Девичья Поляна егете ник укудан бизгән?
Соңгы вакытларда балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиягә укырга теләмәүче егетләр еш чакырыла башлады. Нурлат аграр техникумында белем алучы Девичья Поляна егете дә быел уку йортында сирәк күренә. Ул үзенең бу гамәлен армиягә китәргә теләве белән дәлилли, исәбе - контракт буенча хезмәт итәргә. Дөрес, яшь кешенең мондый...
Соңгы вакытларда балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиягә укырга теләмәүче егетләр еш чакырыла башлады.
Нурлат аграр техникумында белем алучы Девичья Поляна егете дә быел уку йортында сирәк күренә. Ул үзенең бу гамәлен армиягә китәргә теләве белән дәлилли, исәбе - контракт буенча хезмәт итәргә. Дөрес, яшь кешенең мондый теләге булу яхшы, тик армиягә дә белемле егетләр кирәк бит.
22 сәгатькә кадәр өенә кайтып җитә алмаган, балигъ булмаган чирмешәнленең әти-әнисенә 700 сум штраф салынды.
Җәмәгать урынында спиртлы эчемлек кулланган - балигъ булмаган яшүсмерләр дә комиссия каршына бастылар. Әлеге егетләрнең әти-әниләренә дә акча янчыгын бераз нәзегәйтергә туры киләчәк.
Бала тәрбияләүгә җитди карамыйча, "салгаларга" яраткан Э. ялгышын аңлаган кебек. Административ эш ачылгач, әни кеше эшкә дә урнашкан, ире дә аны бу начар гадәтеннән биздерергә ышандыра. Газ кулланган өчен бурычлары да җыелган булган, аны да түләгәннәр. Балаларның тормыш шартлары яхшыруга өмет бар.
Утырыш ахырында комиссия членнары Чирмешән лицеенда тәрбия эше белән таныштылар. Директор урынбасары Лилия Шәйхетдинова хокук бозуларны кисәтү чаралары турында сөйләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев