Районда утызга якын буа бар. Аларның бер өлешендә балык үрчетергә алынган эшкуарларның гына эше бик күренми - балык "симертәбез", ә аннан продукция юк.
- Минем дә буам бар, анда карп, сазан үрчетәм, - ди Иске Элмәледә яшәүче Петр Кондрашкин. - Башта ул урынны агачлардан, чүп-чардан чистарттым.
Кызганыч, соңгы еллардагы корылык...
Районда утызга якын буа бар. Аларның бер өлешендә балык үрчетергә алынган эшкуарларның гына эше бик күренми - балык "симертәбез", ә аннан продукция юк.
- Минем дә буам бар, анда карп, сазан үрчетәм, - ди Иске Элмәледә яшәүче Петр Кондрашкин. - Башта ул урынны агачлардан, чүп-чардан чистарттым.
Кызганыч, соңгы еллардагы корылык аркасында буаның суы нык кимеде, чишмәләр кипте. Аннары дамбадан нефтьчеләр техникасы йөри башлады. Быел буада балык тотмыйбыз. 2007 елда башлаган эшем озакламый нәтиҗәсен бирер дип өметләнәм.
Петрның буа хуҗалыгы 4 гектар мәйдан били икән. Әле 12 оя умарта да тота.
Чумачкадан Венера Беляева да умартачылыкка керешкән. Бал шактый, аны башкалар да күп җитештерә, тик татлы бу ризыкны урнаштыру-сату ансат түгел.
Венера ханым, шушы көннәрдә эшкуарлар катнашында узган җыелышта бу өлкәдә ярдәм, җиһазлар кую өчен бер җайлы урын сорап, район җитәкчесе Наил Зариповка да мөрәҗәгать итте. Мөгаен, Чумачка эшмәкәренең гозере уңай чишелер, фасовкалап, банкаларга тутырылса, балчыларга базар ишекләре киңрәк ачылыр.
Кече һәм урта бизнес вәкилләренең югарыда телгә алынган җыелышында әйтелгәнчә, бу тармакта эш башлаучы, эш алып баручыларга кайбер мәсьәләләрне, проблемаларны хәл итүдә район эшмәкәрләренең консультатив советы нык булышыр дип өметләнәләр. Әйтик, бездә кайбер арендаторлар үз биналарын, бүлмәләрен бик кыйммәт бәяли. Кайвакыт читтән кайткан товарга "наценка"ны чамадан тыш, хәтта 15-25 процентка күбрәк өстиләр.
Кайберәүләр "киң аякка" сату итеп яхшы керем алса да, казнага салым түләүдән качарга маташа, яки аны бөтенләй түләми. Мондый гаделсезлек икенчеләрдә канәгатьсезлек тудыра. Билгеле, болар барысына да кагыла дип булмый, кайбер очракларны кара-каршы утырып, закон кысаларында, тыныч кына хәл итү юлларын эзләү мәслихәт.
Район эшкуарларын бизнеска кагылышлы бик күп программалар белән дә даими таныштыру, субсидия, җиһазлар алу тәртибе, шартлары, уңайлыклары турында аңлату сорала.
Кызганыч, районыбызда бизнесменнар күпчелек бары сату-алу белән генә шөгыльләнә, нәрсәдер җитештерүчеләре санаулы. Ит, сөт ризыклары, төзелеш материаллары җитештерүчеләр аз, юк диярлек. Мебель ремонтлау, көнкүреш техникасын төзәттерү өчен күршедәге Шенталага йөрибез. Элек Чирмешәннең брэнды - суган үстерүдән дә читләшә барабыз, сандык, арба-чана ясап мәшәкатьләнмибез. Төрмәгәч, эшкәртмәгәч, товар-продукция хәленә китермәгәч, итне яки сөтне, яшелчәләрне сату бик кыен. Шуңа да, урнаштыра алмагач, кайберәүләр, мәсәлән, терлек асраудан бизде. Файдасыз, чыгымлы шөгыль нигә хаҗәт?!. Гарчә районда эшсез халык булса да.
Районда кемдер нәрсәдер җитештерергә тели икән, аңа ишекләр ачык. Килсен, эшләсен. Күпме кешегә яңа эш урыны булачак, казнага керем артачак.
Район җитәкчесе Наил Зарипов шундый фикер әйтте.
Сүз дә юк, аңлашыла, кайберәүләр бизнеска кереп китәргә шикләнә, тәвәккәлли алмый, беренчел капитал, белем җитеп бетми, тарифларның гел үсә баруы кулдан тота. Әмма кайчандыр бер тотынасы бит.
Эшмәкәрләр үз эш урыннарын - кибетләр, цехлар, предприятиеләр тирәсен матурлауны да гадәткә кертергә тиеш, бу да культуралылык, булдыклылык билгесе.
Нет комментариев