Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Иң зирәк, иң сабыр, иң якын кешебез...

Бүгенге көндә район белем бирү учреждениеләрендә 450 укытучы һәм 82 тәрбияче хезмәт куя. Тәрбиячеләр һәм Укытучылар көннәре уңаеннан балалар сәнгать мәктәбендә уздырылган тантанада аларның фидакарь хезмәтенә югары бәя бирелде. - Педагоглар, ата-анадан кала, бала өчен иң кирәкле кешеләр. Чөнки тормыштагы иң мөһим нәрсәне - белем һәм тәрбияне сез бирәсез. Районыбызның...

Бүгенге көндә район белем бирү учреждениеләрендә 450 укытучы һәм 82 тәрбияче хезмәт куя. Тәрбиячеләр һәм Укытучылар көннәре уңаеннан балалар сәнгать мәктәбендә уздырылган тантанада аларның фидакарь хезмәтенә югары бәя бирелде.


- Педагоглар, ата-анадан кала, бала өчен иң кирәкле кешеләр. Чөнки тормыштагы иң мөһим нәрсәне - белем һәм тәрбияне сез бирәсез. Районыбызның киләчәге сездән тора, дияргә дә мөмкин, алдагы буынны тәрбияләү, белемле итү - сезнең кулларда бит,- диде муниципаль район башлыгы Нурхамәт Хәмидуллин педагогларыбызны тәбрикләп.

Уку-укыту һәм тәрбия бирү процессындагы уңышлары, озак еллар фидакарь хезмәтләре өчен район башлыгы Шешминка урта мәктәбе укытучысы Рәйханә Әхмәтҗановага, Чирмешәндәге "Ландыш" балалар бакчасы мөдире Гөлфия Ибәтовага, Иске Кади урта мәктәбе укытучысы Резеда Локмановага һәм Ивашкино урта мәктәбе укытучысы Татьяна Даниловаларга ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамоталарын тапшырды.

Бәйрәм көнне, билгеле инде, тәбрикләүләр, бүләкләүләр күп була. Әлеге тантанада да юбилярларны, укучылары 2012 ел бердәм дәүләт имтиханнарында, республикакүләм олимпиадаларда югары нәтиҗәләр күрсәткән педагогларны, мәгариф бүлеге хезмәткәрләрен, республика һәм бөтенроссия һөнәри осталык конкурсларында җиңүче укытучыларны һәм коллективларны, шулай ук намуслы хезмәтләре белән ихтирам яулаган башлангыч сыйныф укытучыларын һәм тәрбиячеләрне дә бүләкләделәр, хөрмәтләделәр.

Күп еллар үтсә дә, һәр кеше белем алган мәктәбен, укытучыларын һәм тәрбиячеләрен бары яхшы яктан гына искә ала, мөгаллимнәребез турында күңелдә җылы хатирәләр генә саклана. Җир йөзендәге иң изге һөнәр ияләренең берсе - педагоглар югары һөнәри осталыклары, сабырлыклары, тынгысыз, һәрчак иҗади үсештә һәм эзләнүдә булулары белән бары хөрмәткә һәм рәхмәт сүзләренә генә лаек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Тәрбиячеләр һәм Укытучылар көннәре уңае

2
X