Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәндә арендага тагын биш йорт төзеләчәк

Районда аренда торагы программасы буенча төзелгән йорт файдалануга тапшырылгач 16 гаилә тораклы булды. Район башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлегеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә тагын 62 гаилә шундый торакка мохтаҗ, ягъни шулкадәр гаиләнең гаризасы канәгатьләндерү көтә. Әлеге фатирлар кемнең торакка ныграк мохтаҗ булуына карап бүленә. -Аренда торагы алырга теләүчеләрнең күп булуын исәпкә...

Районда аренда торагы программасы буенча төзелгән йорт файдалануга тапшырылгач 16 гаилә тораклы булды.


Район башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлегеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә тагын 62 гаилә шундый торакка мохтаҗ, ягъни шулкадәр гаиләнең гаризасы канәгатьләндерү көтә. Әлеге фатирлар кемнең торакка ныграк мохтаҗ булуына карап бүленә.

-Аренда торагы алырга теләүчеләрнең күп булуын исәпкә алып, киләчәктә район үзәгендә 16 квартиралы тагын 5 йорт төзү өчен проект ясата башладык, дәүләт торак фондының аренда торагы программасына керү буенча да эш алып барыла, - ди район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Илнар Минһаҗев.

Яңа йорттан ачкыч алган хуҗалар инде бер ай үз фатирларында яши. Аларның бу тораклардан канәгать һәм шат булулары подъездлардан ук күренеп тора, анда чиста, матур, якты, хәтта тере чәчәкләр дә үсә, видео күзәтү җайланмалары да куелган, стеналарга хәтта картиналар элергә ниятләп торалар.

-Без бу квартирага күчкәнебезгә бик шатландык, моңа кадәр 5 ел кеше фатирында яшәдек, шуның ике елы гаиләле булгач, инде балабызга да бер яшьтән артык, - ди Альмир Жораев. - Бу йортның нигезен салгач ук төзелеш барышын күзәтеп, һәр башкарылган эшкә кинәнеп тордык. Күршеләребез дә бик яхшы, гомумән, йортта барыбыз да дус, тату. Җирләр кардан ачылгач, 1 май бәйрәменә кадәр, өмә оештырып, йорт тирәсен тәртипкә китерергә, агачлар, чәчәкләр утыртырга планлап куйдык.

Аренда торагына түләү чагыштырмача зур түгел. Бу йортта иң зур фатир хуҗасы да айга 3000 сумнан артыграк кына түли, билгеле, тагын коммуналь түләүләр дә өстәлә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined