Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәндә шикле портфель табылды

4 декабрь көнне полиция бүлегенә "Кәрвансарай" күпфункцияле сәүдә үзәгендә хуҗасыз портфель табылуы турында хәбәр керә. Әлеге сигнал буенча полиция хезмәткәрләре генә түгел, янгын часте, ашыгыч медицина ярдәме дә тиз арада вакыйга урынына килеп җитәләр. -Барлык хезмәтләр дә бик оператив, килешеп эшләделәр, - ди Россия ЭЭМның "Чирмешән" муниципальара бүлеге җәмәгать тәртибен...

4 декабрь көнне полиция бүлегенә "Кәрвансарай" күпфункцияле сәүдә үзәгендә хуҗасыз портфель табылуы турында хәбәр керә.

Әлеге сигнал буенча полиция хезмәткәрләре генә түгел, янгын часте, ашыгыч медицина ярдәме дә тиз арада вакыйга урынына килеп җитәләр.
-Барлык хезмәтләр дә бик оператив, килешеп эшләделәр, - ди Россия ЭЭМның "Чирмешән" муниципальара бүлеге җәмәгать тәртибен саклау буенча полиция начальнигы урынбасары Алексей Мордвинов. - "Кәрвансарай"дагы халыкны урамга чыгарып, безнең хезмәткәрләр шикле портфельне тикшерделәр. Анда документлар булуы ачыкланды. Чирмешәндә яшәүче, сәүдә үзәгенә эш белән кергән бер гражданин портфелен онытып калдырган. Хәвефле хәбәр расланмаса да, райондашларыбызның уяу булуы бик яхшы. Бу очрак безнең һәм башка хезмәтләрнең дә гадәттән тыш хәлләргә әзерлеген тикшерергә мөмкинлек бирде. Киләчәктә дә уяулыкны югалтмасак иде, райондашларыбыздан, шикле хәлләргә очраганда, 2-54-39 яисә 02 телефоннары аша шалтыратуларын сорыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined полиция хезмәткәрләре шикле портфель табылды