Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәнлеләрдә сакчылык гадәткә керә

Район башкарма комитетының чираттагы утырышында агымдагы елның ике ай йомгаклары буенча бюджет оешмаларында электр энергиясе, газ куллану һәм экономияләү чаралары турында сөйләштеләр. Тормыш үзе үк сакчыл булырга өйрәтә. Өйдә генә түгел, эш урынында да моны гадәткә кертергә кирәк. Гомумән алганда, быел оешмалар электр энергиясен һәм газны сак кулланган. Мәдәният тармаганда...

Район башкарма комитетының чираттагы утырышында агымдагы елның ике ай йомгаклары буенча бюджет оешмаларында электр энергиясе, газ куллану һәм экономияләү чаралары турында сөйләштеләр.


Тормыш үзе үк сакчыл булырга өйрәтә. Өйдә генә түгел, эш урынында да моны гадәткә кертергә кирәк.

Гомумән алганда, быел оешмалар электр энергиясен һәм газны сак кулланган. Мәдәният тармаганда экономия 45 процент чамасы. Ә менә 18 авыл җирлегенең 10сында энергия үткән елгыдан күбрәк кулланылган.

Газны һәм электр энергиясен сак тоткан оешмалар утырышта тәҗрибә белән уртаклаштылар. Бу яктан кайберәүләрдә чыгымнар артуның сәбәпләрен ачыкладылар һәм аны бетерү юлларын эзләделәр.

Утырыш барышында күпләрне битараф калдырмаган проблема буенча сөйләштеләр - балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең 2016 елдагы эшчәнлегенә анализ ясалды.

2016 елда яшүсмерләргә карата ачылган 12 административ эш тикшерелгән, ә 2017нең беренче кварталында - 6 эш. Былтыр ата-аналарга карата 108 административ эш һәм 33 ходотайство каралган. Быел да шундый 15 эш тикшерелгән.

Балигъ булмаган балалар яшәгән социаль уңышсыз гаиләләргә барулар - ведомствоара рейдлар даими үткәрелә, яшүсмерләрнең ял урыннарында да булалар. Үткән ел шундый рейдлар барышында тиешсез, төнге вакытта җәмәгать урыннарында булган 32 яшүсмер ачыкланды, быел да 3 укучы тоткарланган.

Ел дәвамында 57 гаиләдә булып, аларның яшәү шартлары белән танышканнар.

10 яшүсмер район үзәк больницасына дәваланырга урнаштырылган, 2 бала Казанга ук озатылган, 17 яшүсмер социаль приютка, 2 бала балалар йортына җибәрелгән. Гомумән, 2016 елда 21 сабый ятимнәр йортына урнаштырылган, шуларның 15се кабат үз гаиләләренә кайтарылган.

-Мондый гаиләләр белән эшне дәвам итәргә, сабыйларны үзебездә, гаиләләрдә тәрбияләргә тырышыйк, - диде район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Илнар Минһаҗев, әлеге мәсьәләне тикшерү барышында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined

2
X