Гаепне үзебездән дә эзләргә кирәк
Соңгы елларда туган телгә хөрмәт, игътибар арта, милли үзаң уяна, башлаган иде. Кызганыч, бу озакка бармады, бүген хәтта милли республикаларда да милли мәктәпләр ябыла, туган тел кысрыклана. Кайбер әти-әниләр һәм балалар хәтта кухняда да русча гына аралаша. Белгечләр рус теленең чисталыгы уңаеннан да чаң сугалар. Туган телнең рәнҗетелүенә кем гаепле,...
Соңгы елларда туган телгә хөрмәт, игътибар арта, милли үзаң уяна, башлаган иде. Кызганыч, бу озакка бармады, бүген хәтта милли республикаларда да милли мәктәпләр ябыла, туган тел кысрыклана. Кайбер әти-әниләр һәм балалар хәтта кухняда да русча гына аралаша. Белгечләр рус теленең чисталыгы уңаеннан да чаң сугалар. Туган телнең рәнҗетелүенә кем гаепле, бу хәлне ничек төзәтергә? Район газетасы редакциясендә чираттагы "Түгәрәк өстәл" шушы темага багышланды.
Светлана Әхтәмова, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары:
- Туган телне саклауда, өйрәтүдә иң элек әти-әниләр җаваплы. Бала бишектән үк тәрбияләнә башлый бит. Билгеле, мәктәпләрдә туган тел дәресләрен укытуның роле зур, ул иң мөһимедер.
Менә безнең районда мордва телендә белем бирүче бер мәктәп тә калмады. Мордовия республикасының үзендә дә мордва мәктәпләре юк икән, русча гына укыйлар. Мордва Афонькәсендә бар иде ул, әмма анда балалар саны нык азайды.
Хәер, милли тәрбияне төрле максатчан чаралар, гореф-гадәтләр, йолалар аша да биреп була, моны беркем тыймый.
Александр Бочкарев (пенсионер, Чирмешән): - Мин үзем Шешминка кешесе, туган телем - рус теле. Татар, чуваш телләрендә иркен сөйләшәм, мордва сөйләмен дә аңлыйм. Хатыным, балаларым да әллә ничә тел беләләр. Бу бик яхшы бит. Мин озак еллар урман пунктында җитәкче булдым. Коллективта төрле милләт кешеләре эшләдек. Үз хезмәткәрләрем белән аларның үз телләрендә аралаштык.
Без Татарстанда яшибез, шуңа күрә татар телен дә белергә тиешбез дип саныйм. Кайберәүләренең балаларын татар телендә укытмас өчен судларга мөрәҗәгать итүләрен аңламыйм да, хупламыйм да.
Ирина Мишкина, Лагерка төп мәктәбенең чуваш теле һәм әдәбияты укытучысы:
- Туган телне мәктәптә укытып кына саклап калып була. Шунысы начар, безнең авылда яшьләр аз, балалар да күп түгел.
Өлкән класслар Шешминкага йөреп укый. Мәктәбебезнең статусы түбәнәю начар булды. Без бит өлкән класслар укучылары белән хәтта республика күләмендәге олимпиадаларда да чуваш теле һәм әдәбияты буенча алдагы урыннарны яулый идек.
Ильяс Мәслахетдинов, район Советы хезмәткәре: - Минем балачак, яшүсмер елларым Урта Азиядә үтте. Рус мәктәбендә укыдым. Татарстанга, әтинең туган ягына күчеп кайткач, туган телем нык шомарды. Сөйләшә белсәм дә, элек татарча укуым, язуым начар иде. Хәзер бу яктан да алга китеш бар.
Рәхмәт, безнең әти туган тел, милли тәрбия мәсьәләсендә гел таләпчән булды. Әби белән аралашуның да файдасы тигәндер. Монда бик дөрес әйттеләр, килешәм, туган телгә хөрмәт гаиләдә башланырга тиеш, әти-әнидән.
Агриппина Рыбакова, район мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе: - Без нинди дә булса бәйрәмне халыкчанлык стилендә, милли традицияләр аша оештырабыз. Рус, татар, чуваш телендәге чаралар еш үтә. "Уяв" бәйрәмен генә алыйк.
Сосновкада, Әккәрәйдә, мәсәлән, аны үзләре һәм бик югары дәрәҗәдә оештыралар. Ә менә мордва халкы бәйрәмнәрен оештыру, үткәрү өчен инициативалы белгечләр юк.
Маргарита Игнатьева, үзәк китапханә китапханәчесе: - Еш кына, "хәзер китап укымыйлар", дибез. Укыйлар, классиканы да, тармак тематик әдәбиятын да актив укучылар күп.
Безгә соңгы елларда меңнәрчә данә татар китаплары кайтты. Аларга ихтыяҗ да бар. Үзәк китапханәдә чуваш телендә 124 данә китап тәкъдим итә алабыз. Мордва телендә нибары бер китап калды. Дөресен генә әйткәндә, мордва китапларын сораучылар юк та.
Шуңа да игътибар иттем, мәктәпләрдә укучылар күбрәк теге яки бу әсәрнең төп нөсхәсен кирәксенәләр.
Милли үзаң тәрбияләүдә, туган телгә хөрмәт уятуда китапның да роле зур дип саныйм.
Ильяс Мәслахетдинов: -Хәзер, югары технологияләр заманында Интернет аша мәгълүматны туган телдә, әйтик, татарча да алып була. Моңардан файдаланырга кирәк.
Светлана Мортазина, социаль яклау бүлеге хезмәткәре:
- Ирем - татар, үзем чуваш милләтеннән. Безнең гаиләдә тел проблемасы юк. Татарчаны барыбыз да белә, балаларым чуваш телен дә аңлый. Русчаны да начар беләбез димәс идем. Төрле гаиләләр бар, хәтта күршедәге кайбер татар гаиләләрендә әти-әниләрнең балалары белән русча аралашуына гаҗәпләнәм. Аннан соң шул ягы да бар - гаиләдә әти-әни теленә мәхәббәт күбрәк әни кешегә бәйле.
Җәмилә Мотыйгуллина, мәгълүмати-методик үзәк методисты: Туган телебезнең кыерсытуларына яктагы кемдер түгел, үзебез - әти-әниләр дә гаепле. Максат куйсаң, теләсә нинди телне өйрәнеп була. Республикада татар телен өйрәнү өчен шартлар җитәрлек. Әйтик, Интернет буенча "Ана теле" дип аталучы дистанцион уку районда да дистәләрчә кешегә хуш килгән.
Александр Бочкарев: -Элеккеге буынның сөйләм культурасы югары. Ә хәзерге яшьләр рус телендә дә нормаль сөйләшә белми, илнең дәүләт телен имгәтәләр. Китап уку, тере аралашу җитми аларга.
Светлана Әхтәмова: - Дөрес, хәзерге балалар гына түгел, хәтта әти-әниләр дә Интернетка, телевизорга "ябышкан". Халык пассивлана бара, хәтта бушлай тәкъдим ителүче спектакльләргә, концертларга йөрергә иренәләр. Төрле милли бәйрәмнәрне еш оештырабыз, аларда да тамашачылар азрак җыела.
Сөйләшүне Кадыйр Гомәров язып барды.
Редакциядән. Туган телебезне, гореф-гадәтләрне, йолаларыбызны саклау, яклау, дини, милли тәрбия уңаеннан бәлки сезнең дә тәкъдимнәрегез, киңәшләрегез бардыр, хөрмәтле газета укучылар!!!
Гөлсирә Шәрифуллина фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев