8 декабрь 2015 яңалыклары
-
Мәскәүдә тукталышта шартлау булган
Башкаланың хокук сакчылары тукталыштагы шартлауның сәбәпләрен тикшерә. Шартлау кичә кич Покровка урамында, 19 нчы йорт янындагы автобус тукталышында булган. Кайбер мәгълүматлар буенча дүрт кешенең сәламәтлегенә зыян килгән. Аларның өчесе хастаханәгә салынган. Шартлаткычны узып баручы машинадан яисә шул тирәдәге күп катлы йорт тәрәзәсеннән ыргыткан булырга мөмкиннәр. Чыганак: http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/51817-m%D3%99sk%D3%99%D2%AFd%D3%99-tuktalyishta-shartlau-bulgan.html
-
Чирмешәндә юл чатларында светофорлар кирәк
Үткән унбер айда районда булган 11 юл-транспорт һәлакәтендә өч кеше үлгән, 24 кеше җәрәхәтләр алган. Былтыргы шушы чор белән чагыштырганда, һәлак булучылар, яраланучылыр саны да азрак, ә менә кеше үлеме чыгаручы машина йөртүчеләрнең өчесе дә исерек булган. Район газетасы редакциясендә оештырылган "Түгәрәк өстәл" янындагы сөйләшү вакытында шундый саннар, фактлар да...
-
Чирмешән тарихчысы Нью-Йоркта яши
Николай Фроловның исеме Чирмешән авылы тарихыннан аерылгысыз, аны хаклы рәвештә Чирмешән ягын беренчеләрдән булып өйрәнүче дип атыйлар. Районда мемориаль үзәк турында белмәүче кеше юктыр. Быел Николай Фроловка 75 яшь тулды. Николай Фролов 1940 елның 10 маенда ТАССРның Питрәч районы Ивановка авылында колхозчылар гаиләсендә туа. 1962 елда Казан авыл хуҗалыгы институтын...
-
Чирмешәндә чыршыларны бизи башладылар
Быел Чирмешәндә үзәк чыршыны гадәттәгедән иртәрәк, 23 декабрь кичендә үк кабызмакчылар. Моңа кадәр оешмалар, учреждениеләр үз чыршыларын бизәргә, территорияләрен, биналарны матурларга, кар сыннар, мәйданчыклар ясарга тиеш. Яңа ел чыршыларын һәм территорияләрне иң яхшы бизәүчене дә киләсе елга калдырмыйча декабрь азагында ук билгеләү күздә тотыла. Җиңүчеләр район үзәгендәге оешмалар, учреждениеләр буенча...