Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Дәүләткә өметлән, хәстәрен үзең дә күр

Шәхси хуҗалыкларда терлек асраучыларга ярдәм итәргә кирәк. Соңгы берничә елда бу сүзләр еш яңгырый. Авылларда терлекләрнең баш санын киметүгә юл куймаска, дип чаң кагалар. Булышалар да: өстенлекле кредитлар, субсидияләр бирәләр. Кайбер районнарда шәхси хуҗалыкларга ашлык белән, терлек азыгы әзерләргә дә нык ярдәм итәләр икән. Ә безнең райондашлар бу проблеманы ничек...

Шәхси хуҗалыкларда терлек асраучыларга ярдәм итәргә кирәк. Соңгы берничә елда бу сүзләр еш яңгырый. Авылларда терлекләрнең баш санын киметүгә юл куймаска, дип чаң кагалар. Булышалар да: өстенлекле кредитлар, субсидияләр бирәләр.
Кайбер районнарда шәхси хуҗалыкларга ашлык белән, терлек азыгы әзерләргә дә нык ярдәм итәләр икән. Ә безнең райондашлар бу проблеманы ничек хәл итә? Бүгенге сорашу шул хакта.

Фәнзилә Садриева (Әмир):- Без ел да диярлек мал азыгын үзебез әзерлибез. Моточапкычыбыз, тракторыбыз бар. Бу эштә балалар да бик булыша. Быел җиде машина печән кайтардык. Дүрт баш мөгезле эре терлегебез бар. Азыкны колхоздан да бушка бирмиләр: сатып алсаң гына.
Зәлифә Шәрифуллина (Тукай): - Терлегебез күп. Үзем дә, иптәшем дә өйдә генә. Дүрт балабыз бар. Мал асрап көн күрәбез. Печәнне үзебез чаптык. "Кади" хуҗалыгына мөрәҗәгать итсәк, баш тартмыйлар. Фуражны, печәнне сатып алсак та, җәмгыять саламны бушлай бирә. Авыл җирендә яшәп, ничек инде терлек асрамыйсың ди. Мин үзем шәһәр кызы, әмма авылны бик яратам.
Татьяна Давыдова (Яңа Элмәле): - Без, нигездә, терлек өчен азыкны сатып алабыз. Хәзер бит аны табу, сатып алу проблема түгел. Үзебезнең "Сөлчә" җәмгыятеннән дә сатып алырга мөмкин, ә саламны бушлай бирәләр.
Мал асрау күп хезмәт, зур чыгымнар сораса да, сыерсыз яшәүне күз алдына да китерә алмыйм. Өстәлдә һәр көнне үзеңнең сөтең, каймагың, эремчегең. Җәй буе оныкларым авылда яшиләр, аларны да сөт ризыклары белән сыйлыйм.
Гүзәлия Лотфуллина (Лашман): - Мин үзем дә, ирем Алмаз да "Лашман" хуҗалыгында эшлибез. Эш хакы исәбенә, мал өчен азыкны да, бозаулар да бирәләр. Печәнне үзебез дә чабабыз. Узган елны әле пай җирләре өчен бөртек тә биргәннәр иде, быел да вәгъдә итәләр.
Нина Макарова (Иске Элмәле): - Яшьләр бүген терлек, сыер асрауны отышлы түгел дип саныйлар. Чөнки азыгын сатып алырга кирәк. Без ирем белән икебез дә пенсионерлар. Алты малай үстердек. Гомеребез эшләп узды. Хәзер дә тик кенә утырасыбыз килми - терлегебез күп. Техникабыз да үзебезнеке.
Пай җирләребезне үзебезгә алып, шунда мал азыгы үстерәбез. Мал асрау керемле тармак булмаса, халык моның белән шөгыльләнмәс иде. Ә хәзер терлек асраучы бик күп. Дөрес, күпчелек аларны ит өчен симертә.
Марат Әгълүков (Кара Чишмә): - 30 башка якын терлегебез бар. Азыкны Әлмәт районыннан сатып алам, үз машинам белән ташыйм. Бүген бит, акчаң булса, мал азыгы белән проблема юк. Китереп тә бирәләр, дөрес, анысы өчен дә өстәмә акча алалар. Ә дәүләт ярдәменә килгәндә, 2010нчы елны бер сыер башына бераз фураж таратканнар иде.
- Авыл халкының тормыш дәрәҗәсен һәм эшлекле активлыгын күтәрү максатында авыл җирлегендә берничә программа эшли,- ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең мәгълүмат һәм консультация бүлеге баш белгече Розалия Гайсина. - Аларда катнашып, грант алырга мөмкинлек бар. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларга өстенлекле кредитлар бирү дә каралган. Агымдагы елның үткән алты аенда 190 райондашыбыз 53 миллион сумлык ташламалы кредит алды.
Әлеге мәсьәлә буенча сораулар булса, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә 2-27-91 телефонына шалтыратып була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined авыл хуҗалыгы Шәхси хуҗалыклар ярдәм