25 октябрь 2016 яңалыклары
-
Бер чирмешәнле машина сатып алам дип зур күләмдә акча югалта
Чирмешән районы кешесе интернет аша автомобиль сатып алганда 146 мең сум акчасын күчергән, дип хәбәр итә Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча матбугат хезмәте. Татарстан кешесе телефон аша Самарадан машина сатып алу буенча килешкән. Машина хуҗасы сатып алучыдан СМС аша паспорт мәгълүматларын һәм банк картасының номерын һәм 46 мең сум акчаны...
-
Мәрхүмнәрнең рухлары шатлансын
Чирмешән авыл җирлеге территориясендәге инде юкка чыккан Липки, Титов поселокларының зират тирәләрен тотып алдылар. Әлеге изге эшләр халыктан җыелган үзсалым акчасына башкарылган. Зират кырыйларына тимер торбалар утыртып, каберлекләрне иллеле калын агач борыслар белән дүртәр рәт ясап әйләндереп алганнар. Барлыгы 120 шәр метр озынлыкта. -Коймаларны буяп та куячакбыз. Свобода, Сотников поселоклары...
-
Чирмешәндә үзсалым акчасын урамнарны яктыртуга да тоталар
Утыз Имән авыл җирлегендә урамнарны яктырту өчен үзсалым акчасын да кулланганнар. Былтыр һәм быел биредә энергия саклаучы 115 яктырткыч куелган. Башка кирәкми, шулар җитә. -70 ваттлы бу лампочкалар - барысы да фото-реле режимында эшли, ягъни үзләре сүнә, үзләре кабына,- ди Яңа Кади авыл җирлеге башлыгы Мингәрәй Әминов. - Аларны куллана...
-
Чирмешәнгә Дәүләт Думасы депутаты килә
27 октябрь көнне Чирмешәнгә Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Ольга Ивановна Павлова сайлаучыларны-гражданнарны кабул итәчәк. Кабул итү туган як тарихы музенда көндезге сәгать 12дә башлана.
-
10 градуска кадәр суыта
Бүген Татарстанда алмашынучан болытлы һава, урыны белән кар явуы көтелә. Төньяк-көнбатыштан талгын җил исә. Көндез 0-4 градус җылы, ә төнлә 2-10 градус салкын булуы хакында кисәтә синоптиклар. Юлларда бозлавык булу сәбәпле, сак булыгыз.
-
Бүләккә – телевизор
Хөрмәтле абүнәчеләр."Татмедиа" АҖе акциясе янә башланды. Димәк, төп приз - телевизор бу юлы сезгә эләгергә мөмкин. Квитанцияләрнең күчермәләрен җибәрегез һәм отышта катнашыгыз. Телевизор (диагонале 32"), санлы фотоаппаратлар, тимер савыт-саба җыелмалары уйнатыла. Акциянең төп шарты үзгәрешсез калды - 2016 елның 30 декабренә кадәр 6 айга "Татмедиа" АҖе нәшер итүче кимендә өч...
-
Чирмешәндә “Ислам дин айлыгы" уздырыла
1 ноябрьдән - 1 декабрьгә хәтле районыбызда "Ислам дин айлыгы" уздырылачак. Әлеге чорда мәчетләрдә традицион ислам дине турында вәгазьләр уку, очрашулар, китапханәләрдә һәм музейларда тематик стендлар ясау һәм урнаштыру, кинозалларда ислам дине турында фильмнар күрсәтү, матбугатта, мәгълүмат чараларында мәкаләләр чыгару, буклетлар ясау һәм башкалар планлаштырыла. Минсәгыйрь Миншин, район мөхтәсибе.
-
Чирмешәндә Мөшбикә мәчетенә манара куярга җыеналар
Чирмешәннең Амур ягында төзелүче Мөшбикә мәчетенә манара куярга җыеналар, алар икәү булачак. Манараның бер өлеше кирпечтән күтәрелгән дә. Әлеге дин йортын Сургутта яшәүче һәм эшләүче Әмир егетләре - бертуган Әгъләмовлар салдыра.
-
Чирмешәндә телефон белешмәлеген яңарттылар
Район электр элемтәсе челтәрләре 3 мең ярымнан күбрәк стационар телефон номеры кергән яңа китап бастырткан. Дүрт өлешкә бүленгән белешмәлекнең беренчесендә - ак төстәге битләрендә гомуми мәгълүматлар, шәһәр һәм район кодлары, икенче, сары биттә - оешма, учреждениеләрнең элемтә номерлары, зәңгәр биттә - район үзәге йортларының телефон номерлары, дүртенче - яшел битләрдә...