Дуслаштыра торган бәйрәм
Башкаларның хөрмәтенә ирешим дисәң, иң элек үзең яхшы булырга кирәк. Бу гореф - гадәтләргә дә кагыла. Сабантуй кебек зур, тансык бәйрәм барча халыкларны берләштерүгә, дуслык җепләрен ныгытуга этәргеч бирә.
Узган атна шимбәсендә Саратовта оештырылган өлкә Сабан туенда әлеге сүзләрне еш кабатладылар. Башкаладан берничә дистә километр читтәрәк, Усть - Курдюм поселогында...