларга бурычлары юк. Менә кемнән үрнәк аласы!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined