Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәндә су проблемасы хәл ителә

Чирмешәннең XXII партсъезд урамында яңа су линиясе ясалачак.Монда инде төзүчеләр килгән, эш башланган да. -Гомумән алганда, быел район үзәгендә халыкны су белән тәэмин итү буенча зур проблемалар булмады, - ди "Чирмешән районы коммуналь челтәрләре" җәмгыяте директоры Рәфыйк Хәйдаров.- Чирмешәннең Амур ягында, икмәк кабул итү предприятиесеннән Ларионов урамына кадәр 400 метр...

Чирмешәннең XXII партсъезд урамында яңа су линиясе ясалачак.Монда инде төзүчеләр килгән, эш башланган да.


-Гомумән алганда, быел район үзәгендә халыкны су белән тәэмин итү буенча зур проблемалар булмады, - ди "Чирмешән районы коммуналь челтәрләре" җәмгыяте директоры Рәфыйк Хәйдаров.- Чирмешәннең Амур ягында, икмәк кабул итү предприятиесеннән Ларионов урамына кадәр 400 метр арада яңа су линиясе суздык. Быел шушы һәм Гагарин, Яшьләр урамнарында су өзлексез булып торды. Төньякта- Кояшлы, Бакча һәм ул тирәдәге башка урамнарда яшәүчеләр дә быел су юклыктан зарланмадылар. Дөрес, кайбер көннәрне, электр линияләрендә ремонт үткәрелү сәбәпле, су кудыру насослары эшләмәде.

-Каптажда өч насос куелган. Июнь аенда гына да алар 277 мең сумлык электр энергиясе яндырган,- ди Рәфыйк Габдрахман улы. - Бераз су килмичә торса, халык коммуналь хуҗалыкка шалтырата башлый. Ә бүгенгесе көнгә шәхси хуҗалыкларда яшәүчеләрнең коммуналь хезмәтләр өчен, шул исәптән су өчен дә бурычлары 1 миллион 700 мең сумга җитте.

Шунысы да бар, кайберәүләр бер кашык суга тилмерсә, икенчеләре су санагычларына тоташтырмыйча да, бәрәңге бакчаларына су сибәләр. Су санагычлар турында сүз чыккач, алар һәр хуҗалыкта булырга тиеш. Бу һич тә безнең каприз түгел. Россия Федерациясе хөкүмәтенең бу хакта карары да бар. Су санагыч булмаган очракта, без су бирмәскә тиеш.

Чирмешән елдан-ел зурая, су куллану күләме дә арта бара. Җәмгыять директоры әйтүенчә, Чирмешәннең төньягында куелган 500 кублы ике резервуар да файдалануга яраксыз булып чыккан. Подрядчы оешма бу эшне җиренә җиткереп башкармаган. Сыйфатсыз бетоннан ясалган сыешлык-резервуар стенасының бер өлеше ишелеп төшкән. Хәзер монда яңадан эшләргә туры киләчәк.

-Проблемалар булып тора, без аларны ничек тә хәл итәргә тырышабыз, - ди Р.Хәйдаров. - Сүз уңаенда әйтим, су башняларын буярга планлаштырабыз, су линияләрен яңартабыз, яңа скважиналар да кирәк: Ничек кенә булмасын - без халыкны чиста су белән өзлексез тәэмин итәргә, аварияләрне тиз төзәтергә бурычлы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined