Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Эшләгәнне күрә дә белергә кирәк

Иң алдынгы комбайнчыларга муниципаль район башлыгының акчалата премияләре тапшырылды. Урак вакытында мондый бүләкләүләр һәр биш көн саен булачак. Бүген басуларда иртәдән кичкә хәтле көч куючы механизаторлар, авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм район җитәкчелегенең максаты да, бурычлары да уртак. Урып-җыюны югалтуларсыз һәм кыска срокларда тәмамларга кирәк. Район кырларында борчак һәм уҗым культу-ралары...

Иң алдынгы комбайнчыларга муниципаль район башлыгының акчалата премияләре тапшырылды. Урак вакытында мондый бүләкләүләр һәр биш көн саен булачак.


Бүген басуларда иртәдән кичкә хәтле көч куючы механизаторлар, авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм район җитәкчелегенең максаты да, бурычлары да уртак. Урып-җыюны югалтуларсыз һәм кыска срокларда тәмамларга кирәк. Район кырларында борчак һәм уҗым культу-ралары суктырылып бетте, бүгенге көндә арпа, солы уңышы җыела, берничә көннән бодайга да төшәргә ниятлиләр.

- Бүген комбайнчылар өчен гаять җаваплы һәм авыр чор. Урып - җыюның барышы, нигездә, алардан тора.

Безнең максат - төрле яклап ярдәм күрсәтү һәм аларның эшен күреп, бәяли белү дә,- диде муниципаль район башлыгы Нурхамәт Хәмидуллин, комбайнчыларга 5 көнлек нәтиҗәләр буенча район премияләрен тапшырганда. Әлеге бүләкләр алдынгыларга, иң тырыш, өлгер комбайнчыларга бирелде. Аларга "Нью - Холланд" һәм "Тукано" комбайннарында эшләүче Алик Дәүләтбаев, Андрей Матягиннар ("Күтәмә"), Минсәгыйт Шәйхетдинов ("Чирмешән АГРО"), Михаил Куликов, Ранас Гатауллин ("Чирмешәнагрохезмәтләре"), ДОН-1500, "Енисей" комбайннарында хезмәт куючы Алексей Мироненко ("Кади"), Алексей Симухин ("Сөлчә"), Петр Андреев ("Серендеев Н.И" КФХ), Тәлгать Садыйков ("Лашман АГРО"), Ильяс Мөбердиннар ("Алга") лаек булдылар.

Премияләрне артык купшы тантана оештырмыйча, эш вакытында һәр комбайнчыга район башлыгы Н.Хәмидуллин үзе тапшырды. Бәйрәм итәр чак түгел, әнә, хуҗалык җитәкчеләре сүзләренә караганда, комбайннар ялга да тукталмыйлар, комбайнчы белән ярдәмчесе төшке ашны да чиратлашып ашыйлар икән.

Шулай тырышучылар гына югары нәтиҗәләргә ирешә һәм башкаларга да үрнәк булып тора шул, аларның хезмәте, чынлап та, хөрмәткә лаек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined алдынгы комбайнчыларга – акчалата премия

2
X