Чирмешәнгә килүчеләр бер-берсен мордва телендә сәламләде
Чирмешәндә кадетлар мәктәп-интернаты базасында узган мордва мәдәниятенең "Бергә булганда гына, без бай һәм бердәм булганда гына, без көчле!" ( Мы богаты, когда вместе, и сильны, когда едины!") фестивалендә район үзешчәннәре генә түгел, Самара өлкәсенең һәм Лениногорск районының фольклор коллективлары да катнашты. Бу көнне биредә мордвалар гына түгел, руслар, татарлар, чувашлар,...
Чирмешәндә кадетлар мәктәп-интернаты базасында узган мордва мәдәниятенең "Бергә булганда гына, без бай һәм бердәм булганда гына, без көчле!" ( Мы богаты, когда вместе, и сильны, когда едины!") фестивалендә район үзешчәннәре генә түгел, Самара өлкәсенең һәм Лениногорск районының фольклор коллективлары да катнашты.
Бу көнне биредә мордвалар гына түгел, руслар, татарлар, чувашлар, әрмәннәр, таҗиклар, милләтенә карамыйча, бер - берсен "Шумбрат, ялгат!" ("Исәнмесез, дуслар!") дигән сүзләр белән сәламләделәр.
Кунаклар бәйрәмгә буш кул белән килмәгәннәр, залда һәр коллектив үзенең "милли йортын" булдырган. Күргәзмәләр берсеннән-берсе бай, монда милли ризыклар, үз куллары белән ясалган милли эшләнмәләр, милли киемнәр тәкъдим ителде. Кунакчыл мордва халкы барын да милли ризыклар белән сыйлады. Шунысы да кызык, мордва халкының ризыклары русларныкы белән охшаш, әмма балыкка өстенлек бирәләр икән.
Гармун тавышы бер туктамады, залның әле бер очында, әле икенчесендә җыр яңгырады, күмәк биюләр оешты. Артистлар гына түгел, бәйрәмгә килгән тамашачылар да тик кенә басып тора алмадылар, җыр- биюләргә кушылдылар.
Челно -Вершины районының Сиделькино авылыннан "Мазый Лей" ("Красивый Ключ") халык фольклор ансамбле бәйрәмгә иң зур составта килгән. 20 еллыгын уздырган коллективта күбрәк олы яшьтәге апалар-абыйлар җырлый.
-Без концертларда еш чыгыш ясыйбыз. Өлкә, район чараларында катнашабыз. Узган елны Татарстан Республикасы җитәкчелеге чакыруы буенча Кырымга да бардык, - ди ансамбль җитәкчесе Ирина Шанаурова. - Бүгенге фестивальгә да рәхәтләнеп килдек. Безне, бирегә җыелганнарны, бер максат берләштерә- мордва халкының үзенчәлекле гореф-гадәтләрен торгызу, этник истәлекләрне саклау. Чын күңелдән чирмешәнлеләргә шундый зур эшкә өлеш кертүләре өчен рәхмәтебезне белдерәбез.
Лениногорск районының Мордва Кармалкасы авылында ел саен республикакүләм "Балтай" бәйрәме уза. Аны, нигездә, "Пизелне" ("Миләшкәй") ансамбле оештыра. Бүген әлеге коллектив та бездә кунакта.
-Без башка милли бәйрәмнәрне дә даими билгеләп үтәбез, - ди коллектив җитәкчесе Валентина Кудашева.- Чараларга балаларны да җәлеп итәбез, аларны да милли йолалар белән таныштырабыз, туган телгә мәхәббәт тәрбиялибез. Форсаттан файдаланып, ачык йөзле Чирмешән халкына, бу бәйрәмне оештыручыларга зур рәхмәтебезне җиткерәбез.
Фестивальдә күрше Самара өлкәсеннән берничә коллектив катнашты. Араларында Шентала районының Иске Шентала авылыннан "Лейне" ("Чишмәкәй") балалар ансамбле да бар иде. Алар туган телләрендә бик оста чыгыш ясадылар.
-Авыл мәдәният йорты каршында "Пейделька" ( "Ромашка") мордва фольклор ансамбле эшли. "Лейне" балалар ансамбле- аның "иярчене", - ди коллектив җитәкчесе Ольга Кудашова. - Коллективның төп бурычы- мордва халкының җырларын, традицияләрен саклап калу, милли мәдәниятнн пропагандалау. Кызганыч, мәктәптә туган телне факультативларда гына өйрәнәләр шул хәзер. Бәлки шуңадыр да, балалар ансамбльгә бик теләп йөриләр, туган телдә аралашалар, җырлыйлар.
Мордва милли киемнәре нигездә бер- берсенә охшаш, элеккеге элементлар, рәсемнәр сакланса да, бүген инде алар заманча сәхнә костюмнары буларак үзгәртелгән. Ә менә Тимәштән килгән "Килейне" ("Каенкай") ансамбле әбиләре үз әбиләреннән калган күлмәкләрдән чыгыш ясадылар. "Безнең күлмәкләргә 100 ел", - диделәр алар зур горурлык белән.
Татарстанда 19 156 мордва исәпләнә, аларның төп өлеше Яр Чаллы, Лениногорск, Тәтеш, Чирмешән районнарында. Кама Тамагы районында Мордва Каратае дигән авыл бар, анда татар телендә сөйләшүче мордвалар яши.
Чирмешән районында 15 милләт вәкилле гомер итә. Мордвалар- 946 кеше, халык саны буенча - дүртенче урында.
Фольклор концерты башланыр алдыннан, фестиваль кунакларын муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәмзия Долгополова сәламләде.
-Район җирендә төрле милләт вәкилләре үзара дус, тату, дус булып гомер итәләр, - ди ул. - Без шушы кыйммәтле казанышыбызны бергә сакларга тиешбез.
Ике сәгатьлек концертның узганын сизми дә калдык. Һәр ансамбльннң чыгышы кызыклы, кабатланмас булды. Безнең район артистларының: Иске Котыштан "Лемзер" һәм Мордва Афонькәсеннән "Умарина" ансамбльләре чыгышлары да тамашачыларга бик ошады.
Чыгыш ясаган коллективлар Дипломнар һәм статуэткалар белән бүләкләнделәр. Бәйрәмне оештыруга өлеш керткән якташларыбызга Рәхмәт хатлары тапшырдылар.
Фестивальнең иң кызыклы вакыйгасы дип, мөгаен, ахырдан оештырылган мастер - классларны атарга була. Теләге булган һәр кеше мордва милли биюгә өйрәнә һәм милли уеннарда катнаша алды.
Автор фотолары
Күбрәк фото: Чирмешәндә мордва мәдәнияты фестивале узды (ФОТОРЕПОРТАЖ)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев