Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чүпне килеп алалар

Чирмешәндә дә каты көнкүреш калдыкларын капчыкларда килеш җыя башладылар. Әлегә бу эш район үзәгенең көнчыгыш өлешендә генә башкарылачак. Атнага ике тапкыр, дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрне, иртәнге сәгатьләрдә коммуналь хуҗалык транспорты Бакча, Тынычлык, Төньяк, Октябрьнең 70 еллыгы, Сәйдәш, Силантьев, Төзүчеләр, Татарстан, Кояшлы, Курасанов, Элемтәчеләр, титов, Энергетиклар, Гаяз Исхакый, Юлчылар, Бари Габдрахманов,...

Чирмешәндә дә каты көнкүреш калдыкларын капчыкларда килеш җыя башладылар.

Әлегә бу эш район үзәгенең көнчыгыш өлешендә генә башкарылачак.
Атнага ике тапкыр, дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрне, иртәнге сәгатьләрдә коммуналь хуҗалык транспорты Бакча, Тынычлык, Төньяк, Октябрьнең 70 еллыгы, Сәйдәш, Силантьев, Төзүчеләр, Татарстан, Кояшлы, Курасанов, Элемтәчеләр, титов, Энергетиклар, Гаяз Исхакый, Юлчылар, Бари Габдрахманов, Газизуллин, Газ, Технический, Утыз Имәни, Октябрьнең 50 еллыгы, Юбилей урамнарын әйләнеп чыгып, капчыкларга тутырылган чүп-чарны җыя.
- Киләчәктә бу урамнардан контейнерларны да алачакбыз,- диде "Чирмешән районы коммуналь челтәрләре" җәмгыяте директоры урынбасары Илнар Минһаҗев, чүп җыючы трактор артыннан машинада барганда. Инде байтак урамнарны әйләндек. Капчыклар гы- на юк. Ә менә контейнерлар агач ботаклары, бәрәңге сабаклары, төзелеш материаллары белән тулып ташкан.
- Ел саен шул күренеш. Халык арасында күпме аңлату эше алып барабыз. Файдасы юк. Әле ул контейнерларны бер урыннан икенче урынга күчереп йөртәләр. Берсе дә өй алдында тотасы килми,- дип дәвам итте сүзен Илнар Мингали улы.
- Хәзер инде андый проблемалар булмас. Дөрес, көнкүреш калдыкларын капчыкларда килеш җыеп алуны гадәткә керткәнче бераз вакыт кирәк. Чирмешәнлеләрнең бу мәсьәләдә сабыррак булуларын сорыйбыз. Лашманда да, контейнерларны алып, чүпне трактор белән җыя башлагач, әүвәл шулай ук сораулар, аңлашылмаучанлыклар күп булды. Хәзер алар бик канәгать. Бу ысул үзен аклады.
Ә чирмешәнлеләр калдыкларны капчыкларга салып җыю турында нәрсә уйлыйлар икән?
Рузалия Нуретдинова: - Элек бездән ерак түгел генә торучы контейнер һәрвакыт тулып ташкан була иде. Андагы чүп-чар очып, безнең йортларга кадәр килеп җитте. Күршеләр белән гел җыештырып тордык. Ниһаять, ул контейнерларны алып киттеләр. Хәзер капчыклар белән җыйганнарына без бик тә канәгать.
Марина Яковлева: - Без инде көнкүреш калдыкларын контейнерга ташлап калдырырга күнеккән. Әле хәзер дә шулай эшлибез. Шуңа да бу яңалык турында әлегә бернәрсә дә әйтә алмыйм.
Кадрия Гамирова: - Бер көнне чүп-чар тутырылган кап- чыкны, килеп алып китерләр дигән өмет белән, урамда куеп калдырган идем. Төшке ашка кайтсам, чүп урам буе таралып ята. Этләр капчыкны ертканнар. Ялым шул чүпне җыеп узды.
Коммуналчылар үз хезмәтләренә җаваплырак карасыннар иде.
Марс Галәүтдинов: - Без бу эшне хуплыйбыз. Элек чүп-чар таралып ята иде. Аны кемдер җыярга тиеш. Ә хәзер һәрберсе үзенең капчыгын урамга чыгарып куя, аны йорт каршыннан алып китәләр. Минемчә, бу эшне тиешле дәрәҗәдә оештыра алсалар, файдасы булыр, урамнар чистарып калыр.
Саимә Сәгыйрова: - Шенталада күптән шулай эшлиләр. Әмма анда халык эшкә киткәнче, транспорт белән капчыкларны җыеп чыгалар. Без инде өйдә торгач, аларны кайчан да чыгара алабыз, ә менә эшкә баручыларга ничектер?! Ә гомумән алганда, мин бу ысулга каршы түгел, бәлки яхшырак та булыр.
Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Урамнар