Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Хат ташучы килгәнне көтеп тормыйбыз

Киләсе елның беренче яртыеллыгына газета-журналларга яздыру кампаниясе ахырына якынлаша. Райондашлар матбугат басмаларына заказ биргәннәр микән? Кайберәүләргә шундый сорау белән мөрәҗәгать иттек. Фәридә Миначева (Чирмешән): - Газета-журналларга күптән язылып куйдым. Хат ташучылар пенсия китергәндә өйдә язылырга да мөмкин иде, мин бу эшне элемтә участогына үзем килеп башкардым. Любовь Родионова (Әккәрәй): -...

Киләсе елның беренче яртыеллыгына газета-журналларга яздыру кампаниясе ахырына якынлаша. Райондашлар матбугат басмаларына заказ биргәннәр микән? Кайберәүләргә шундый сорау белән мөрәҗәгать иттек.


Фәридә Миначева (Чирмешән): - Газета-журналларга күптән язылып куйдым. Хат ташучылар пенсия китергәндә өйдә язылырга да мөмкин иде, мин бу эшне элемтә участогына үзем килеп башкардым.

Любовь Родионова (Әккәрәй): - Хат ташучыбыз Нина Сипатрова газета-журналларга язылу башлангач оешмаларга, өйләргә кереп тә заказ карточкасы тутыра. Әле икенче ел гына хат ташучы булып эшләсә дә, ул халык белән эшли белә, газета-журналларны да вакытында китерә. Басманы чыккан көнендә уку яхшырак.

Мингәрәй Әминов (Утыз Имән): - Газета-журналларга яздыру башлану белән хат ташучыбыз Илсөяр Гатауллина йорттан-йортка кереп заказлар ала. Бу бик җайлы, без аның килгәнен көтеп торабыз. Иң элек "Безнең Чирмешән"гә язылабыз, берничә республика басмасы да алдырабыз. Шулар арасында район газетасы иң көтеп алынганы, аны гаиләбездә чиратлап укыйбыз.

Фәридә Шарапова (Чирмешән): - Подписка оформить итмәдек әле. Якын көннәрдә элемтә бүлегенә барып, газета-журналларга заказ бирмәкче булам. Газетасыз калырга ярамый.

Розалия Абиева (Бәркәтә): - Газета-журналларга язылу башлану белән элемтә бүлекчәсенә барып, "Безнең Чирмешән"гә язылдым. Безнең өчен район газетасы - иң кызыклысы. Аннан танышларыбыз, авылдашларыбыз турында еш укыйбыз. Балаларыбыз спортны ярата, шуңада бу темага язылган мәкаләләрне аеруча көтеп алабыз. Еш кына балаларыбызның уңышлары турында да укырга туры килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined матбугатка язылу вакыты