Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәндә юл чатларында светофорлар кирәк

Үткән унбер айда районда булган 11 юл-транспорт һәлакәтендә өч кеше үлгән, 24 кеше җәрәхәтләр алган. Былтыргы шушы чор белән чагыштырганда, һәлак булучылар, яраланучылыр саны да азрак, ә менә кеше үлеме чыгаручы машина йөртүчеләрнең өчесе дә исерек булган. Район газетасы редакциясендә оештырылган "Түгәрәк өстәл" янындагы сөйләшү вакытында шундый саннар, фактлар да...

Үткән унбер айда районда булган 11 юл-транспорт һәлакәтендә өч кеше үлгән, 24 кеше җәрәхәтләр алган. Былтыргы шушы чор белән чагыштырганда, һәлак булучылар, яраланучылыр саны да азрак, ә менә кеше үлеме чыгаручы машина йөртүчеләрнең өчесе дә исерек булган. Район газетасы редакциясендә оештырылган "Түгәрәк өстәл" янындагы сөйләшү вакытында шундый саннар, фактлар да аталды. Юл куркынычсызлыгы хакындагы әңгәмәгә мәгариф, җирле хакимият, медицина өлкәсеннән вәкилләр чакырылган иде. Әлеге чараны район газетасы баш редакторы Кадыйр Гомәров алып барды.

Самат Хәйруллин, районның ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы: - Тотып, эләктереп торабыз, зур штрафлар түләтәләр, әмма барыбер руль артында эчеп йөрүчеләр күп. Ел саен Чирмешәндә исерек килеш машина белән идарә иткән өч-дүрт хатын-кызны туктатабыз, гаиләле, бала үстерүче әниләрне. Ә андыйлар әле тагын бар, белеп, ишетеп торабыз: безгә барысын да җиткерәләр, алар барыбер тотылачак.
Быел унбер айда исерек килеш руль артына утырган 66 машина йөртүчене тоткарладык (узган елда - 92). Әйтәм бит, эчеп йөрүчеләр күп әле, кечерәк аварияләрдә дә гаеплеләр еш кына исерекләр булып чыга. Бер үтенеч - халык андыйлар хакында безгә хәбәр итсен иде. Чөнки аек булмаган кеше юлга чыга бит. Ә без барыбыз да бер юлдан йөрибез. Бер елны Чирмешән аша узучы Чаллы кешесе шалтыратты. Шундый-шундый кеше, "төтен" исерек, руль артына утырып китте, дип. Ул әйткән "адрес" буенча куып тоттык тегене. Чыннан да, машина йөртүче көчкә аягында басып тора. Салоны тулы кеше, балалар да бар. Мондый кагыйдә бозучыларны күрсәләр, якташларыбыз 02 номеры белән полициягә хәбәр итсеннәр. Ә инде кесә телефоныннан шалтыратканда, әүвәл "сигезле" аша район кодын - 8 (84396), аннан 02 111 саннарын җыясы.
Лилия Мортазина, район үзәк больницасы наркологы: - Алкоголь, наркотик кулланган кешенең, белгәнебезчә, реакциясе кими. Ниндидер авария чыгу куркынычы очрагында килеп туган хәлне "озак эшкәртә". Шуның өчен, безнең кабинетта исәптә торган кешеләрне без, ул машинада йөриме, юкмы, бармы машинасы, юкмы, правасы булса, аны суд аша таныклыктан мәхрүм иттертәбез. Быел андый гамәл 19 кешегә карата башкарылды.
Самат Хәйруллин: - Районда берәү исерек килеш руль артында дүрт тапкыр эләкте. Хәзер аның 120 мең сум штрафы бар.
Светлана Ганиева, Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе: - Быел без район үзәгендә сиксәнләп юл билгесе куйдык. Җәяүлеләр кичүләре ясаттык. Юл куркынычсызлыгы өчен зур эш булды бу.
С. Хәйруллин:- Чирмешәндә хәзер билгеләр - знаклар төннәрен дә яхшы күренә. Машина йөртүчеләр үзләре дә шулай дип әйткәннәре бар. Әле менә Гагарин һәм Дзержинский урамнары чатында ("Магнит" кибете янында), "Кәрван-сарай" янындагы юл киселешендә светофорлар куясы иде. Әмма алар бик кыйммәт. Берсе-берсе чама белән миллион сумнан артык тора.
Юл билгеләре куюда софинансирование дигән дәүләт ярдәме бар. Әгәр җирле бюджеттан моңа 2,5 миллион су тотылса, федераль үзәк тагын 2,5 миллион өсти.
С. Ганиева: - Чирмешәндә кайбер юллардагы билгеләрне башкачарак урнаштырасы иде. Әйтик, май-сыр заводы янындагы астагы борылышта Чегодай ягыннан килгән юл төп - "главный", шунлыктан карлы, бозлы вакытта аннан килүчене уздырыр өчен үзәк ягыннан баручы транспорт чарасы югарыга менгәндә туктап калырга мәҗбүр. Үзәктән килә торган юлны "главный" итеп булмыймы?
С. Хәйруллин: - Әйдәгез, моны уйлап карарбыз. Ул якта хәрәкәт тә көчлерәк бугай.
С. Ганиева: - Район үзәгендә тукталышларда павильоннар да кирәк. Казанкада да юл кешесенә андый ышыкланыр урын юк.
Таһир Рәхимҗанов, районның мәктәптән тыш эшләр үзәге методисты: - Тукталыш дигәннән, безнең шактый гына авылларда, әйтик, Девичья Полянада, Сосновкада, Кызыл Чишмәдә мәктәп автобуслары өчен борылу мәйданчыклары юк. Иске Сережкинода, Түбән Чегодайда аларны ясадылар. Бүген безнең 14 автобус 33 торак пункттан 248 укучыны мәктәпләргә йөртә.
Чыннан да, район үзәгендәге балалар учреждениләре янында быел юл билгеләре күп куелды. Ә менә авылларда бу яктан проблемалар күп. Юл билгеләре юк, кичке якта балалар түгәрәкләрдән, спорт секцияләреннән соң кайталар. Мәктәп яннарында караңгы, машина йөртүче балаларны күрмичә дә калырга мөмкин.
С. Хәйруллин: - Юл билгеләрен, баганаларга утларны авыл җирлеге җитәкчеләре куйдырырга тиеш. Бу юнәлештә мәктәп директорлары да "селкенсеннәр" иде. Әнә Чирмешәннән Алсинә Ильясовна безнең иң "ян кыйный торган" балалар бакчасы мөдире. Әрсезләнә дә, кирәген ала, эшләтә дә.
Алсинә Әхмәтвәлиева, Чирмешәндәге "Чишмәкәй" балалар бакчасы мөдире: - Рәхмәт, ЮХИДИ фонды безгә юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнергә 66 мең сумлык җиһаз алып бирде. Җәй көне без аны урамга көйләп куябыз.
Балаларны хәзер күпчелек ата-аналар машина белән китерә. Шунлыктан без "Куркынычсыз балачак" дип аталучы акция үткәреп, балаларны үз автокреслоларында фотоларга төшердек, машина йөртүче әтиләргә, урамга чыгып, шигырьләр сөйләдек. Балалар хәзер үзләре үк кресло кирәклеген әтиләренә әйтеп торалар. ЮХИДИ хезмәткәрләре бездә еш кунак. Әле күптән түгел генә инспектор Рәмис Шәкүров килеп, балаларның юл кагыйдәләре буенча белемнәрен тикшерде һәм аларга "Юл фәннәре мәктәбе"ндә укыганлыкка таныклыклар тапшырды. Сабыйлар өчен бу зур "документ". Ваемсызрак әти-әниләр булгалый шул. Әле бүген иртән берсенә кисәтү дә ясадым. Әни кеше обочинадан бара, бала олы юл ягында. Алай ярамаганлыгын кат-кат сөйлибез инде, югыйсә.
Т.Рәхимҗанов:- Әйе, нәрсә яраганын, ярамаганын улларына, кызларына әти-әниләр дә әйтергә тиеш. Юл уртасында велосипедта йөргән балага кисәтү ясасаң, әти-әниләр арасында: "Ник минем балага бәйләнәсең әле," - дип чәчрәп чыгучылары бар. Алай да була.
С. Ганиева:- Әти-әниләр гел яхшы үрнәк кенә күрсәтми шул. Тагын бер мисал, Чирмешәндә кышын юлны трактор чистартып узгач, кайберәүләр йортындагы карны шунда төртеп чыгара.
С. Хәйруллин: - Минем үземнең дә андыйлар белән туктап әрләшкәнем бар. Аңламассың, нормальный гына кешеләр кебек инде үзләре. Законда "Урамны пычраткан өчен" 5 мең сум штраф каралган. Аларны шулай тәртипкә китерсәң генә.
С. Ганиева: - Юллар торышы хакында сүзне дәвам итеп, "разметкалар" турында. Алар ипле, караңгыда яхшы күренә, әмма, кызганыч, буяулары озакка җитми.
С. Хәйруллин: - Килешәм, дөрес, менә бу юл разметкалары аварияләрне 15 процентка азайта, диләр. Озак саклана торган буяулы термопленкалар 10 елга җитә, әмма алар бик кыйммәт тора.
Лицейдан Газовая урамына таба койма кырыеннан тротуар кирәк. Ир-атлар өчен дә "Автомистер" сыманрак бәйге үткәрерсәк яхшы булыр иде. Нефть оешмаларының юлларны изүе, район үзәгендә мәктәп автобуслары куярга урын булмау да борчый халыкны.
Редакциядәге бу сөйләшү, билгеле, эзсез узмаячак. Дөрес, барысын да берьюлы эшләү мөмкин түгел. Моңа байтак средство кирәк. Әмма кайбер мәсьәләләрне артык зур чыгымнарсыз да хәл итеп була. Бәлки газета укучыларда да юл хәрәкәтенә кагылышлы сораулар, тәкъдимнәр бардыр. Алар хакында район газетасы редакциясенә язып җибәрергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы ЮХИДИ түгәрәк өстәл