Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәндә үзсалым акчасын урамнарны яктыртуга да тоталар

Утыз Имән авыл җирлегендә урамнарны яктырту өчен үзсалым акчасын да кулланганнар. Былтыр һәм быел биредә энергия саклаучы 115 яктырткыч куелган. Башка кирәкми, шулар җитә. -70 ваттлы бу лампочкалар - барысы да фото-реле режимында эшли, ягъни үзләре сүнә, үзләре кабына,- ди Яңа Кади авыл җирлеге башлыгы Мингәрәй Әминов. - Аларны куллана...

Утыз Имән авыл җирлегендә урамнарны яктырту өчен үзсалым акчасын да кулланганнар. Былтыр һәм быел биредә энергия саклаучы 115 яктырткыч куелган. Башка кирәкми, шулар җитә.

-70 ваттлы бу лампочкалар - барысы да фото-реле режимында эшли, ягъни үзләре сүнә, үзләре кабына,- ди Яңа Кади авыл җирлеге башлыгы Мингәрәй Әминов. - Аларны куллана башлагач чыгымнар шактый, 30 процентка диярлек кимеде.
Яктырткычларның унысы 12 йортлы Кызыл Чишмә урамнарын яктырта, 105се Утыз Имәндә куелган. Яктырткычлар юнь түгел. Әйтик, быел 30 яңа яктырткыч кую 270 мең сумга төшкән.
Җирлек башлыгы әйтүенчә, киләсе елда, республика программасы буенча, Утыз Имәннең берничә урамында электр баганаларын яңартып, СИП-кабельләр сузылачак. Моның өчен документлар эшләнгән дә. Трансформатор пунктларын да үзгәртеп кормакчылар, әлегә алар өчәү, аннары дүрт урында булырга тиеш. Болар да энергия куллану чыгымнарын, югалтуларны бермә-бер киметергә мөмкинлек бирәчәк.
Чирмешәндә урам яктырткычларын яңарту инде күптән башланды. Биредә, җирлек буенча, бүген урамнарда 945 яктырткыч яна, шуларның күбесе энергия саклаучы, заманча приборлар. Быел бюджет акчасына яңа 31 яктырткыч куелган. Үзсалым акчасы хисабына Мәктәп, Заречная, Яурка, Юбилейный урамнарында янә 51 яктырткыч монтажлана, кайберләрендә эш төгәлләнгән дә.
Район үзәге, Казанка, Кече Чегодай, Түбән Чегодай, Кирпеч заводы поселогы урамнарын яктырту, билгеле, зур чыгымнар сорый, ел әйләнәсенә бу максатларга 4 миллион 232 мең сум акча каралган, 9 айда 3 миллион 240 мең сум акча кулланылган да. Аның бит әле яңа дигән яктырткычлары да, күпмедер өлеше, сафтан чыгарга мөмкин. Билгеле, энергия саклаучы приборлар кыйммәт, ләкин бәяләре, чыгымнары үзен барыбер аклый.
Сүз уңаенда. Авыл җирлекләрендә халыкның-гражданнарның үзсалым акчасы түләп, төрле, күпләр өчен иң мөһим эшләрдә катнашуы байлыкка, милеккә, тирә-юньгә сакчыл караш тәрбияләргә дә булыша. Зиратларны, урам юлларын, чүплекләрне бергәләп төзекләндерү - аларның хәле өчен җаваплылык тою да.
Киләсе елда райондагы авыл җирлекләренең күбесе, 18дән 10сы, әгәр гражданнар быел 20 ноябрьдә булачак җирле референдумда бу мәсьәләне якласалар, урамнарда яктырткычларны монтажлауга, куюга, хезмәтләндерүгә билгеләнгән күләмдә ( төрле җирлектә төрлечә) тагын үзсалым акчасы җыячаклар. Мәгълүм булганча, әлеге суммага, бергә дүрт исәбеннән, республика да акча өстәячәк.
Һаман шул Чирмешәндә әлеге референдумга тагын берничә урамда урам яктырткычлары кую турында мәсьәлә дә куела. Чирмешәндә, Түбән Чегодайда, Казанкада, Кече Чегодайда, Кирпеч заводы поселокларында урам челтәрләрен хезмәтләндерүгә дә средстволар җибәрү күздә тотыла.
Килешик, үзсалым акчасын файдалану, куллану вакыты, бу урам яктырткычларын яңартуга да кагыла, артык озакка сузыла, планлаган эшләр бер елдан икенче елга да күчә. Бу аңлашыла, үзсалым акчасын, документларны дөрес тутырып, килештереп, алдан билгеләнгән конкрет максатларга гына тотарга рөхсәт ителә. Теге яки бу эшне башкаруга подрядчы оешма сайлауның да үз тәртибе бар.
Авыл җирлекләре Советлары һәм башкарма комитетлары алга карап эшләргә, референдумга куеласы мәсьәләләрне төптән уйлап билгеләргә, чыгымнарны төгәл исәпләргә, кирәкле документларны туплауны соңга калдырмаска тиешләр, - ди районның финанс-бюджет палатасы рәисе Шәүкәт Гатин. - Югыйсә җыелган үзсалым акчасы, бу хакта гел әйтә киләбез, озак вакыт кулланылмыйча торырга мөмкин. Әнә бүген дә 11 миллион 232 мең сум һаман кассада.
Дөрес, кайбер җирлекләрдә, мисал өчен Мордва Афонькәсе, Югары Кәминкә, Иске Котыш, Ивашкино буенча планлаган эшләр графигына, нигездә, сыешалар дияргә мөмкин. Ә менә Күтәмәдә су челтәрләрен яңартуга проект ясату өчен җыелган үзсалым акчасы еллар дәвамында кулланылмый, чөнки документлар әзерләү, экспертиза үткәрү эшләре тоткарлана.
- Быел гражданнардан 3 миллион 323 мең сум үзсалым акчасы җыелды, республикадан шуңа өстәп, бергә дүрт нисбәтендә, 10 миллион 394 мең сум бирделәр. Зур сумма бит, - ди Шәүкәт Фатыйх улы. - Мондый мөмкинлектән файдаланып калырга кирәк, иртәгә нәрсә буласын беребез дә белми. Авыл җирлекләре бу мәсьәләгә җитдиерәк карый башладылар дия алам. Тиешенчә, вакытында аңлатсаң, теге яки бу эшне бергәләп башкару өстенлеген халык та хуплый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы үзсалым яктырткычлар