Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәнлеләргә дә уяулык кирәк

Соңгы елларда республикада террорчылык очраклары булмаса да, Россиядәге, башка илләрдәге хәлләр турында хәбәр итеп торалар. Андый хәлләр республикада да килеп чыкмас дип берәү дә ышандыра алмый. ТР Министрлар Кабинетында видеоконференция режимында үткән брифингта шул хакта һәм язгы-җәйге чорда урман янгыннарын кисәтү турында сөйләделәр. Районнарда террорчылыкка каршы комиссия кәгазьдә генә "эшләмәсен"....

Соңгы елларда республикада террорчылык очраклары булмаса да, Россиядәге, башка илләрдәге хәлләр турында хәбәр итеп торалар. Андый хәлләр республикада да килеп чыкмас дип берәү дә ышандыра алмый.

ТР Министрлар Кабинетында видеоконференция режимында үткән брифингта шул хакта һәм язгы-җәйге чорда урман янгыннарын кисәтү турында сөйләделәр.
Районнарда террорчылыкка каршы комиссия кәгазьдә генә "эшләмәсен". Апрель ахырына кадәр кустларда авыл җирлекләре башлыклары катнашында киңәшмәләр үткәрү зарур. Алар үз территорияләрендә вакытлыча яшәүче кешеләрне, буш йортларны һәм объектларны тикшереп торырга тиеш, уяулыкны югалтмаска кирәк. Өйрәтүләр, күнегүләр үткәрү дә артык булмас. Халыкка шикле кешеләргә карата уяу булырга кирәклеген аңлату да сорала.
Карлар эреп урман юллары кипкәч тә, урманнарда янгын чыгу куркынычы арта. Урынсыз ташланган бер шырпы зур фаҗигага китерергә мөмкин. Урманнарга якын йортларда, объектларда бигрәк тә сак булу сорала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Янгыннар саклык террорчылыкка юк