Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәндә “Соңгы кыңгырау“ бәйрәмнәре үтте

2 нче Чирмешән мәктәбенең чыгарылыш сыйныф укучыларына теләкләрен район башлыгы Наил Зарипов та җиткерде. Җитәкче мәктәпкә бүләк - төсле телевизор да алып килгән. -Кадерле балалар, алда сезне зур сынаулар көтә, ә җиңел тормыш юк ул,- диде "соңгы кыңгырау"да үз егет-кызларына чыгарылыш сыйныф җитәкчесе Наталья Мортазина. 2 нче Чирмешән мәктәбен быел...

2 нче Чирмешән мәктәбенең чыгарылыш сыйныф укучыларына теләкләрен район башлыгы Наил Зарипов та җиткерде. Җитәкче мәктәпкә бүләк - төсле телевизор да алып килгән.

-Кадерле балалар, алда сезне зур сынаулар көтә, ә җиңел тормыш юк ул,- диде "соңгы кыңгырау"да үз егет-кызларына чыгарылыш сыйныф җитәкчесе Наталья Мортазина.
2 нче Чирмешән мәктәбен быел 8 укучы тәмамлый. Зур чыгарылыш түгел. "Соңгы кыңгырау" бәйрәмендә әлеге класс егетләре районның спорт оешмаларыннан әллә ничәшәр Диплом, Рәхмәт хатлары алды. Көрәшчеләр, чаңгычылар бүләкләнде. Бу хакта әйтмәсәләр дә, гәүдәләреннән үк күренеп тора, матур костюм-чалбар, галстуклар таккан егетләрне мәктәп укучылары гына димәссең дә.
-Безнең белән ансат булмагандыр, шуклар идек. Белем биргәннәре, түземлекләре өчен укытучыларга һәм җыештыручы, ашханәдә эшләүче апаларга-барысына да рәхмәт. Мәктәптән аерыласы килми,- ди 1 нче сыйныфтан ук татар көрәшен үз иткән Виктор Наумов.
Ә Викторның классташ кызлары исә, апалары әйтүенчә, укуга күбрәк басым ясаганнар. Гөлинә Мусинаны, әйтик, бүгеннән КНИТУ (КХТИ) студенткасы дисәң дә була. Ул химия фәне буенча республика күләмендә узган олимпиадаларда җиңү яулаган. "ТНВ" каналында баручы "Химический бум" телевизион бәйгесендә призлы урын иясе. Ә андыйлар югары уку йортларына кирәк.
- Мәктәптә укыган елларыгызны гомер буе сагынып яшәрсез,- диде бәйрәмдә муниципаль район башлыгы Наил Зарипов. - Иң мөһиме - тормышыгызда хаталар ясамагыз. Кешеләргә яхшылык кына эшләргә тырышыгыз. Бүген исә, сезне үз балалары кебек үз иткән, сезнең кебек егет-кызларга белем биргән барлык укытучыларыбызга рәхмәт әйтәм.
Чирмешән лицеен быел 37 бала тәмамлый. Район мәктәпләре арасында бу иң зур чыгарылыш. Китәчәк егет-кызларга алмашка - беренче сыйныфка утызлап бала көтәләр.
-Классымны 5нче сыйныфтан алып килдем. Белмим, мондыйлар тагын булырмы инде: үзара бигрәк дуслар, ярдәмчелләр бит. Бәйрәмнәргә нинди генә кызыклар, мәгънәле сюрпризлар ясамадылар. Әнә бу биюне биегәннәрен белми дә идем әле,-ди "Соңгы кыңгырау" бәйрәмендә үзенекеләренең чыгышын күзәткәндә 11 А сыйныфы җитәкчесе Гөлия Галләмова.
Аның һәм Татьяна Новичкова балаларын мәктәп җитәкчелеге көчле чыгарылыш буларак бәяли. Спорт, җыр-биюдә активларны юксынырлар әле лицейда. Фәннәр буенча район данын яклаучылар да байтак монда. Әйтик, Гөлназ Мөхәммәтшина, Гүзәл Юнысова, Эльвина Гыйрфанова республика күләмендәге бәйгеләрдә призлы урын ияләре. Эльвина рус әдәбияты буенча Россия олимпиадасының төбәк этабында җиңү яулап, белемен Мәскәүдә үк күрсәтеп кайткан.
Алдагы уку елында Иске Үтәмеш мәктәбенә ун малай һәм кыз беренче класс кабинетын ачып керәчәк. Аннары да шулкадәр бала килергә тиеш.
-"Путин" балалары килә башлады,- дип елмая мәктәп директоры Светлана Әхтәмова. Ягъни әниләрне ана капиталы белән кызыксындыруның уңай нәтиҗәсе хакында әйтүе.
Килсеннәр генә, мәктәптә урыннар җитә. Быел, республика программасы нигезендә, биредә капиталь ремонт - үзгәртеп кору эшләре бара. Төзүчеләр беренче катта мәрмәр плитәләргә хәтле җәйгәннәр. Су, электр, канализация, җылылык челтәрләре - бар да яңарачак. Ишекләр дә алмаштырыла, эчке якта бәдрәфләр дә, актлар залы да булачак. Иске Сережкино балалары өчен - башлангыч классларга бинаның бер канатында аерым кабинетлар бүленә.
1979 нчы елда төзелгән бина нык тузган икән шул. Ремонтка бирелгән шактый зур сумма - 11,5 миллион сум акча тышкы якны матурлауга җитми дә.
Бу уку елында 64 бала белем алган Иске Үтәмеш мәктәбендә "Соңгы кыңгырау" бәйрәмен бик матур, купшы итеп уздырдылар. Илүзә Минхәерова һәм Анна Ермишовалар иң үзәктә иде. Алар унберенче классны тәмамлыйлар. Икәү генә. Икесе дә, имтиханнар тапшыргач, аттестат алгач, Әлмәткә ТИСБИга бармакчылар.
-Китәсе килми, мәктәп безгә бик якын урын иде,- диләр кызлар.
Кая илтер, кая алып барыр,
Бу катлаулы тормыш юллары.
Матур бер җыр булып калсын иде
Күңелләрдә мәктәп еллары.
Тугызынчыны тәмамлаган биш егет һәм кыз да читкә кузгалырга ниятләгәннәр бугай. Үзләре беләләрдер инде...
Бәйрәмгә килүчеләр арасында Мәхтүмә апа Фәсхетдинова да бар. Быел 80 яшен тутырачак якташыбыз озак еллар буе мәктәптә техничка булып эшләгән. -Уникешәр мич яга идек, утынны-агачны урманда үзебез үк кистек,-ди ветеран. - Нибары ике класс белемем бар, әмма укый да, яза да беләм. Хәзерге балалар өчен бөтен шартлар да бар, шуңа кинәнәм.
Ветеран укытучы Миңнур апа Хәйруллина яшьләрнең сәләтле, гыйлемле булуларына соклануын яшерми. - Барын да булдыралар, без аларга ышанабыз,- ди ул.
... Мәктәп бакчасында оештырылган бәйрәм әле дә күз алдында. Иске Үтәмештә мондыйрак, тагын да колачлырак чара көзгә дә планлаштырыла. - Мәктәбебез юл өстендә, киткән-кайтканнарның күз алдында. Аның эче дә, тышы да бик матур булырга тиеш,- ди бу уку йорты директоры Светлана Әхтәмова. - Каникуллар вакытында безгә дә, әти-әниләргә дә төзүчеләргә булышырга туры киләчәк. Капиталь ремонт ел да үткәрелми бит.
Марат Гомәров.
Кадыйр Гомәров.
Бәйрәмнән күбрәк фотолар сайтның "ФОТОЛАР ГАЛЕРЕЯСЫ" бүлегендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан Соңгы кыңгырау – тантаналы һәм бик моңсу бәйрәм