Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәндә таудан чаңгы белән шуу базасы булачак

Район үзәгендә таудан чаңгы белән шуу өчен заманча база кормакчылар. Әлеге идея бүген район үзәгендә узган халык җыенында яңгырады. Спорт белән актив шөгыльләнү өчен бездә бөтен мөмкинлекләр бар. Боз спорт сараена, бассейнлы физкультура-савыктыру үзәгенә, 1500 урынлы стадионга көн дәвамында, кич тә килеп була. Быел Амур ягындагы спорт мәктәбендә төзүчеләр эшләде....

Район үзәгендә таудан чаңгы белән шуу өчен заманча база кормакчылар. Әлеге идея бүген район үзәгендә узган халык җыенында яңгырады.


Спорт белән актив шөгыльләнү өчен бездә бөтен мөмкинлекләр бар. Боз спорт сараена, бассейнлы физкультура-савыктыру үзәгенә, 1500 урынлы стадионга көн дәвамында, кич тә килеп була. Быел Амур ягындагы спорт мәктәбендә төзүчеләр эшләде. Бина нефтьчеләр булышлыгы белән, алар моңа сигез миллион сум чамасы акча бирде, үзгәртеп корылып, өр-яңа төс алды, залларда район бюджеты хисабына өр-яңа җиһазлар урнаштырылды. Мәктәптә үз эшләренә бирелгән, спортта үзләре дә югары казанышларга ия тренерлар хезмәт куя.

Соңгы елларда Чирмешәндә һәм авылларда кышкы спорт төрләрен үстерүгә дә игътибар нык көчәйде. Әледән-әле дәрәҗәле ярышлар үткәрелә, аларда күршеләр - Шентала, Аксубай, Нурлат районнары чаңгычылары да еш катнаша. Райондашлар: Тимирясовлар гаиләсе, Олимпия резервы училищесы студенты Петр Рыбкин, укытучы-тренерлар Петр Захаров, Татьяна Шерматова һәм башкалар күп тапкырлар төрле ярышларда алдынгы урыннар яуладылар.

-Тау чаңгы базасы да кирәк. Бездә, Чирмешән янында, моның өчен таулар, уңайлы, кулай урыннар шактый. Анда трасса һәм башка корылмалар булдырылса, тагын күпме райондашларыбызга, күршеләргә - сәламәт яшәү тарафдарларына спортның яңа төре белән актив шөгыльләнергә мөмкинлек туачак, - диде бүгенге зур чарада районның яшьләр эшләре һәм спорт буенча бүлек җитәкчесе Вадим Бакиров, бик күп яшьләр, спортчылар исеменнән.

-База төзү кирәклеген беләбез, аның өчен тиешле документлар ясауга керештек тә. Соравыгыз урынлы, - диде бу уңайдан район башлыгы Наил Зарипов. - Гомумән, районда төзелеш тукталмый. Бүген генә дә берьюлы 25 объектта эш алып барабыз, төзибез, төзекләндерәбез. Моңа 300 миллион сум чамасы акча тотыла. Рәхмәт, республика, шәхсән Президентыбыз безгә гел ярдәм итәләр.

Чирмешәннең көньяк өлешендә фельдшер-акушерлык пункты кирәклеге турында сорауга да җавап эзлисе була. Район җитәкчесе аны да үз контроленә алды.

Шуны да әйтү урынлы: бу айда район үзәгендә "Каенкай" бакчасы үзгәртеп корылган, бөтен уңайлыклары булган яңа бинага күченәчәк. Тәрәзәләргә пәрдәләр эленгән, территориядә агач үсентеләренә хәтле утыртылган, коммуникацияләр куллануга әзер. Биредә төзүчеләргә берничә көнлек кенә эш калды.

Бездәге кебек, "Бердәм Россия" партиясе проекты буенча оештырылучы җыеннар бөтен республика буенча үтә. Аларда халык алдагы елларда җирле территорияләрне үстерү буенча үз фикерләрен белдерә. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 8 июльдә булган йомгаклау утырышында Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов республика халкының үзләре яшәгән төбәкләрне үстерү планнарын эшләүдә катнашырга, мондый мөмкинлеккә ия булырга тиешлеген әйтте.

Җыен башланыр алдыннан, Яшьләр мәйданчыгы янында, "Бердәм Россия"нең җәмәгать кабул итү палаткасы эшләде. Анда килеп, райондашларыбыз үзләрен кызыксындырган мәсьәләләрне анкета битенә төшерделәр, фикерләрен белдерделәр. Алар районыбызны алдагы елларга социаль-икътисади үстерү программасын төзегәндә искә алыначак.

Чирмешәнлеләр тагын бер балалар бакчасы төзү зарурлыгын да белдерделәр. Авылның көньяк-көнчыгышында, яңа микрорайонда кирәк ул. Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Хәммәткамил Хәкимов әйтүенчә, 80 урынлы бакча киләсе елда ук төзелергә мөмкин.

-Безнең яктагы әти-әниләр исеменнән, мин бакча кирәклеген - бу үтенечне җәмәгать кабул итү палаткасында язып калдырдым, - ди Чирмешәннән Мәдинә Гатина. - Үзебезнең дә ике баланы шактый еракка, үзәктәге бакчага йөртәбез.

Чирмешәндә үткән бу чарада, халык белән очрашуда, Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлыкка кандидат, "Нурлатнефть" нефть һәм газ чыгару идарәсе җитәкчесе Илгиз Салихов та катнашты.

Кадрия Гамирова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Советлар һәм тормыш