Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәндә юллар хәвефсезлеге турында сөйләштеләр

Район авылларындагы юл аша җәяүлеләр кичүләренең берсе дә тулысынча норматив таләпләргә туры килми. Кышын кар белән бераз тигезләнеп торган чокыр-чакырлы юллар язга чыгуга - баш бәласе. Район башкарма комитеты каршында юл хәвефсезлегенә кагылышлы утырышта шушы мәсьәләләрне хәл итү хакында да сүз булды. Бәркәтә, Чирмешән, Ульяновка, Утыз Имән, Иске Кади, Күтәмә...

Район авылларындагы юл аша җәяүлеләр кичүләренең берсе дә тулысынча норматив таләпләргә туры килми. Кышын кар белән бераз тигезләнеп торган чокыр-чакырлы юллар язга чыгуга - баш бәласе. Район башкарма комитеты каршында юл хәвефсезлегенә кагылышлы утырышта шушы мәсьәләләрне хәл итү хакында да сүз булды.


Бәркәтә, Чирмешән, Ульяновка, Утыз Имән, Иске Кади, Күтәмә авыл җирлекләре җитәкчеләре мәктәп, балалар бакчалары тирәсендәге җәяүлеләр юлларын берникадәр тәртипкә китерү җаен тапсалар, калганнар моны эшләмәгән. Алар акча юклыкны сәбәп итә. Димәк, бу эшне планлаганда, аны финаслата ныгыту зарур. Утырышта әлеге фикерне Республиканың ЮХИДИ идарәсе начальнигы урынбасары, полиция полковнигы Рөстәм Ибраһимов та куәтләде. Ул бюджетны планлаганда, җирле хакимиятне юл хәвефсезлегенә дә өлеш чыгарырга өндәде. Җәяүлеләр юлына кагылышлы мәсьәләдә кызыклы тәкъдиме бар Казан кунагының.

-Район үзәгендәге зур кибетләр халыкны үзенә тарта, акча эшли икән, алар сатып алучыларын, җәяүлеләрне куркынычсыз керү юллары белән дә тәэмин итәргә тиешләрдер бит инде, - диде ул.

Районның ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Самат Хәйруллин мәктәп автобуслары өчен кайбер җирлекләрдә тукталу павильоннары, автобуслар борылып китү мәйданнары булмау проблемасын да атады. Ивашкинода, Югары Чегодайда, Иске Үтәмештә җәяүлеләр юлына Т-7 тибындагы светофорлар кирәк. Светофор дигәннән, район үзәгендә, Кәрвансарай янындагы юл чатында урнаштырылган зур светофорга ияләндек. Дөрес, машина йөртүчеләр арасында аны төнлә, хәрәкәт аз вакытта башка режимда эшләтеп булмыймы икән дигән фикерләр яңгырый. Район автоинспекторалары башлыгы мондый светофорны Гагарин һәм Дзержинский урамнары кисешкән урында, Амур ягына чыгып китә торган юл чатына да куярга "кызыга". Аңлавымча, бу эш планлана бугай инде. Районда юл билгеләре җитешми. Өстәвенә, "Татавдодор"ның райондагы бүлекчәсе җитәкчесе Наил Котбиев әйтүенчә, соңгы вакытта юл билгеләрен, торбасы белән кисеп, урлап китү хәлләре булгалаган. Бу мәгълүматны полиция хезмәткәрләре игътибарга алды.

Кайбер саннарга, статистикага тукталсак, узган елда районда юл һәлакәтләренең (27) бермә-бер диярлек артуы күзәтелгән. Аварияләрдә җиде кеше һәлак булган, аннан алдагы елда - өч. Узган елда инспекторлар машина белән исерек килеш идарә иткән 83 кешене тоткарлаганнар. Дүшәмбе, пәнҗешәмбе, шимбә - юл-транспорт һәлакәтләре арткан көннәр.

Сүз уңаеннан, районнның ЮХИДИ бүлекчәсендә дүрт карт - кечкенә узыш машиналары бар, бервакыт аларны эшләтеп алдылар. Ни кызганыч, алар бүген тик тора. Утырышта картинг-клубны эшләтеп җибәрү өчен тренер штаты булдыру әмәлен табарга сүз куештылар. Шәп булыр иде: бу түгәрәккә күпме бала кызыгып киләчәк бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined юл хәрәкәте Рөстәм Ибраһимов

2
X