“Чиста шәһәр“ Чирмешәнне тагын да матуррак итмәкче
Узган ел ахырыннан район үзәгендә каты коммуналь калдыкларын җыю белән Әлмәтнең "Экосервис" компаниясенә караган җаваплылыгы чикләнгән "Чиста шәһәр" җәмгыяте шөгыльләнә. Хәзер алар бу хезмәтне район авылларында да башкара. Коммуналь-көнкүреш калдыкларын җыюда һәм чыгаруда нинди проблемалар бар, җәмгыять бу юнәлештә эшен ничек дәвам итмәкче? "Чиста шәһәр" ҖЧҖ директоры Марат Миңнеханов "Безнең...
Узган ел ахырыннан район үзәгендә каты коммуналь калдыкларын җыю белән Әлмәтнең "Экосервис" компаниясенә караган җаваплылыгы чикләнгән "Чиста шәһәр" җәмгыяте шөгыльләнә. Хәзер алар бу хезмәтне район авылларында да башкара. Коммуналь-көнкүреш калдыкларын җыюда һәм чыгаруда нинди проблемалар бар, җәмгыять бу юнәлештә эшен ничек дәвам итмәкче?
"Чиста шәһәр" ҖЧҖ директоры Марат Миңнеханов "Безнең Чирмешән" хәбәрчесенең шул хактагы сорауларына җавап бирде.
-Марат Әсхәтович, сезнең предприятиенең безнең райондагы эшчәнлегенә берникадәр нәтиҗәләр дә ясарга буладыр инде.
-Әйе, бу яктан уңышларыбыз бар. Бүген районда каты көнкүреш калдыкларын замана таләпләренә туры китереп җыю җайга салынды дияргә мөмкин. Чирмешәндә шактый гына евро-контейнерлар урнаш тырдык. Чүпне аерым җыюны оештырабыз, полиэтилен һәм пластик шешәләр, эшләү вакыты чыккан батарейкалар өчен аерым контейнерлар кую дәвам итә.
-Макулатура, кәгазь, картон өчен урамнарда никтер махсус контейнерлар юк.
-Әүвәл без аларны аерым җыярга ниятләгән идек. Аннан бу мөмкинлек мәктәп укучыларына тапшырылды, алар макулатурадан бераз акча эшли. Балалар җыйган кәгазь калдыкларын без алып китеп тапшырабыз. Аның акчасы тиененә кадәр мәктәпләргә бирелә. Бу - бик уңышлы социаль-тәрбияви проект.
-Чүп-чарны шәхси сектордан капчыкларда килеш җыясыз. Шул ук вакытта урамнарда, күп фатирлы йортлар, оешмалар тирәләрендә яңа төрле контейнерлар күбәйде. Элекеге тимер чүп савытларыннан матуррак та күренә алар.
-Ул евроконтейнерлар бик ипле, йөртергә дә җиңел. Соңгы вакытта халык шундый урналар урнаштыру хакында сорый. Хәзер без, Чирмешән авыл җирлеге җитәкчелеге белән килешеп, киңәшләшеп, контейнерларны район үзәгенең төньягындагы яңа микрорайон урамнарына эксперимент рәвешендә куеп карамакчыбыз. Халык ничек кабул итәр? Болай чүп таралып, тузып ятачак дип борчыласы юк, евроконтейнерларның капкачлары бар, чүпне педальгә басып - капкачын ачып саласы. Капчыкларны кошлар, этләр туздыра алмый. Минемчә, мондый контейнерлар куйсак, урамнарыбыз тагын да чистарып кына калачак.
Әгәр дә кайсыдыр урамда яисә аның бер өлешендә яшәүчеләр чүп-чарны контейнерларда җыю җайлырак дигән теләк белдерсә, безгә (84396) 2-52-69 номеры буенча шалтырата ала.
Эшне камилләштерү уңаеннан башка сораулар белән дә шул телефон буенча мөрәҗәгать итсеннәр.
-Хезмәтегезгә күпме сорыйсыз? Һәрдаим бәяләр үсеп торган мәлдә чүп чыгарган өчен быел тарифлар артачакмы диюем?
-Соравыгыз бик урынлы. Бүген без чүп җыйган өчен район авылларында бер кешедән бер айга 35 сум алабыз. Ә район үзәгендә бу бәя 20 сум 77 тиен. Бу исә калдыкларны утильләштерү өчен генә. Тик чүп җыю үзен акласын, бу системаны үстерү өчен соңгы аталган сумма гына аз. Тормыш шуны таләп итә, район үзәгендә дә тарифны бер кешедән 35 сум итү мөһим. Ник дисәгез, бу сумма чүпне утильләштерүгә генә исәпләнгән, ә транспорт чыгымнарын капларга, ягулыгына, төяүчесенә, сортировкалаучыларга, электр өчен, машина йөртүчегә, тракторчыга түләргә кирәк. Башка төрле чыгымнар да җитәрлек. Шунысын әйтергә кирәк, бәяне күтәргән очракта да, тирә-күрше районнарныкы белән чагыштырганда, Чирмешәндәге тариф башкаларныкыннан кимрәк. Мисалга, Татарстанның башка районнарында каты көнкүреш калдыкларын чыгару өчен бер кешедән түләү уртача 37дән 50 сумга кадәр. Кабат искәртәм, әлеге акчалар беренче чиратта контейнер паркын һәм мәйданчыкларны яңартуга тотылачак.
Бүген "Чиста шәһәр" махсус техникалары көненә уртача 4-5 машина чүп җыя. Ул Чирмешән коммуналь көнкүреш калдыклары полигонына чыгарыла һәм биредә сортировка линиясе аша уздырыла.
- Нәрсәләрне сайлап, сортировкалап аласыз?
-Әйткәнемчә, үзебез һәм балалар җыйган кәгазь, картон калдыкларын Чаллыдагы кәгазь комбинатына тапшырабыз. Линиядә, нигездә, пластик шешәләр, полиэтилен аерыла. Кызганыч, монда аларны пресслау җиһазлары искергән, бу төр чүпне кечерәйтеп машинада йөртү, транспортировкалау өчен пресслыйбыз, аннан Әлмәткә алып барып, янә төсләр, башка төрле параметрлар буенча сортларга аерабыз. Икенчел чимал сатып алучы шундый таләп куя.
- Машина көпчәкләрен нишләтәсез?
-Шәһәрләргә караганда, авыл районнарында резина артык күп түгел. Китергәнен, җыелганын җиргә күммәс өчен, Әлмәткә төяп илтәбез. Резина брусчаткалар ясар өчен аннан резина йомычка чыгарыла.
-Хезмәт срогы беткән батарейкаларга дип куелган контейнерларның да төбе тулып бара бугай.
-Әлмәт районында бер елда 2 тонналап иске батарея җыелган иде, монда ярты елда, район үзәгендә куелган 6 контейнерда 200 килограммлап шундый калдык җыелды. Уйлап карасаң, табигатькә никадәр файда бит бу.
-Ничә кеше эшлисез?
-Калдыкларны җыю, чыгару һәм сортларга аеру эшендә әүвәл 11 хезмәткәр эшли иде, хәзер аларның саны 20гә җитте. Шушы рәвешле, күп булмаса да, өстәмә эш урыннары булдырдык.
Хезмәткәрләребез Чирмешән районы торак пунктларын, урамнарын чиста, матур итү буенча армый-талмый хезмәт куялар, рәхмәт аларга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев