Бу тормышта төрле хәлләр була. Кемдер үзенең газиз сабыйларыннан баш тарта, ә башкасы чит балаларны да үземнеке кебек, үз итеп тәрбияләп үстерә.
Бәркәтә авылында яшәүче 71 яшьлек Габдерафик абый Галиев тугыз ел элек, һич уйламаганда, күп балалы әтигә, дөресрәге "бабайга" әверелә. Ул асрамага өч малай ала.
Габдерафик абый Бәркәтәдә туып...
Бу тормышта төрле хәлләр була. Кемдер үзенең газиз сабыйларыннан баш тарта, ә башкасы чит балаларны да үземнеке кебек, үз итеп тәрбияләп үстерә.
Бәркәтә авылында яшәүче 71 яшьлек Габдерафик абый Галиев тугыз ел элек, һич уйламаганда, күп балалы әтигә, дөресрәге "бабайга" әверелә. Ул асрамага өч малай ала.
Габдерафик абый Бәркәтәдә туып үсә. Казан дәүләт химия-технология институтын тәмамлый. Туган авылында укытучы булып та эшли. Аннары Чабаксарда, Түбән Камада, Яр Чаллыда яшәргә, эшләргә туры килә.
Кызганыч, аның тормыш иптәше бик иртә вафат була. Ике баласының: кызының һәм улының үз гаиләләре бар инде. Олыгайгач, Габдерафик абый туган авылына кайтып нигезләнә. Авыру әти-әнисен карап, аларны соңгы юлга озата. Ялгыз яшәүдән очраклы хәл коткара.
Әниләрен ана хокукыннан мәхрүм иткәч, социаль ятим калган малайларны Бәркәтәдән балалар йортына җибәрергә булалар. Тик 1994нче елгы Илзир, 1995нче елгы Илмир һәм беренче класска да кермәгән, 1997нче елда туган Илдус Габдерафик абый янында, авылда калалар.
Шул вакыттан бирле аңа "бабай" дип эндәшәләр.
Опека һәм попечительлек бүлеге баш белгече Флера Рәхимҗанова белән Бәркәтәгә кичке мәлне бардык.
Егетләр шашлык пешерү белән мәшгуль иде. Өчесе дә өйдә, күрше малайлары да кергән.
- Әле хәзер генә эштән туктадылар, -дип каршы алды безне Габдерафик абый. - Мунчабыз иске, шуны ремонтлыйлар. Илмир да бер-ике көнгә генә кайтты.
Ул Чаллыда укый. Бүген Илзир дә, Илмир да студентлар. Икесе дә бер үк һөнәр сайлаганнар - физкультура академиясендә укыйлар. - Мин дә шунда укырга керәм,- дип куйды аларның энекәшләре Илдус.
Габдерафик абый беренче көннән үк өч малайга да саклык кенәгәләре ачып, ятимнәргә дәүләт тарафыннан бирелә торган акчаны шунда, алар исеменә сала башлый.
- Әүвәл киемнәрне аларга үзем сатып ала идем. Үсә башлагач, теләгәннәрен сайлап, үзләре ала башладылар, - ди Габдерафик абый.
Егетләр бик ачыклар, рәхәтләнеп сөйләшәләр. Шаяртып та алалар. Уку йортлары, дуслары турында ачыктан-ачык сөйлиләр.
Илмир да, Илзир дә укудан буш вакытта эшләп тә йөриләр икән. Йөртү таныклыгына укып, машина алырга хыялланалар. Егетләр үз максатларына ирешерләр дә, шундыйларга охшаганнар. Аларның үз көчләренә генә ышанып яшәргә өйрәнгәннәре күренеп тора. Ярый әле үз вакытында малайларга Габдерафик абый кебек кеше очраган. Егетләрдән, "Габдерафик абый белән мөнәсәбәтләрегез ничек соң?" - дигән сорау урынсыз яңгырар кебек булды.
Күренеп тора: алар аны ихтирам итәләр, тыңлыйлар. Бу йортка өйләренә кайткан кебек кайталар, чөнки монда егетләрне көтеп торучы бар.
Дөрес, йортта хатын-кыз булмавы да күренеп тора.
Хәер, озакламый егетләр киленнәр дә алып кайтырлар, өйләре тагын да ямьләнер.
- Билгеле, һәр гаиләдәге кебек, төрле чаклар булды. Барысы да шома бармады,- ди Флера Мансур кызы. - Мин Габдерафик абыйга бик рәхмәтле. Ул олы йөрәкле кеше. Өч малайны үз янына сыендырып, аларны тәрбияләде. Алар өчен иң якын кеше булды.
Малайларның шулай спорт белән дус булуларында Габдерафик абыйның хезмәте зур. Ул, машина яллап, аларны берничә ел дәвамында атнага берничә тапкыр Чирмешәнгә боз сараена һәм физкультура сәламәтләндерү үзәгенә йөрткән.
Габдерафик абый һәм малайлар турында Бәркәтә авыл җирлеге башлыгы Гөлфәния Гайнанованың да фикерен белештек.
- Бер начар сүз әйтә алмыйм. Малайлар бик әйбәт. Мәктәптә дә тырышып укыдылар, бөтен спорт ярышларында актив катнаштылар. Габдерафик абыйга рәхмәт кенә әйтергә кирәктер. Авыл укытучылары да балаларны тәрбияләүгә үз өлешләрен керттеләр дип саныйм,- диде ул.
Автор фотолары.
Нет комментариев