Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Элмәле кырларына чәчкечләр чыга

"Сөлчә" җәмгыятендә бүген арпа һәм солы чәчәргә керешәләр. Моңа кадәр 300 гектарда уҗым культураларын, 400 гектарда күпьеллык үләннәрне минераль ашламалар белән тукландырганнар, тырмалаганнар да. -Бөртекле культураларны соң чәчә башлау җирнең юеш булуы белән бәйле, - ди җәмгыять рәисе Хәмзә Хамматов. -Быел бит кар сулары җиргә сеңә барды. Хәтта тау сыртлары...

"Сөлчә" җәмгыятендә бүген арпа һәм солы чәчәргә керешәләр. Моңа кадәр 300 гектарда уҗым культураларын, 400 гектарда күпьеллык үләннәрне минераль ашламалар белән тукландырганнар, тырмалаганнар да.


-Бөртекле культураларны соң чәчә башлау җирнең юеш булуы белән бәйле, - ди җәмгыять рәисе Хәмзә Хамматов. -Быел бит кар сулары җиргә сеңә барды. Хәтта тау сыртлары да әле генә кипшенә.

Агрегатлар, билгеле, эшсез тормый, һәр көнне 4-5 трактор көздән сөрелгән участокларда дым каплата. Владимир Гурьянов Иске Элмәледәге участокта Т-150 тракторы белән бүген дә дистәләп гектарда җир тырмалаган.

-Тракторны да, тырмаларны да үзем көйләдем, ремонтладым, - ди тәҗрибәле механизатор. -Эшләргә кызыксындыру бар, ай саен хезмәт хакы алабыз. Әле кырга чыгар алдыннан да акча бирделәр.

Владимир Гурьянов әйтүенчә, алар икешәр баш сыер, бозау асрыйлар, бер бозауны күмәк хуҗалыктан алганнар. Идарә, кирәк икән, бөртек белән булыша, печән, салам проблемасы юк. Шуңа күрәдер, Элмәле кырларында эшләүчеләр арасында Лашманнан килеп йөрүчеләр дә күп.

Ә Сергей Борисов - Иске Котыштан. Бу хуҗалыкта әле яңа кеше, уңган механизатор. Бүген арпа чәчеләчәк участокта дым каплата.

Көн кызу, аяз булгач Элмәледә дә җир участоклары тигез өлгерә. Шуңа күрә эшне кызулатмакчылар. Ашлама, орлык, дизель ягулыгы җитәрлек, тракторлар ватылып тоткарлык тудырмаса монда язгы кыр эшләре ун көн - ике атнадан озакка сузылмас.

Бүген "ЧИРМЕШӘНАГРО", "Күтәмә АГРОфирмасы", "Камалов И.Р.", "Лениногорск АГРОфирмасы" җәмгыятьләрендә дә агрегатлар көйле эшли. "ЧИРМЕШӘНАГРО"да шикәр чөгендере дә чәчә башладылар.

Быел 46 мең 30 гектарда чәчү үткәрәсе бар, шуның 26 мең 912 гектары - бөртеклеләр, 1950 гектары - шикәр чөгендере, 9841 гектары - көнбагыш, 2026 гектары - кукуруз.

Тулаем, район буенча 13 мең 272 гектарда дым каплатылган (пландагының 24 проценты), 474 гектарда арпа, 120 гектарда бодай чәчелгән. Күпьеллык үләннәр тиешленең 66, уҗым культуралары 43 процент өлешендә минераль сый алган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined