Дуслаштыра торган бәйрәм
Башкаларның хөрмәтенә ирешим дисәң, иң элек үзең яхшы булырга кирәк. Бу гореф - гадәтләргә дә кагыла. Сабантуй кебек зур, тансык бәйрәм барча халыкларны берләштерүгә, дуслык җепләрен ныгытуга этәргеч бирә. Узган атна шимбәсендә Саратовта оештырылган өлкә Сабан туенда әлеге сүзләрне еш кабатладылар. Башкаладан берничә дистә километр читтәрәк, Усть - Курдюм поселогында...
Башкаларның хөрмәтенә ирешим дисәң, иң элек үзең яхшы булырга кирәк. Бу гореф - гадәтләргә дә кагыла. Сабантуй кебек зур, тансык бәйрәм барча халыкларны берләштерүгә, дуслык җепләрен ныгытуга этәргеч бирә.
Узган атна шимбәсендә Саратовта оештырылган өлкә Сабан туенда әлеге сүзләрне еш кабатладылар. Башкаладан берничә дистә километр читтәрәк, Усть - Курдюм поселогында биш меңләп кеше - төрле милләт халкы рәхәтләнеп күңел ачты, бәйгеләрдә көч сынашты.
...Сәгать инде ун тулып килә, әмма Иделнең бер кушылдыгы янында, бәйрәм буласы урында яр буенда халык санаулы гына. Ничектер күңелдә борчылу уянды. Ярты сәгать үттеме - юкмы, мәйдан тирәсенә ташкын булып диярлек кунаклар агыла башлады. Рәсми тантананы көтеп тормастан, Саратовның үз сәнгать осталары концертны башлап та җибәрделәр. Зур артистлары - бик күп бәйгеләр лауреаты Таһир Салихов, "Тургай" ансамбле чыгышларын алкышларга күмделәр. Монда аларны яхшы беләләр!
Тау сыртына рәт-рәт тезелгән сәүдә нокталары татар милли киемнәре, дини кулланмалар, җыр дисклары тәкъдим итсә, арырак шашлык, пылау ашарга, тәмле чәй эчәргә кыстыйлар. Анда оешып, монда оешып, өстәлләргә яки чирәмгә утырып табын көйләүчеләр күп. Шуңа да игътибар иттек: бер генә табында да аракы күренми. Исерекләр дә очрамый. Бездә бит кайберәүләр бәйрәмгә килгәндә үк исерек була, мәҗлес аракысыз үтми. Дингә, татар теленә хөрмәтләрен югалт-маганга да рәхмәт Саратовта гомер итүче кардәшләргә!
Ниһаять, Сабантуй башланды. Губернатор үзе күренмәсә дә, бәйрәмгә өлкәдән, Саратов районыннан бик күп җитәкчеләр, депутатлар, иҗтимагый оешмалар вәкилләре килгән.
"Сабантуйның нәкъ безнең район территориясендә узуына бик горурланабыз", - диде Саратов районы башлыгы Анатолий Зотов, котлау сүзендә.
Аннары ук диярлек сәхнәгә Татарстан Республикасы вәкилләрен чакырдылар. Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Ренат Вәлиуллин Саратовта моннан 20 ел элек ачылган татар милли гимназиясен быел тәмамлаучы егетләргә һәм кызларга, милләтебезгә актив хезмәт итүче кайбер саратовлыларга махсус бүләкләр тапшырды, котлауларын ирештерде.
Безнең район делегациясенә аеруча хөрмәт күрсәттеләр дия алабыз. Муниципаль район башлыгы Нурхамәт Хәмидуллин Саратов өлкә Сабан туенда катнашучыларга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән тәбрикләү текстын укыды, Саратов өлкәсе губернаторына дип, Саратов районы башлыгына да, башка күп кенә җитәкчеләргә - кунакларга истәлеккә бүләкләр бирде, делегациябезне якын туганнардай каршылаулары, кунак итүләре, ачык йөз күрсәтүләре өчен рәхмәт белдерде.
Артистларыбыз чыгышын да яратып кабул иттеләр. Алар Башкортстанның Стәрлетамак дәүләт филармониясе артистларының сәгатьтән артык дәвам иткән концертыннан кимне куймадылар.
Саратов сабан туена райпобыз төрле тәм - томнар, сувенирлар алып барды, аеруча чәкчәк яхшы сатылды, җитмәде дә. Үзәк ашханә мул табыннар көйләде.
Инде уеннар хакында. Монда кул көрәштерәләр, юан колга башына менәләр һәм көрәшәләр генә.
Башка уеннар оештырылмый. Көрәш аерым урында үтте. Көрәшчеләр күп түгел. Безнең Ренат Бәдретдинов 80 килограммлылар төркемендә җиңүче булды, ә Сабан туеның абсолют батыры булып, инде уналтынчы тапкыр, Руслан Сәләмов калды, аңа кыйммәтле төсле телевизор һәм симез сарык бүләк иттеләр.
Көрәш дигәннән, без дә аны кызыксынып күзәттек, алышларда җиңүчеләрне күбрәк баллар буенча ачыкладылар. Чиста, сыртка салып җиңүләр сирәк. Ә Ренат бик матур көрәште, бүләккә микродулкынлы мич алды. "Менә шулай көрәшергә кирәк", - дип, аны аеруча мактап, көч биреп торучылар якташлар булып чыкты - Зәки Шиһабетдинов Кукмара районыннан икән, отставкадагы офицер. Саратовта хезмәт иткән, шунда төпләнеп калган. Бүген ул - КамАЗ автоүзәге директоры. Сабан туен оештыруда алар оешмасы да матди ярдәм күрсәткән.
Гомумән, бәйрәмгә әзерлек, аны үткәрү мәшәкатьләрен Саратов өлкәсендәге татар эшкуарлары, татар милли автономиясе үз җилкәләренә алганнар, хакимият булышлыгы юк дәрәҗәсендә.
"Безнең иң зур кешебез - "главный татарыбыз" - Камил Аблязовка зур рәхмәт, - диләр Сабантуйны оештыручылар. - Ул булмаса берни эшли алмас идек".
Камил Аблязов Татарстан Республикасының Саратовтагы сәүдә - икътисади вәкиле, "Нарат" холдинг компаниясе хуҗасы, өлкәдә бик йогынтылы җитәкче, эшкуар икән.
Егерме ел элек оешкан "Нарат" компаниясендә 8 меңләп (!) кеше эшли. Ул агач, бөртек эшкәртү, силикат кирпеч, пыяла, известь җитештерү, төзелеш, сәүдә белән дә шөгыльләнә, табышның сизелерлек өлешен өлкәдәге татар халкының милли мәнфәгатьләрен кайгыртуга юнәлтә.
Барысы 70 мең тирәсе татар (казахлар, украиннар да шул чама) яшәүче Саратов өлкәсендә, аның башкаласында татар милли гимназиясе ача алганнар. Аңа егерме ел вакыт узган. Гимназияне башка уку йортларына өлге итеп куялар. Биредә укучылар татарча, русча, инглизчә, башка кайбер телләрдә дә шатырдатып сөйлиләр, укыйлар, язалар, бик күп федераль бәйгеләрдә алдынгы урыннар яулыйлар.
Кызганыч, гимназия 350 генә урынлы, алдагы уку елында беренче класста укырга теләүчеләрдән алынган 93 гаризаның 50се генә канәгатьләндереләчәк.
Сабантуй мәйданына терәлеп үк торучы Усть - Курдюм мәчетенә, олылардан бигрәк, яшьләр күп йөри икән. Бу дин йорты 13 ел элек салынган. Өлкәдә башка мәчетләр дә буш тормый, алдарак язылганча, монда дин нык көчле, мишәрләребез әби - бабаларына, гореф - гадәтләргә хөрмәтле.
...Саратовка Нурлат, Тольятти, Сызрань ягыннан бардык. Бер якка 700 километрга якын юл үтелде. Юлларның сыйфаты, турысын әйтү кирәк, начар. Без бу яктан мактана алабыз, бөтен җирдә олы юллар рәхәтләнеп йөрерлек.
Һава торышы Аллаһы Тәгалә кулында, нишләтәсең, быелгы яз саратовлыларны бик сөендерми, явым - төшемнәр булмаганга, чәчкәннәр тишелә алмый, үсемлекләр саргая башлаган. Дөрес, без килер алдыннан гына бераз яңгыр яуган. Хәер, Саратов өлкәсе зур бит, төрле җирдә төрлечәдер.
Иген кырлары сокландырмады. Көнбагыш, кукуруз, сабан культуралары чыгып кына килә, уҗымнар начар. Күп участоклар - тип-тигез җирләр эшкәртелмәгән, чәчелмәгән, аларны чүп үләннәре басып киткән. Йөзләрчә километр юл үтеп бер - ике җирдә генә мал көтүе күрдек.
Юлда очраган кайбер авыллар ташландык, кызганыч хәлдә. Йортлар тирәсен бездәге кебек пөхтәләү, капка һәм коймаларны буяу, чүп үләннәрен чабу гадәткә кермәгән бугай. Шулай да ул якларда татар авыллары барыбер төзек, чиста, нык күренә.
Чит җирләрдә йөреп гыйбрәт алу яхшы. Шөкер, республикабыз шәһәрләре һәм район үзәкләре берсеннән - берсе матурлана бара. Чирмешәнебез, авыллар һәм поселоклар теләсә кайсы кунакка күрсәтерлек.
Юлларыбыз шома. Быел һава торышы идеаль, бар да күкрәп үсә. Моңа шөкер итә белик. Саратовлыларга да имин тормыш, бәхет һәм мул яңгырлар телибез. Алар безгә тагын да якынайды. Андагы Сабантуйга инде өченче тапкыр бардык. Тагын күрешергә язсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев