Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Даруларны бушлай да бирәләр

Районда 3 меңләп кеше рецепт буенча дарулар алганда ташламалардан файдалана. Агымдагы елның икенче яртысы өчен даруларга апрель аенда ук заказ биргәннәр. -Ташламалы шартларда бирелергә тиешле даруларның килешенгән исемлеге бар. Без шул исемлектә булган даруларга гына заявка юллый алабыз,- ди район үзәк больницасының клиник фармакологы Саимә Әбдерәшитова.-Федераль ташламалардан файдаланучыларга ел буена...

Районда 3 меңләп кеше рецепт буенча дарулар алганда ташламалардан файдалана. Агымдагы елның икенче яртысы өчен даруларга апрель аенда ук заказ биргәннәр.

-Ташламалы шартларда бирелергә тиешле даруларның килешенгән исемлеге бар. Без шул исемлектә булган даруларга гына заявка юллый алабыз,- ди район үзәк больницасының клиник фармакологы Саимә Әбдерәшитова.-Федераль ташламалардан файдаланучыларга ел буена 7 миллион, ә региональ ташламалардан файдаланучыларга 1 миллион 800 мең сумлык дарулар кайтарыла. Препаратларга заказ биргәндә, исемлекне участок врачлары белән килешеп төзибез.
Иң элек шикәр диабеты һәм бронхиаль астма белән авыручылар өчен кирәкле даруларга заказ бирелә, чөнки алар дарусыз тора алмый.
Агымдагы елның өч аенда федераль ташламаларга ия кешеләргә 4208 рецепт буенча 1 миллион 639 мең 371 сумлык дару бирелгән. Бер кешегә айга уртача 679 сумлык дару каралган. Ә региональ ташламаларга ия авырулар 758 рецепт буенча 376 мең 815 сумлык дару алган.
Районда бик кыйммәтле даруларга мохтаҗ 7 кешегә өч айда рецепт буенча 373 мең 369 сумлык дару биргәннәр.
Тудыру сертификатлары буенча да авырлы хатыннарга рецепт буенча дарулар бирү каралган. Өч айда алар 92 рецепт буенча 54 мең 578 сумлык дару алган.
-Һәр айның 20сеннән соң, киләсе ай өчен дарулар кайтарыла, җитешмәгәннәрен соңрак та китерәләр, - ди аптека мөдире Алсу Мортазина. - Үткән айдан калган дарулар да бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан аптека