Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Ил сезгә ышана

Әккәрәй урта гомумбелем мәктәбендә яңа уку елын элеккеге, әмма үзгәртеп корылганнан соң өр-яңа кебек булган бинада башладылар. Бу мәктәптә капиталь ремонт үткәрелүе хакында районда инде бар да беләдер. Тик йөз кат ишеткәнче, бер тапкыр күрүең мең артык. Дөрестән дә, мондагы үзгәрешләр искитәрлек. Берничә ай эчендә төзүчеләр 10 миллион сумга якын...

Әккәрәй урта гомумбелем мәктәбендә яңа уку елын элеккеге, әмма үзгәртеп корылганнан соң өр-яңа кебек булган бинада башладылар.


Бу мәктәптә капиталь ремонт үткәрелүе хакында районда инде бар да беләдер. Тик йөз кат ишеткәнче, бер тапкыр күрүең мең артык. Дөрестән дә, мондагы үзгәрешләр искитәрлек. Берничә ай эчендә төзүчеләр 10 миллион сумга якын бәягә эчке һәм тышкы якта да күләмле хезмәт куйганнар. Стеналардан кала, бар да яңарган диярлек. Төзүчеләр берничә ай эчендә яңа ишекләр һәм тәрәзәләр куйганнар, идәннәрне алыштырганнар, агартканнар, буяганнар, тирә-юньне дә төзекләндергәннәр. Хәзер һәр кабинетта юынгыч раковиналар бар, бәдрәф тә бина эчендә. Кайбер җиһазлар да яңарган. Шушы көннәрдә спортзалга байтак яңа әйбер кайтырга тиеш.

... Оныгы Антон беренче класска килгән көнне, белем бәйрәменең ничек үтүен дә карарга дип, Зоя апа Мензелина да иртүк мәктәпкә килгән. Хәер, ул төзүчеләрнең эш барышын гел "күзәтеп торган" икән.

- Түзеп тора аламмыни, мин төзүчеләргә, алар бик әйбәт осталар, әллә ничә чиләк кыяр китердем, - ди ветеран, элек фермада макталып эшләгән Зоя ханым. - Мәктәпне танып та булмый, рәхмәт. Мин үзем җиденче класстан соң укый алмадым. Эшкә чыктым. Әти сугышта үлде, әнигә булышырга кирәк иде.

Бүген Әккәрәйдә читтән дә кунаклар гадәттәгедән күбрәк. Яңа уку елы башлану тантанасына район җитәкчесе Нурхамәт Хәмидуллин үзе килгән. Соңгы айларда, гомумән, ул биредә артык еш була, мәктәп бинасын үзгәртеп кору барышын үз контролена ала.

"Эшне тизрәк төгәлләү өчен бу объектта төрле, кайчак кискен чаралар күрергә туры килде. Шөкер, бинаны яңа уку елына төзәтеп өлгердек, - диде район башлыгы. - Мәктәбегезне, әти-әниләрегезне яратыгыз, яхшы укыгыз, кадерле балалар!"

Район мәгариф бүлеге начальнигы Хәмәткамил Хәкимов Әккәрәй мәктәбен күпләргә үрнәк булганнары өчен мактап сөйләде. Биредә төрле чаралар еш үтә, спортта да уңышлары саллы, укуда да өлгерләр.

Әккәрәй мәктәбен 1972-нче елда ачканнар. Бу бик зур эшне оештыручы Николай Трофимов ул елларны яхшы хәтерли. "Колхоз көче, үз төзүчеләребез белән кордык мәктәпне. Әле Ивашкинода да, монда да мәдәният йортлары салдык, Ивашкинода да мәктәп бастырдык, - ди ул елларда Фрунзе исемендәге колхозны оста җитәкләгән Николай Никифорович. Мөхтәрәм ветеранның тагын бер горурлыгы - аның улы Вячеслав Трофимов Әккәрәй мәктәбендә тоташ 31 ел буе директор булып эшләде. Аңа бу җаваплы вазифаны институтта укып кайтуга йөклиләр. Быелгы уку елыннан коллективны Михаил Захаров җитәкли. Шул ук авылныкы, шул мәктәптә тәҗрибә туплаган белгеч. Вячеслав Трофимов укытучылыкка күчкән.

... Үзгәртеп корылган мәктәп каршындагы, яңа брусчатка җәелгән мәйданчыкта бәйрәм дәвам итә. Ивашкино авыл җирлеге башлыгы Никонор Ефимов, әлеге объектта төзелеш алып баручыларның берсе - "таман" җәмгыяте җитәкчесе Мансур Бәдретдинов, "Төзекләндерү" җәмгыяте директоры Мингали Минһаҗев тәбрикләүләреннән соң, ал тасма киселгәч, символик ачкыч тапшырылгач, бар да мәктәп эченә үтте. Сүз сүз белән, һәркем бинаның элеккегесен һәм бүгенгесен чагыштырып карады. Ә аерма бар - Әккәрәй мәктәбендә шартлар күпкә яхшырган.

Сүз уңаенда язу кирәктер, бүгенге тантанада беренчеләргә бүләкләр дә тапшырдылар, кыңгырау да шалтыраттылар. Беренче дәрес исә киләсе елда Казанда үтәчәк Универсиадага багышланды.

... Авылның киләчәге, һичшиксез, мәктәп белән дә бәйле, аннан да мөһиме - балалар. Кырык еллык Әккәрәй мәктәбе бинасындагы бүгенге тантанада 97 укучы катнашты, шуларның тугызысы - беренче класслар. Әле ниндиләре! Әнә бәйрәмдә сүз бирелгәч, беренчегә баручылар, үз дәрәҗәләрен белеп, "Ил безгә ышана!" - диделәр. Әйе, ышаныч сездә, егетләр һәм кызлар! Исән булыгыз, яхшы укыгыз, үз авылыгызга дан китерегез, әти-әниләрегезнең, укытучыларыгызның өметен аклагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Әккәрәй урта гомумбелем мәктәбе