1 апрель 2016 яңалыклары
-
“Безнең Чирмешән“ көлдерә
Коймага кысылып үлгән Искәндәр урманнан утын алып кайтырга йөри. Аракы юк вакыт. Күршесе Минәхмәт абыйларга керә. Минәхмәт абыйның хатыны: "Сиңа аракы кирәк, эшең беткән, ә безнең кәҗәбез үлеп ята,"- дип, тиргәп чыгарган. Искәндәр урамга чыкач кулларын селки-селки: "Кара малакай гынам, ничекләр үлеп киткән бит",- дип үз-үзенә сөйләнеп бара икән. Моның...
-
“Безнең Чирмешән“ газетасына яздыручыларны да, язылучыларны да бүләкләр көтә
Елның икенче яртысында алдыру өчен, "Безнең Чирмешән" - "Наш Черемшан" газетасына язылуны иң яхшы оештырган элемтә бүлекчәләрен һәм хат ташучыларны истәлек бүләкләре көтә. Иң күп басмага заказ бирүчеләр дә билгеләп үтеләчәк.
-
Урманасты Үтәмештә “боз киткән”
Монда боз кузгалырлык зур сулар булмаса да, җирле артистлар авылдашларына халкыбызның борынгы яшәү рәвешеннән бер күренешне - "Боз озату" йоласын шартына китереп күрсәткәннәр. -Озакка сузылган кышлардан соң язлар җитү, боз кузгалу һәр халыкта ниндидер шатлыклы, якты өметләр уята, бу - бергәләп бәйрәм итү өчен бер форсат. Шунлыктан "боз озатырга" күршеләребез,...
-
Шәфәгать Тәхаутдинов Шешминка чиркәвен төзекләндерүгә акча биргән
ТР Президентының нефть сәнәгате мәсьәләре буенча ярдәмчесе Шәфәгать Тәхаутдинов Шешминкадагы чиркәүне яңартуга, гаиләсе исеменнән 2 миллион 500 мең сум акча биргән. Бу изге эшкә, әлеге Димитрий Солунский храмын төзекләндерүдә башлап йөрүчеләрнең берсе Екатерина Зубова әйтүенчә, бик күп авылдашларның, якташларның өлеше кергән. Храмны ремонтлау дәвам итә. Игелекле якташларыбыз, Шәфәгать Тәхаутдинов кебек...
-
Чирмешәнлеләргә дә уяулык кирәк
Соңгы елларда республикада террорчылык очраклары булмаса да, Россиядәге, башка илләрдәге хәлләр турында хәбәр итеп торалар. Андый хәлләр республикада да килеп чыкмас дип берәү дә ышандыра алмый. ТР Министрлар Кабинетында видеоконференция режимында үткән брифингта шул хакта һәм язгы-җәйге чорда урман янгыннарын кисәтү турында сөйләделәр. Районнарда террорчылыкка каршы комиссия кәгазьдә генә "эшләмәсен"....