Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Халык гозере “чи кутыр“га әйләнмәсен

Август аенда авылларда чираттагы җыеннар узган иде. Халык урындагы хакимияткә, район җитәкчеләренә 84 төрле сорау һәм үтенеч белән мөрәҗәгать итте. Аларны теркәп барган "Бердәм Россия" партиясенең Чирмешән районындагы җирле бүлек башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Закиров әйтүенчә, якташларыбыз җитәкчеләргә сөт бәясеннән алып, хәтта чаңгы шуу базасы булдыруга кагылышлы гозерләрен җиткергән. Чирмешәндә...

Август аенда авылларда чираттагы җыеннар узган иде. Халык урындагы хакимияткә, район җитәкчеләренә 84 төрле сорау һәм үтенеч белән мөрәҗәгать итте.

Аларны теркәп барган "Бердәм Россия" партиясенең Чирмешән районындагы җирле бүлек башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Закиров әйтүенчә, якташларыбыз җитәкчеләргә сөт бәясеннән алып, хәтта чаңгы шуу базасы булдыруга кагылышлы гозерләрен җиткергән.
Чирмешәндә үткән җыенда район үзәге белән Кирпеч заводы поселогы арасындагы юлның таушалганлыгына зар белдергәннәр иде. Күптәнге проблема. Бу уңайдан, авыл җирлеге җитәкчелегеннән яхшы хәбәр алдык: киләсе елга бу юлны рәтләргә җыеналар. Бүген төзелеш эшләренең проект-смета язулары әзерләнә. Казанкалылар Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлары хөрмәтенә ясатырга теләгән истәлекле урын да булачак. Мәдәният йорты каршында урын алачак "һәйкәл"нең нигезен кордылар инде. Бу авылда 1926 нчы елда төзелгән башлангыч мәктәп бинасы да нык тузган. Район үзәгендә 2015нче елда чаңгыдан шуу базасы төзи башларга мөмкиннәр (бу хакта язган идек).
Ә Амур ягында яшәүчеләр Чирмешән елгасы аша басма сорый. Аны ясау өчен җитәкчеләр иганәчеләр булышлыгына да өметләнә.
Яңа Элмәле һәм Иске Элмәле халкын юллар торышы борчый. Башка торак пунктлардагы кебек аларда да сыер тотучылар, терлек асраучылар азайган.
Иске Котышта җәен су җитми: скважиналар тыгылган. Авыл җирлеге башлыгы әйтүенчә, аларны чистарту өчен 350-400 мең сумлап акча таләп ителә. Ярдәм сорап республика Дәүләт Советы депутаты Илгиз Салиховка хат юллаганнар.
Авылда узган җыенда врачлык амбулаториясе өчен "Ашыгыч ярдәм" машинасы сораганнар иде. Әлеге үтенеч үтәлде, медицина учреждениесенә УАЗ- "буханка" биргәннәр. Ә менә авылның көньягындагы чишмәне төзекләндерү мәсьәләсе әлегә хәл ителмәгән.
Туймәттә халыктан сөт сатып алу бәясенең түбән булуыннан канәгать түгел. Дөрес, эшмәкәрләр октябрь аенда продукциянең бәясен күтәрергә ышандырганнар.
Бу авылда пай җирләре өчен түләмәүләренә дә ризасызлык белдергәннәр. Халыкның мондый зары кайбер башка авылларда да бар.
Иске Кадида узган җыенда яктытаулылар үз авылларына балалар өчен уен мәйданчыгы куеп булмасмы икән дигәннәр. Әти-әниләр әлләни зур мәйданчыкка да өметләнмиләр үзе. Иске Кади авыл җирлеге составындагы Тукай поселогында яшәүчеләр су проблемасын кузгатканнар. Шунлыктан, җирле җитәкчелек киләсе елга бу авылда тагын бер скважина бораулатырга ниятли.
Ә Светлогорскида кибет юк. Әлегә бу авылга атнасына өч тапкыр Иске Кади эшмәкәрләре товар сатарга йөри. Иске Кади белән Якты Тау арасындагы юл начар - бусы да җыелышта халык җиткергән гозер.
Түбән Кәминкә авыл җирлегенә караган Кара Чишмәдә урам баганаларында фонарьлар аз диючеләр бар. Авыл җирлеге җитәкчелеге әйтүенчә, киләсе, 2015нче елда Түбән Кәминкәдә дә, Кара Чишмәдә дә утүткәргечләрне яңартачаклар: алюмин чыбыклар заманча СИПүткәргечләргә алмаштырыла. Шул вакытта яктырткычлар мәсьәләсен дә хәл итәчәкбез, ди җитәкчелек.
Кара Чишмәдә халык телендәге "Сары су" инеше аша салынган күпер "тузган". Бу авылда бер елны сугару системасының торбалары урланган булган. Аларны полиция хезмәткәрләре тапкан. Авыл кешеләре шул торбаларны күперне төзәтү өчен кулланып булмасмы, диләр.
Кара Чишмәдә дә җир пайлары өчен түләмиләр. Гомумән, халык монда авыл хуҗалыгындагы эшләрнең мөшкел булуына зарлана.
Иске Үтәмеш аша олы трасса уза. Монда җәяүлеләр өчен юл кичүләре ясау мөһим. Искесережкинолылар исә үзәк урам юлына вак таш җәймәсләрме дип өметләнә.
Ивашкинода да яхшы юллар сорыйлар. Әккәрәй мәдәният йорты бинасы тузган - аңа җитди ремонт кирәк. Белешүебезчә, әлегә бу эш киләсе ел планына кертелмәгән. Шул ук Әккәрәйнең "Югары урамы"нда яшәүчеләргә җәен су килми. Авыл җитәкчелеге әлеге проблеманы хәл итү максатында бу айда ук яңа су скважинасы бораулатмакчы. Монда кайберәүләрне тагын бер күренеш борчый: район үзәк больницасындагы чиратлар үзәкләренә үткән.
Кармышта, Яшәүчедә күкерт исеннән зарланучылар бар. Шушы ике авыл арасындагы юлларны да ансат кына үтәрлек түгел. Әле ярый, олы юлдан Кармышка кадәр 8 километр арада юлны төзәткәләп чыкканнар.
Лашманда яшьләр мәдәният йортына яхшы музыка җиһазы сорый. Ә әфганчы ветераннар компенсацияләр, ташламалы торак белән тәэмин итү мәсьәләләрен кузгаткан.
Шешминкада һәм Андреевкада суүткәргечләр иске. Республиканың "Чиста су" программасына кереп, аларны яңарту өчен проект эшләтү мөһим. Ә аның өчен акча кирәк. Башка торак пунктларда мондый проектларны нигездә халыктан җыелган акчага ясаттылар.
Бәркәтәдә быел ремонтланган мәктәп бинасында урнашкан балалар бакчасын да төзекләндерәсе бар. Әлеге авылдан Кармалка уңаендагы юллар чокыр-чакырлыга әверелгән.
Югары Кәминкәдә дә халык авылга керүче юлның таушалуыннан интеккән иде. Авылдашлары Искәндәр Гарифуллин тагын ярдәм кулы сузган: юл яңа асфальт белән шомартылды. Ә Кызыл Яр поселогында яшәүчеләр үзәк урам юлына вак таш җәйдертергә тели.
Күтәмәдә узган авыл җыенында элеккеге колхоз идарәсе бинасында ит һәм сөт эшләнмәләре ясау цехы ясарга теләк белдергәннәр. Әлеге ниятләр килеп чыкса, күпме кешегә эш урыннары булыр иде. Тик бинаны ремонтларга кирәк.
Мордва Афонькәсендә кибет юк. Бу проблема әле дә хәл ителмәгән.
Түбән Кармалкада үткән җыенда да авыл кешеләре юлсызлык белән бәйле дәгъваларын белдерә. Урам юлларына йөк машиналарын кертмәскә, диләр. Җирлек җитәкчелеге дә халык сүзенә колак салып, урамнарда йөк машиналары хәрәкәтен тыючы билгеләр урнаштыра. Ә Югары Карамал авылы читендәге чишмәне, алдан килешенгәнчә, "самообложение" акчасына төзекләндерәчәкләр.
Утыз Имәндә Кызыл Чишмәгә таба юл "чи кутыр" сыман. Бу хакта инде ничә еллар сөйлибез. Баксаң, аны ясату өчен юлның хуҗасы булу мөһим икән. Авыл җирлеге җитәкчелеге хәзер шуның өчен кирәкле язулар артыннан йөри. Ә Утыз Имәндә киләсе елда үзсалым акчасына авылның ике урамында юлны рәтләмәкчеләр.
Ульяновкада, ниһаять, киләсе елда балалар бакчасы төзерләр дигән өмет бар. 50 урынга исәпләнгән шундый учреждение бинасының проект-смета документларын эшли дә башлаганнар. Девичья Поляна авылында юлларны бераз рәтли алганнар.
Болардан кала да авылларда хәл итәсе мәсьәләләр бар. Бу хакта авыл җирлекләре башлыклары декабрь аена планланган җыеннарда хисап тотачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан